ХӨКҮМӘТ ҺӘМ ХАЛЫК

13 майда Государственый Думага кереп, баш министр Горемыкин Думаның падишаһка биргән адресына җавап биргән иде. Падишаһка биргән адресның җавабын Горемыкин бирүен Государственный Думаның членнары, яратмасалар да, моңарга каршы кадетларның тактикасы буенча авыз йомып кына калганнар иде.


Горемыкинның җавабының мәале «халыкка без бернәрсә дә бирмимез»дән башка түгел булганга, Дума Горемыкин кабинетының отставкага чыгуын требовать иткән иде. Бу требование Думаның бөтен членнары тарафыннан кабул ителгән булса да, бу да бер сүздән генә гыйбарәт булып калды. Думада кадетлар күплеге аркасында һәм анарның йомшаклык, сабырлык белән генә хәрәкәт итәргә кирәк дигән тактикалары саясендә, Дума бу эш берлә үзенең көчсезлеген, сәбатсызлыгын гына исбат итте. Хөкүмәт отставкага чыкмады, бәлки үзенең сүзендә торачаклыгын белдерер өчен, халыкка хөкүмәттән өмидләнеп торуның мәгънәсезлеген сиздерер өчен, Горемыкинның җавабын хөкүмәтнең политикасы итеп күрсәтер өчен, шәһәр-ләрнең урамнарын, авылларның стеналарын шул кәгазь берлән тутырдылар. Халыкның тагы йомшаклык берлән үзенең теләгәннәрен ала алуына ышанычы кимеде.

Хөкүмәтнең халыкка савым сыеры кебек каравын белде. Ләкин авыл халкы, һаман менә йир мәсьәләсе безнең файдага хәл кылына, йир бөтенләй үз көче берлән генә иген игүчеләргә генә бирелә, алпавытлар кулыннан йир китә дип, һаман Государственный Думаның йир мәсьәләсен авыл халкы теләгәнчә закон ясавын көтә иде.


Вакыйгаң, бу арада трудовая группа (эшче халыктан булган депутатлар) йир мәсьәләсе тугрысында доклад ясаганга, Дума йир мәсьәләләре берлән мәшгуль иде.
Думада йир хакында ике проект бар иде. Берсе — трудовая группаның проектәсе; боларча, йирнең бөтенләе игенчеләргә бушлай бирелергә тиеш.

Икенчесе — кадетлар программасы; болар программасынча, министрлар удельный һәм кабинет йирләре һәм дә кирәк кадәр алпавытларның да йирләре сатылып алып, йиргә бик мохтаҗ авыл халкына бирелергә тиеш.


Думада шул ике программа өчен тартышканда, Русиянең йир эшләрен карый торган министры Стишинский, трибун(көрси)га чыгып, тагы хөкүмәтнең йир мәсьәләсенә ничек каравын белдерде һәм дә ике партиягә дә «юк өчен низаглашмаңыз, береңезнең дә программасын мәйданга чыгарырга хөкүмәт юл бир-мәячәк» дигән сүзне аңлатты. Ләкин Стишинский, Горемыкин кебек тупас иттереп сөйләмәенчә, нәзакәт берлә генә сөйләде. Аның фикере буенча, әгәр йир авыл халкына бирелсә, авыл халкы бик зур зарарлар күрәчәк, авыл халкы фәкыйрьләнәчәк, имеш! Шуның өчен хөкүмәт, авыл халкы фәкыйрьләнмәсен өчен, ал арны кызганганнан йир бирмәскә итә!


Тагы да бөтен йирнең авыл халкының кулына керүедәй падишаһлык та зарар итә, имеш. Хәзер дә алпавытлар түли торган налогларны авыл халкының йире булса да, түли алмаячак, имеш. Менә шул сәбәпләр өчен йирне игенче халыкка бирергә ярамый, имеш. Файдалана торган кеше зарар итә торган булса, Стишинский мескин йир хуҗалары — алпавытларны, үзе дә бер зур алпавыт булганча, әлбәттә, үзен дә шул зарар итүдән, шул фәкыйрьлектән саклар өчен, шул бәладән коткарыр өчен, аларны да йирсез калдырырга бер юл табарга кирәк түгел микән?


Асыл буяуга төшкән карга каргалыктан чыкмаган кебек, сүзләрен матур буяуларга буяган карт чиновник та, үз файдасын онытып, халык өчен тырышмаячак, ләкин шулай булса да, Стишинский, үзенең фикерен ап-ачык сөйләп, халыкка хөкүмәтнең йир бирергә теләмәвен күрсәтеп, авыл халкы өчен бик зур файда итте. Авыл халкының чиновниклар, бюрократларга актык өмиден өзде. Авыл халкының үз праволары, үз хокуклары өчен үзләренә генә ышанырга кирәк идекен билфигьшь исбат итте. Праволар, хокуклар элгәре талап торган кешеләрнең яхшылыгы, инсафы берлә генә алынмаенча, тартышып кына алыначагы тагы бер кат беленде.

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру