САЙТЫБЫЗ ЗУР ҮЗГӘРЕШЛӘР АЛДЫНДА: ЯҢАРТУЛАР ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ

        «Исхакый әсәрләреннән торган, шушы бөек язучыбызга багышланган сайтның пәйда булуы олуг мирасыбызны көндәлек тормышыбызга кертеп җибәрү җәһәтеннән зур адым булачак. Афәрин!»  –  дип әйткән иде ТР  Дәүләт Шурасы депутаты,Татарстанның халык язучысы, шагыйрь, прозаик һәм публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар Берлеге рәисе Ркаил ЗӘЙДУЛЛА.

 

         Гаяз Исхакый порталы – абсолют уникаль проект, ул бары тик энтузиастлар көче белән генә башкарыла һәм яши. Татарстан Җөмһүриятенең Суверенлыгы хакында Декларацияне кабул итүнең 30 еллыгына багышлап ачылганнан соң, ике елдан артык милләтебезгә тугры хезмәт итә. Хәзерге вакыттат  Гаяз Исхакый порталында юлбашчыбызның 45 әдәби әсәре, 600ләп публицистик мәкаләләре, 300дән артык үз кулы белән язылган хатлары, йөзләгән истәлек, фото-видеоязмалар, әсәрләрен уңайлы тыңлау өчен аудиокитаплар, дистәлән мең  урнаштырылган. Сайтны тагын да кызыклырак иткән бүлек – Гаяз Исхакый язган китапларының оригиналлары һәм чыгарган гәҗитләрнең йөзләгән саннары порталыбызда урнаштырылган. Татар теле белән беррәттән күп кенә әсәрләр, публицистик мәкаләләре тәрҗемәләрен төрек һәм рус телләрендә дә укып була.

     Исхакый сайты актив яңартылып тора, соңгы бер елда гына сайтка дистәләгән мең (!) яңа сәхифәләр өстәлде, һәм isxaki.сom Татар дөньясы өчен үзенә күрә уникаль проектка әверелә. 2023 елда Татар дөньясы Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге уңайдан, Исхакый порталын якын арада тагын да зуррак, тамырдай үзгәрешләр көтә.

     Порталыбызның дизайны, кыяфәте, функциональ яктан шактый үзгәрәчәк, һәм камилләшәчәк, дип көтәбез! Нинди булыр Исхакый сайты якын арада? Нәрсә белән гаҗәпләндерер?! Күрерсез…

 

Ә хәзергә кыскача күз салыйк, бүген сайтыбызда ниләр бар?

  • Әдәби әсәрләр. Аларның саны артты. Аларны язылу елларына карап Иҗат– Әсәрләр бүлегеннән укып була.
  • Публицистика. Соңгы айларда Исхакый каләменнән чыккан дистәләгән мең сәхифәләр өстәлде. Әлеге бүлектә Исхакыйның 1902 елдан 1954 елга кадәр мәкаләләрен укый аласыз. Иҗат–публицистика бүлегеннән таба аласыз/
  • Уңайлылык өчен мәкаләләр елларга бүленгән.
  • Шактый күп материаллар оригиналь басмалар һәм газета-журналлар бүлегенә өстәлде. Биредә Гаяз Исхакыйның чыгарган китапларының оригиналларының пдфларын һәм Милли юл журналының күп кенә саннарын да пдф хәлендә укый алачаксыз.
  • Аудиокитаплар бүлеге тулысынча яңартылды, хаталар төзәтелде, яңа аудиокитаплар өстәлде. https://isxaki.com/audiokitaplar/
  • Татар дөньясы исемле яңа бүлек барлыкка килде. Әлеге бүлектә Татар дөньясына кагылышлы кызыклы язмалар урын алачак.
  • Фото бүлеге даими яңартылып бара. Гаяз Исхакыйның шактый күп фотолары өстәлде.
  • Ютуб каналыбыз актив эшләп килә һәм анда да яңа видеолар өстәлә. https://www.youtube.com/channel/UCXmW_IG2XU72jBnbJ6sNm2g
  • Төрек һәм рус телле бүлекләрдә яңарышлар күп.

Гаяз Исхакый порталын укучыларыбыз һәм милләттәшләребез өчен тагын да кызыклырак һәм файдалырак итәргә тырышабыз!
Фикер һәм тәкъдимнәрегезне безнең почтага xat@isxaki.com язып җибәрә аласыз!

Җавап калдыру