ЧУАЛУЛАР КӨЧӘЙГӘННӘН-КӨЧӘЯ

Русиянең һәр тарафында һәртөрле халык арасында чуалулар һаман туктамый. Анда авыл халкы алпавытны талаганнар, монда утарын яндырганнар, тегендә стражникларны үтергәннәр. Эшчеләр зур митинг ясаганнар. Анда үз араларындагы черносотенникларны (карагруһларны), битләрен буяп, урамга чыгарып ыргытканнар, тегендә эш ташлаганнар (забастовка ясаганнар), солдатлар да тик ятмый, алар арасында да хәрәкәт, алар да забастовкалар ясый, алар да бунтлар ясыйлар. Алар да үз араларындагы шпионнарны үтерәләр.
Студентлар ике елдан бирле укымыйлар. Ике елдан бирле гимназияләр, башка мәктәп шәкертләре дә дары кебек кабынырга торалар.


һәр минутта, һәр секундта коточкыч пожарлар кабынуы ихтималы бар. һәр минутта, һәр секундта моңганчы күңелгә дә килмәгән вакыйгаларның алга килүе ихтималы бар. Кайчанга кадәр бу эшләр болай дәвам итәчәк? Кайчанга кадәр бу чуалулар, хәрәкәтләр барачаклар? Кайчанга боларның чиге чыгачак?
Бу хәрәкәтләрнең башлануына ике ел булса да, шул ике елда әллә никадәр каннар түгелсә дә, әллә никадәр өмидләр юкка чыкса да, чуалуларның чиге күренми, тыныч тормышның таңы атмый.


Бюрократлар, тормышны искечә калдырыр өчен, элгәреге кебек үзләренә теләсәләр ни эшләргә ирек булсын өчен, хөкүмәт сиксән мең кешене төрмәләрдә изде, утыз дүрт мең кешене Себерләргә җибәрде, әллә ничә мең солдат, матросларны каторгаларга җибәрде, әллә ничә мең кешене асты, суйды. Тынычлык һаман юк та юк. Чуалулар күбәйгәннән-күбәя бара, хәрәкәт куәтләнә бара. Аңлаганнарның саны төрмәләргә сыймый. Аларны Себерләргә җибәрергә поездлар җитми. Апарны тыярга полиция, стражниклар, жандармнарның куәтеннән килми. Язгы су кебек, революция, тормышның үзәгеннән ташып, бөтен-бөтен болыннарны баса. Тормышның алга баруына буа булып тора торган бюрократияне бөтен төбе-нигезе берлән юып ыргытмакчы була. Үзенең агымына каршы килгән һәр чүп-чарны җәһәннәмгә кадәр озатмакчы була. Бюрократия дә үзенең наданлыгы, үзенең тормышны белмәве берлән килгән суга юл ач-маенча, су агарлык һәр ертык-тишекләрне стражниклар, урядниклар, шпионнар берлән ямамакчы була. Ул революциянең куәтенең җыелып торуына үзе сәбәп була, үзенең каберен үзе казый.
һәр минутта, һәр секундта үзенең халыкка дошман, халыкка ирек бирергә аз гына да теләмәвен күрсәтә, һәр минутта, һәр секундта үз тарафындагы куәтне азайта, һәр минутта, һәр секундта халыкның куәтен, революциянең көчен күбәйтә, һәр минутта башында гакылы бар һәр кешегә революциясез котылуның юклыгын белдерә. Революция генә Русияне шулкадәр озак дәвам иткән чуалулардан, шулкадәр түгелгән каннардан азат итәсенә ышандыра.


Без — социалистлар — боларны әллә кайчан белгәнгә, без әллә кайчаннан бирле революциясез халыкның тормышы яхшырмый, революциясез халык йир һәм ирек ала. алмый, революциясез беркем дә үз-үзенә хуҗа була алмый, дип кычкыра идек вә, шул революциягә генә ышанганга, халыкны да шул золым, шул караңгылык, шул ачлыктан коткарыр өчен, Русиядә тынычлык, рәхәт, иркенлек мәйданга чыксын өчен, революциягә чакыра идек. Бу көнге көндә безнең фикеремезнең дөрестлеге беленде. Халык, үз хакларын алыр өчен, үзе революция юлына керде. Шул юлында дәвам итеп, озакламаенча үзенә-үзе хуҗа булып, үз тормышын үзе рәтләячәктер. Үз көче берлән үзен-үзе шул коллыктан коткарып, үзенең эшен үзеннән тигезлек берлән тугрыдан-тугры яшерен тавыш берлән сайланган вәкилләр кулына тапшырачактыр. Шуның берлән мәңгелеккә үзләрен самодержавиенең изүеннән коткарачактыр.

 

 

1906 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

Җавап калдыру