ТАТАР ДИКТАНТЫН ЯЗУДА ГАЯЗ ИСХАКЫЙ КАЛӘМНӘРЕ ЯРДӘМ ИТӘЧӘК

27 ноябрь көнне Истанбулда Татар диктанты һәм Татарстан байрагы көненә багышланган очрашу узачак.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, диктантта Гаяз Исхакый әсәрләренең бересеннән өзек укылачак, ә язу тәмамланганнан соң, Татар байрагына багышланган бәйрәм чәе белән очрашу дәвам итәчәк икән. Чараны оештыручылар катнашучыларны Татар байрагы тарихы белән таныштырырга вәгъдә итә, шулай ук җыенда танышу, аралашу, татар татлылары белән чәй эчү булачак, һәркемгә истәлекле бүләкләр тапшырылак, дип белдерде.

 

Махсус диктантка һәм 2023нче елда булачак Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына әзерлек кысаларында, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакый каләмнәре бастырган. Каләмдә Гаяз Исхакыйның “Милләт сүз көтми, эш көтә!” сүзләре язылган, шулай ук isxaki.com сайтыбыз да күрсәтелгән. Диктантта катнашучыларга әлеге каләмнәр бүләк ителәчәк. Берлек рәисе Наил Нәбиуллин фикеренчә, әлеге каләмнәр белән Исхакыйның юбилеена әзерлекләр башлануын күрсәтә.

“2023нче елда Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлбәттә, бөек юлбашчыбызның юбилеен лаеклы дәрәҗәдә үткәрү мөһим. Без, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге әзерлекләрне инде башладык, ел дәвамында күп кенә кызыклы чаралар оештырырга, төрле ысуллар белән Татарлар арасында Исхакыйга карата кызыксыну уяту максатын куйдык. Каләмнәр эшнең башы гына Аллаһы боерса!” – дип белдерде Наил Нәбиуллин.

Каләмнәрне алырга теләүчеләр безнең почтабызга яза ала. xat@isxaki.com

Җавап калдыру