Исхакыйның яңа тәхәллүсләре

Катгыйлык, сарказм, тәкәллефсез тәнкыйть – күбрәк Исхакыйның тәхәллүсләр белән чыккан язмаларына хас кебек…

(Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел)


Гаяз Исхакый 1919 елда туган иленнән чыгып киткәч, берничә тапкыр матбага ачарга омтылыш ясап карый. Бу мөмкинлек бары тик 1928 елда гына туа. Архангельскидагы сөрген елларын бергә кичкән фикердәше, бу чорда исә Польша хөкүмәтенең башлыгы, маршал Йозеф Пилсутский (1867-1935) әдипне Варшавага чакырып ала, аңа үз матбагасын оештыруда ярдәм итә. Г.Исхакый Варшавада торып, кызы Сәгадәт һәм кияве Таһир Чагатайлар да катнашып, Берлинда «Милли юл» (соңыннан «Яңа милли юл») чыгара башлый. Мәҗмуганың беренче саны 1928 елның декабрендә дөнья күрә. Әлегә абунәчеләре, хәбәрчеләре булмаганлыктан, Исхакый, баштарак чорларда мәҗмуга битен нигездә үз мәкаләләре белән тутыра. Мәкаләләр әдипнең үз исеме белән дә, тәхәллүсләр белән дә чыга.

Г.Исхакый әсәрләре 15 томда 1998-2014 елларда басылып чыкты. «Милли юл»дан алынган мәкаләләр басманың 10-13 томнарына урнаштырылган. Тик бу томнарда әдипнең «Гаяз Исхакый», «Гаяз» имзалары һәм туган илендә чагында ук билгеле булган «Чыңгыз» тәхәллүсе белән басылган мәкаләләре генә урын алган. Публицистик томнарны төзүчеләр бу мәҗмуга белән эш иткәндә, бүтән төрле имзалар белән басылган мәкаләләргә игътибар бирмәгән. Хәлбуки «Милли юл»да Исхакыйның берничә яңа тәхәллүсе бар. Мәҗмугада әдипнең «Чура батыр» тәхәллүсе белән басылган мәкаләләре барлыгын үзем төзегән, 1998 елда басылып чыккан беренче томга искәрмәләрдә язган идем инде.

Исхакый тәхәллүсләр итеп күбрәк үз күңеленә якын булган исемнәрне ала. Аның әлеге «Чура батыр» тәхәллүсен карыйк. Язучы «Тәрҗемәи хәлем»ендә әнисе турында язганда болай ди: «Әниемнең әтиләре, әниләре ундүрт буынга кадәр голяма (укымышлылар) зөмрәсеннән, Казанның хәле авыр вакытта Кырымнан Кырым шаһзадәләре идарәсеннән Казанга ярдәм итәргә килгән, «Чура батыр» хикәясенә тема биргән кешеләр токымыннан», – ди. Тәхәллүсләрдән «Иделбай» дигәне, аңлашыла инде, әдипнең туган ягын хәтерләтеп тора, «Илтөзәр» дигәне дә Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсәннең улының исеме. Язучының 15 томлыкта басылып чыккан әсәрләре белән таныш булган укучы югарыда аталган тәхәллүсләр белән чыккан мәкаләләрдә һичшиксез Исхакыйны «таныячак». Фикерләре, стиле белән генә түгел. Ә бәлки әле автор яратып кулланган аерым гыйбарәләрнең, сүз тезмәләренең, хәтта җөмләләренең төрле әсәрләрендә еш кабатланып килүен дә күрәчәк. 

Катгыйлык, сарказм, тәкәллефсез тәнкыйть – күбрәк Исхакыйның тәхәллүсләр белән чыккан язмаларына хас кебек…

Чигенеш ясап, бераз тарихка мөрәҗәгать итик әле.

Г.Ибраһимов революциягә кадәр Исхакыйның иҗатына зур бәя биреп яза. Мәсәлән, ул «Татар матбугаты» исемле мәкаләсендә («Йолдыз» 1910, 5 май) болай ди: «Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәт илә вә иң бөек урында карт реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм – татар әдәбиятына башлап реализмны кертүче иде. Әле һаман да аның мәүкыйгысы (урыны) ялгыз диярлек дәрәҗәдәдер. Без аның хикәяләре кадәр реальный бер әсәргә матбугатымызда очрый алганымыз юк әле… Татар шагыйре мәйданда Тукаев исә, нәсеремездә мәйданда иң гали ноктада Гаяз әфәндедер. Аның әсәрләре укырга да күңелле, сабак та бирә, алдыңа татар мәгыйшәтенең төрле-төрле җанлы ләүхәләрен (күренешләрен) дә китерә».

