Татарстан Республикасы дәүләт гимны

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкым тели  изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән  чал тарихлы

Данлы илем, үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!

 

Кабул итү тарихы:

Парламентта Татарстан Республикасы  дәүләт гимны тексты бертавыштан расланды.

2013 елның 21 февралендә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз сигезенче утырышында депутатлар «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын  республиканың дәүләт гимны текстын раслау өлешендә өч укылышта кабул итте.

Утырыш алдыннан С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт зур концерт залында музыкаль-поэтик әсәр Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры – Александр Сладковский) һәм М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры хоры (хормейстер –  Любовь Дразнина) башкаруында яңгырады. Гимны тыңлауда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков,  дәүләт хакимияте һәм муниципаль хакимият вәкилләре, иҗат әһелләре катнашты.

Гимны тыңлау алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин  кереш сүз белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, гимн текстын эшләгәндә 50 дән артык дәүләтләрнең һәм Россия Федерациясе субъектларының гимннары анализланган. «Гимннарның барысы да, нигездә, патриотик рухта, динамик яңгырашлы, киләчәккә омтылыш салынган һәм, иң мөһиме, дәүләт телләрендә  язылган текстка ия. Гимн республикабызның күпмиллләтле халкы арасындагы дуслыкның һәм толерантлыкның башлангычы булырга тиеш», – диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе.

Татарстан Республикасы дәүләт гимны тексты Рамазан Байтимеровның өстәп язылган шигыреннән – Татарстан Республикасының ике дәүләт телендәге поэтик әсәрдән гыйбарәт.

Утырыш барышында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге документның Татарстан парламенты тарихында беренче тапкыр Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан кертелгән закон проекты булуын искәртеп үтте.
Көн тәртибендәге бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы дәүләт гимны текстының иң яхшы проектына конкурс үткәрү буенча комиссия җитәкчесе, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, конкурс, чын мәгънәсендә, бөтенхалык конкурсы булган, республиканың төрле почмакларыннан гына түгел, башка өлкәләрдән дә тәкъдимнәр килгән. Римма Ратникова конкурс комиссиясе адресына эшләрен җибәргән барлык авторларга, шулай ук Татарстанның дәүләт гимны тексты проектын эшләүдә катнашкан экспертларга рәхмәт белдерде.

«Гимн төгәлләнгән, тексты ике дәүләт телендә булырга тиеш дигән бурыч куелган иде, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуларга йомгак ясап, – бу эш  – республикабызны яратучы күп санлы белгечләрнең фидакарь хезмәте. Республика киләчәккә омтыла, Татарстан Республикасы дәүләт символларының берсе булган гимнның камил, төгәлләнгән булуы  барлык халык, Россия Федерациясе гражданнары тарафыннан уңай кабул ителер дип ышанам. Туган җиргә, туган республикага булган патриотлык һәм ярату хисләре күпмилләтле халкыбызны берләштерүче көч булыр».

Мәсьәлә тавышка куелды. «Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын өч укылышта кабул итү өчен депутатлар (89 кеше) бертавыштан кул күтәрде.

Тарихи әһәмияткә ия булган мөһим мәсьәләне чишүдә бердәмлек күрсәткән өчен рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы  дәүләт гимнының  үрнәк язмасын ясау һәм татар һәм рус телләрендәге текстны бастырып тарату хакында карар кабул итүен хәбәр итте.

Тарихи белешмә:

1990 елда тарихи шартларда яңа статуска ия булган республикада  дәүләт символикасы турында сорау килеп туа. ТАССР Югары Советы карары белән гербның, гимнның һәм флагның иң яхшы проектына конкурслар игълан ителә. Гимнның иң яхшы проектына конкурс үткәргәндә  бары тик музыкаль әсәрләр – клавирлар һәм партитура гына кабул ителәчәге турында ассызыклана. Ике дәүләт телендә тигез хокуклы текстлар булдыру бурычы киләчәккә калдырыла. Татарстан Республикасы дәүләт гимны республиканың Югары Советы карары белән 1993 елның 14 июлендә раслана, ул татар халкының атаклы композиторы Рөстәм Яхин әсәреннән гыйбарәт була.

Егерме елдан соң дәүләт гимнына сүзләр язу мәсьәләсе калкып чыга. Бөтендөнья җәйге универсиадасының Казанда узарга тиешлеге дә моңа этәргеч ясый. Мәсьәләнең асылы шул килеш кала: гимн тексты Татарстанның ике дәүләт телендә дә тантаналы яңгырарга һәм, милләтенә бәйсез рәвештә, республиканың барлык халкы өчен берләштерүче көч булып торырга тиеш.

Гимн тексты турында нигезләмә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан эшләнә, 2011 елның 15 декабрендә Дәүләт Советы Президиумы карары белән гимн текстына конкурс игълан ителә. Текстлар 2012 елның 1 гыйнварыннан 1 июленә кадәр кабул ителә. Конкурс комиссиясен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова җитәкли. Комиссия составына шулай ук Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, Россиянең һәм Татарстанның язучылар берлекләре әгъзасы Николай Алешков, Казан федераль университетының рус әдәбияты тарихы кафедрасы җитәкчесе Людмила Воронова, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, эксперт-лингвистлар, юристлар, иҗат әһелләре кертелә.

Конкурс комиссиясенә 182 тәкъдим керә. Алар арасыннан иң яхшылары сайлап алына. Авторлар конкурста аноним рәвештә,  шәхси кодлар белән катнаша. Конкурс үткәрү турында нигезләмә буенча, гимн тексты патриотик төсмердәге тантаналы-поэтик әсәр булырга тиеш. Сайлап алу барышында  эшнең гимн музыкасының характерына, темпына, размерына һәм ритмикасына туры килүе аеруча  игътибарга алына.

Конкурста җиңүче булып Рамазан Байтимеров игълан ителә, аның шигыренә 1970 нче елларда Рөстәм Яхин тарафыннан язылган «Туган ягым» җырының мелодиясе гимның нигезен тәшкил итә. Әлеге эшне шагыйрьнең кызы шигырьгә хокукы булган Гөлшат Кушилкова җибәрә. Республиканың танылган шагыйрьләре катнашында текстка үзгәрешләр кертелә,  тантана һәм гимн төсмере өстәлә. Рус теленә яшь шагыйрь Филипп Пираев тәрҗемә итә. Гимның ике телдәге соңгы варианты һәм аны башкару Татарстанның Дәүләт Советы утырышында бертавыштан раслана.

Җавап калдыру