ТӨРКИЯДӘ ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР

   23 февральдә Татар халкының бөек юлбашчысы, милләт атасы, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, нәшир, мөхәррир, журналист, публицист Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел булды. Бу көнне Төркиянең иң зур шәһәре Истанбулда татар һәм төрек җәмәгатьчелеге вәкилләре Әдирнекапы зиратында, Исхакый кабере янында искә алу җыенын үткәрде. Чара “Азатлык” Татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырылган иде.

 


      Җыенда утызлап кеше катнашты, алар арасында татар милли хәрәкәте вәкилләре, татар студентлары, Истанбул һәм Анталиядә яшәүче татарлар, төрек зыялылары, галим һәм журналистлар бар иде. Исхакыйны искә алучылар арасында Төрки дөньяны өйрәнү фонды җитәкчесе Козган Язган, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, галим һәм профессор Караорс, укытучы Юҗәл Өндәр һ.б. әйтеп була.


  Искә алу чарасы Татарларның рәсми булмаган гимны “Туган тел”не җырлау һәм Төркиянең милли гимнын тыңлау белән башланып китте. Аннан соң Исхакый хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

 


     Беренче булып чараны оештыручы һәм “Азатлык” Татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чыгыш ясады. Аның фикеренчә, Гаяз Исхакыйның 145 еллыгын милләтебез, Татарстаныбыз һәм бөтен Төрки дөнья өчен олы һәм зур вакыйга.


     “Бүген бөек юлбашчыбызның 145 еллыгы. Милләтебез өчен бу мөһим юбилейны бик дулкынланып каршы алабыз, чөнки быел Исхакый исемен милләтебезгә кайтару, үз Ватанында яшәртү өчен шактый күп ният вә планнарыбыз бар. Гаяз абыйга безнең мәхәббәтебез һәм хөрмәтебез шулкадәр чиста һәм олы, бу хисләрне, әлбәттә, сүз белән аңлатып бетерү мөмкин түгел.


      Гаяз Исхакый – татар дөньясында зур урын алып торган шәхес, аның тормыш юлы, көрәше һәм иҗаты татар тарихында шактый зур роль уйнады. Милли идеяны ул татарны милләт буларак саклап калуда һәм үстерүдә төп идеологик чыганак дип саный. Көрәшче әдип бу идея ярдәмендә төрле җирләргә таралган татарны берләштерергә һәм шул нигездә гасырлар дәвамында инкыйразга дучар булып килгән милләтебезне әлеге афәттән коткарып калырга мөмкин дигән карашыннан чыгып эш итә.


      Гаяз Исхакый – татар милләтендә феномен ул. Бар гомерен фәкать азатлык һәм татар милләтенә хезмәт итүгә багышланган бу бөек шәхес безгә бай мирасын калдырды. Әдәби өлкә белән бергә ул татар журналистикасы өлкәсенең үсешенә сәбәпче булды. Гаяз әфәнде милләтебезне үстерүдә, дөньяга танытуда, рухи яктан байлыгын арттыруда, татар әдәбияты һәм публицистикасының сыйфатын үстерүдә гаять зур өлеш кертте. Бүгенге көндә аның эшләре, заманында әйтелгән фикерләре вә сүзләре шактый актуаль булып тора. Шуңа да, без XXI гасырда яшәүче татарлар, Гаяз Исхакыйның эшчәнлеген, әсәрләрен, гомумән мирасын сакларга һәм халкыбызның киң даирәләренә таныту өстендә эш башкарырга тиешбез дип уйлыйм. Юлбашчыбыз үзенең бөтен аңлы гомерен милләт мәнфәгатьләрен кайгыртуга, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган. Гаяз Исхакый вафаты алдыннан язылган мәгънәви васыятендә дә милли идея нигезендә дөньяга сибелгән милләттәшләрен берләштерү белән үстерүне киләчәк буыннарга иң мөһим милли бурыч итеп калдыра. Бу бурычны гамәлгә ашыру хәзер, ХХI гасыр башында, бөтен Татарларның эшенә әверелде. Һичшиксез, Гаяз Исхакый иҗаты, көрәше һәм хыяллары безнең өчен рухи көч чыганагы булып тора. Гаяз абыйның тормыш юлы һәм иҗатын милләттәшләребезгә җиткерү, ул яшәгән чорның рухын тоярга да, үз кыйблабызны табырга да мөмкинлек бирәчәк.