Г.Ибраһимов үзенең ибтидаи (башлангыч) һәм рөшди (урта) сыйныфлар өчен әзерләгән, өч басмада (1914, 1918, 1919) бастырып чыгарган «Яңа әдәбият» дәрес­легенә Исхакыйның «Мулла бабай» романыннан өзекләр китерә. Ул өзекләргә мондый исемнәр бирә: «Хозурга чыгу», «Арыган ат», «Авыл мулласы өендә», «Урман һәм кыр», «Кыш көне мәдрәсәдән кайткач», «Язгы сабанда», «Җәйге эш вакыты», «Ачлык ел». (Г.Ибраһимов Исхакыйның башка әсәрләреннән дә мул итеп өзекләр бирә). Ягьни дәреслек авторы Исхакыйның әсәрләре мәктәпләрдә укытылырга лаек дип саный. Әмма өч елдан соң, 1922 елда (Исхакый инде чит илдә) шул ук «Мулла бабай» турында Г.Ибраһимов бүтәнчә яза: «Хәзерге буынның алдагы гөруһы (төркеме) «Кыямәт», «Мулла бабай»ларны фикерләре, мәгънәләре ягыннан үткән, артта калган дип карый. Бу яктан алардан һичнәрсә көтми. Аларның мәсьәләләре, фикерләре, кәгъбәләре, әмәлләре – һәммәсе ул карчыклар белән карт хәлфәгә җан азыгы».

Өч ел эчендә бер үк әсәр турында әдиптә капма-каршы фикерләр тууын ничек аңларга? Дөрес, Җамал Вәлиди Г.Исхакыйны яклап чыга: «Мулла бабай» кай арада модадан чыгып, мәгънәсез бернәрсә булып киткән? «Мулла бабай» кебек иске татар тормышының бөтен ягын кочаклаган, һәртөрле типларга, табигать тасвирларына гаять дәрәҗәдә бай булган, татар әдәбиятының мәңге кыйммәтле хәзинәсе булган олуг бер диңгез хакында мондый сүзләр язу, минем карашымда, татар әдәбиятын бөтенләй инкяр белән бәрабәрдер. Әдәбиятка бу төрле караш – гәзитә яки календарьга караган шикелле бер караш була түгелме соң? Теге начар, чөнки былтыр язылган, ә бу шәп, чөнки быел гына чыккан… Галимҗан иптәш кеби үзен игътибарлы бер тәнкыйтьче итеп таныткан кешенең тар фикерлекне бу дәрәҗәгә җиткерүе соң дәрәҗәдә көенечле бер хәлдер, өстләренә яшьләрне тәрбия кеби мөһим бер вазыйфа йөкләнгән икән, әдәби извращение белән шөгыльләнүдер» («Татарстан хәбәрләре», 1922, 5 март).

Бу чорда Г.Ибраһимов Г.Исхакыйны, гомумән, «күз ачтырмыйча» тәнкыйтьли. Хәтта төрлечә хурлый, шәхескә кагылып, мыскыллый: «Җилкуар», «таңчы», «шарлатан», «хулиган», «теш ыржайтып…» һ.б. Сүз сәяси вакыйгалар турында барганда да, тәнкыйтьләгәндә дә сүзләрне сайлап тормый: «…1905 елда вак буржуа социа­лизмы юлында «таңчы» иде. Реакция вакытында буржуазия көчәйгәч, социализмнан, революционлыктан тәүбә кылды – регенат, мөртәт булды». «…Динне зур хакыйкать буларак марксизмнан өстен бернәрсә итеп йоттырырга азап­лана». «…Советка каршы сугыш ачкан булып, наданлык, ахмаклык сатучы, тагы шундый каралыклар белән тулы бер адәм ул!», «Ерак Себерләр аркылы дөньяның төрле-төрле җирләрендә хур сәргәрдан (аптыраган) булып…», «Бездә әбүҗәһелләр, ишмиләр, пуришкевичлар бар әле, ләкин бу әбүҗәһелләрнең саны алты бер гарип кулның бармаклары хисабынча гынадыр. Бу өч игезәк: Садри-Фуад, Закир-Гомәр, Баттал-Гаяз».

1918 елның апрелендә большевиклар Уфада Милли идарәне туздырып, банк­тагы акчаларын да конфискацияләгәч, Г.Исхакый Милли идарә әгъзалары белән бергә Кызылъярга (Петропавелга) күченеп китәргә мәҗбүр була. Шул вакыйгаларга бәйле рәвештә Г.Ибраһимов болай яза: «…Безнең милли «вәзирләребез» пычрак юлларда начар арбаларга кәнсәләрияләрен төяп, үзләре яланаяк ат яныннан җәяүләп качарга мәҗбүрләр», «Фуад-Гаяз-Баттал компаниясе чех-Колчак арбасына дегет лагуны булып китеп баралар». «Качканда бер шәһәргә барып җитәләр икән, менә хөкүмәт, менә җирле мөселманнар квартир бирми, урынлашыр­га ярдәм итми…», «Сукырлыкның чигенә җиткән кайбер кызганыч бәндәләр әле һаман да «милләт өчен», «дин өчен» Париж банкирларының бусагаларына йөзләрен сөртеп йөриләр», «Берлин, Париж урамнарында өстерәлеп…» һ.б.

