Татарстан байрагы

Татарстан Республикасының дәүләт байрагы – Татарстан дәүләт символы. Дәүләт флагы белән куллану кагыйдәләре “Татарстан Республикасының дәүләт символлары” канунында күрсәтелгән.

 

Татарстан байрагының авторы Татарстан Республикасының халык рәссамы һәм Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясенең лауреаты Тавил Гиният улы Хаҗиәхмәтов .

 

Тарих

Һоланд тарихчысы Карл Алярд буенча Бөек Татарстаннның ике байрагы: Зилант белән һәм Кара Ябалак белән булган.

Тарихи чыганаклар буенча Бөек Татарстанның берничә байраклары булган. Һоланд тарихчысы Карл Алярд китабына караганда “Бөек Татарстан патшасының” ике байрагы булган:

“Бөек Таарстанның байрагында аждаһа (Бараҗ) сурәтләнә, икенче сары төсле байракның үзәгендә кара ябалак сурәтләнә”

Бараҗ (риваятьтәге болгарлар аҗдаһасы) хәзер Казанның гербында һәм байрагында Зилант буларак сурәтләнә, ә ябалак Чирмешәннең гербында бар, шулай ук литва татарларында очрый.

 

Сурәтләү

Татарстан Җөмһүриятенең Дәүләт байрагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй байрак киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй – өстә. Байракның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.

 

Татарстан Җөмһүрияте Дәүләт байрагының яшел төсе – язның яшеллеген, агы – чисталыкны, кызылы – дәртне, көчне, тормышны аңлата.

 

Чыганак: Татар Википедиясе

Җавап калдыру