Бүген Гаяз абыйның туган көне һәм 145 еллык олугъ юбилее. Гаяз Исхакыйны үлеп сагынабыз, яратабыз һәм аны тирән хөрмәт белән искә алабыз! Гаяз абый башлаган эшчәнлекне, аның идея вә хыяллары юлында булырга тырышабыз, ул куйган максатлар безне рухландыра, һәм без дә Гаяз абыйның шәхесенә, исеменә лаеклы була алырбыз, дип өметләнәбез!” – дип сүзен тәмамлады Наил Нәбиуллин.


      “Азатлык” рәисе Татарстанда Гаяз Исхакыйның юбилее көнендә бернинди чаралар үткәрелмәвен дә искә алды.

  “Бик кызганыч, әмма бөек Гаяз Исхакыйның 145 еллык юбилее көнендә Татарстанда бернинди дә чаралар үткәрелми. Бу,әлбәттә, бик күңелсез хәл һәм безнең милли хисләребезне кимсетә. Әлеге мәсьәләгә карата кискен ризасызлыгыбызны белдерәбез, һәм Татарстанның Мәдәният Министрлыгыннан, Президенты, Хәкимияте, Татар Конгрессынан Гаяз Исхакыйның юбилеена багышлап зур һәм киң чаралар оештыруны таләп итәбез” – дип белдерде Нәбиуллин.


   Татар яшьләре лидеры фикеренчә, юбилей елында Гаяз Исхакый исемен мәңгеләштерү буенча да эшләр алып бару мөһим.


    “Татарстанда Гаяз Исхакыйның туган көне милли юлбашчы көне буларак рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертелергә тиеш. Шулай ук без Татарстан хәкимиятеннән Казанда Гаяз Исхакый истәлегенә һәйкәл һәм музей ачылуын таләп итәбез. Өстәвенә, Яуширмә авылындагы Исхакый музеен яңарту мәсьәләсе һаман да хәл ителмәгән. Әлбәттә, Гаяз Исхакый исеме Татарстандагы мәктәп-университетларга, барлык шәһәрләрдәге урам һәм мәйданнарга, метро станцияләренә бирелергә тиеш. Без шулай ук аның исемен Төркиядә дә мәңгеләштерү мөһим дип саныйбыз. Планнар күп, эшлибез. Исхакый – ул безнең көрәшнең символы. Яшә, Гаяз абый! Мәңге яшә!” – дип белдерде Наил Нәбиуллин.


Алга таба Төрки дөньяны өйрәнү фонды җитәкчесе Козган Язган чыгыш ясады.
“Төрки дөньяны өйрәнү фонды һәрвакыт Татарларга теләктәшлек күрсәтте һәм алга таба да ярдәм итүне дәвам итәчәк. Ататөрек, Гаспралы һәм Гаяз Исхакый – бу шәхесләр милләтебезгә юлны күрсәттеләр. Безнең бурычыбыз исә, аларны һәрвакыт хәтерләү һәм мирасларын саклау. Гаяз Исхакыйның тормыш юлы һәм көрәше бөтен Төрки дөнья өчен мөһим. Без Исхакыйны бик хөрмәт итәбез һәм аның белән горурланабыз. Исхакыйны таныту буенча актив эшчәнлеге өчен Наил Нәбиуллинга ихлас күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез” – дип сөйләде ул.

    Укытучы Юҗәл Өндәр Төркиядә дә Гаяз Исхакыйны онытмауларын, аның истәлегенә мөһим эшләр башкарылганын сөйләде.


    “Күптән түгел Төрки дөньяны өйрәнү фонды бинасында Гаяз Исхакый китапханәсе ачылды, Тарих журналы тышлыгының февраль санында Исхакый фотосы урнаштырылды, даими китаплары бастырыла.


     “Гаяз Исхакый ул халыкчы һәм төркиче иде. Ул гомеренең ахырына кадәр азатлык һәм төрки халыкларның хокуклары өчен көрәште, беркайчан да бу көрәшне ташламады. “Өйгә таба” романы төрки халыклар өчен бик мөһим, ул бездә ихлас хисләр уята һәм төрки халыкларны берләштерә. Әдәбиятыбызда бу әсәр сыман башка көчле роман юк. Гаяз Исхакый Татарлар өчен дә, Төркия өчен дә бик мөһим һәм олугъ шәхес.” – дип сөйләде ул.

  Җыен ахырында Коръән аятләре яңгырады һәм барлык катнашучылар Исхакый рухына дога кылды, бергәләп истәлеккә фотога төште.


   “Азатлык” Татар яшьләре берлеге Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышланган чаралар оештыруны дәвам итә.

Җавап калдыру