Г.Ибраһимов әсәрләренең беренче фәнни басмасы 1974-1986 елларда басылып чыкты. Ул башта унтомлык итеп планлаштырылган иде, ниндидер сәбәпләр табылып, сигез томга калдырылды. (Соңыннан әдипнең хатлары, документлары өстәмә 9 нчы том булып, 2000 елда дөнья күрде. Төзүчесе Фатыйма Ибраһимова).

Сигез томлыкның 1-6 нчы томнарында төп эшне Рашат Гайнанов башкарды. Биг­рәк тә 5-6 томнарда тәнкыйть һәм публицистика томнарын төзүдә аның көче күп керде. Р.Гайнанов әзерләп, машинкада бастырып куйган, басмадан төшеп калган бер томлык публицистик материалларны мин соңгы елларда Г.Ибраһимовның күптомлыгын әзерләүче текстологлар кулына тапшырдым.

Тарихи материалларны эченә алган 7нче томны – Сәлим Алишев, ә тел гыйлеменә караган 8 нче томны Лена Гайнанова әзерләде. Соңгы томдагы әсәрләргә искәрмәләрне Фазыл Фәсиев язды. Г.Иб­раһимовның архивы юкка чыккан, аның һичнинди библиографиясе дә юк иде. Шуңа күрә томнарны төзүчеләргә әдип иҗат иткән чорда гарәп язуында басылып чыккан һәммә газета-журналларның һәр санын җентекләп карап чыгарга туры килде. Бу эштә безгә Р.Гайнановның гомере буе җыйган, Миркасыйм Госманов «хикмәтле» дип атаган картотекасы бик ярдәм итте. Нәтиҗәдә 5 нче томга кергән материалларның дүрттән өч өлеше, ә 6,7,8 томдагылары исә – тоташ хәзерге язуда беренче тапкыр дөнья күрде. Бу томнарга Г.Ибраһимовның Г.Исхакый иҗатына зур бәя биреп язган мәкаләләре кермәде, ярамады, аны тәнкыйтьләгәннәре генә алынды. Бу тәнкыйть мәкаләләрен укыганда Рашат абыйга әйтә идем: «Г.Ибраһимов нинди олы шәхес, ә ничек ваклана – тәнкыйте башка бер язучыны тиргәүгә, хурлауга кайтып кала. Нигә шулкадәр усаллана соң ул?» Рашат абыйның җавабы: «Көнчелек! Көнчелек – татарның төзәлмәс ярасы».

Г.Ибраһимов үзе турында: «Мин – рәхимсез тәнкыйть тарафдары һәм шундый тәнкыйтьләрнең зур файдасына ышанган кешеләрнең берсемен», ди. (Өч җавап – «Татарстан хәбәрләре», 1922, 28 апрель).

Г.Исхакый туган илдәге хәлләрне, шулай ук үзе турында нәрсәләр язуларын да белеп торган. Мин моны аның «Милли юл» мәҗмугасы белән таныша башлагач аңладым. Польша хөкүмәте үзенең Мәскәүдәге совет илчелеге аша гайрерус мөһаҗирләре юлбашчыларының оешмасы булган «Прометей»га газеталар, журналлар алдырып барган. Г.Исхакый даими рәвештә алардан хәбәрләр бастырып чыгарган. Аеруча «Кызыл Татарстан»нан күп мәкаләләр, өзекләр бастырган, тәнкый­ди мәкаләләр язган. Мөһаҗирләрне илдәге вакыйгалар белән таныштырып торган. Г.Исхакый Г.Ибраһимовның үзе турында нәрсәләр язганнарын да белеп торган. Биредә укучыларга тәкъдим ителә торган мәкалә Г.Ибраһимов язмаларына кайтаваз булып яңгырый. Исхакыйның юраганнары юш килә. Революция үз балаларын да кызганмый, берәм-берәм тәгәрмәче астында калдырып юк итә. Кызганыч ки, большевизмны ничек кенә якламасын, совет властена күпме генә туг­рылыклы хезмәт итмәсен, Г.Ибраһимов та шул тәгәрмәч астына эләгә…

Шуны да әйтергә кирәк, Г.Исхакыйның төрле тәхәллүсләр белән чыккан мәкаләләр җыентыгы озак көттерми басылып чыгар дип өметләнәбез.

Лена ГАЙНАНОВА.

Чыганак: “Мәдәни җомга” газетасы

Җавап калдыру