Казанда Кирмән янында татар яшьләре Гаяз Исхакыйны искә алды

Яшьләр Гаяз Исхакыйның 145 еллыгы Татарстан һәм бөтен төрки дөнья өчен олы вакыйга дип әйтә. 

26 февральдә Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге активистлары Кирмән астында – 1552 елда Казан шәһәрен яклаучыларга куеласы һәйкәл урынында Гаяз Исхакыйны искә алу чарасы оештырды. Алар аның тормышын һәм иҗатын искә алды, һәйкәл куеласы урынга чәчәкләр салды, Гаяз Исхакый рухына дога кылды.

“Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чараның ник нәкъ менә әлеге урында узуын аңлатты.

“Бу урында без һәр ел 1552 елда Казаныбызны, ватаныбызны яклап шәһит киткән, бабаларыбызны искә алабыз. Һәм бу урында аларга лаеклы һәйкәл куелырга тиешлегенә игътибар җәлеп итүне максат итеп куйдык. Икенчедән, Исхакый гомере буе татар халкының азатлыгы, милли хокуклары өчен көрәшкән, һәм әлеге шәхесне милләтнең азатлыгы өчен көрәш мәйданында искә алу мантыйклы. Бу урында меңләгән татар кызлары-уллары үз ватанын яклап башларын салган, Исхакыйны бу урында искә алу бик мөһим.

Шуннан ук икенче мәсьәлә килеп чыга: Казанда Исхакыйга бәйле бер истәлекле урын да юк – аның исеме бирелгән тыкрыкта истәлек тактасы да эленмәде, һаман да һәйкәл дә юк, музей да юк, бу мәсьәләләр һаман ачык булып кала.

Быел 23 февральдә Исхакыйның тууына 145 ел, ни кызганыч, Татарстанда, Казанда бер чара да оештырылмады, без моңа кискен ризасызлык белдерәбез. Соңгы атна дәвамында “Азатлык” яшьләре берлеге Төркиядә, аеруча Истанбулда, Казан активистлары белән берлектә, Исхакыйга багышланган алты чара оештырды. Ул чаралар әлбәттә алга таба да дәвам итәчәк. Әмма Казанда һәм Татарстанда моның игътибарсыз калуы бик аянычлы хәл, без моның белән килешмибез. Казандагы чара белән без Исхакыйның онытылмавын искә төшерергә, бу проблемга игътибар җәлеп итәргә телибез”, ди Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, юбилей елында Гаяз Исхакый исемен мәңгеләштерү буенча да эшләр алып бару мөһим.

“Татарстанда Гаяз Исхакыйның туган көне милли юлбашчы көне буларак рәсми истәлекле көннәр исемлегенә кертелергә тиеш. Шулай ук без Татарстан хәкимиятеннән Казанда Гаяз Исхакый истәлегенә һәйкәл һәм музей ачылуын таләп итәбез. Өстәвенә, Яуширмә авылындагы Исхакый музеен яңарту мәсьәләсе һаман да хәл ителмәгән. Әлбәттә, Гаяз Исхакый исеме Татарстандагы мәктәп-университетларга, барлык шәһәрләрдәге урам һәм мәйданнарга, метро станцияләренә бирелергә тиеш. Без шулай ук аның исемен Төркиядә дә мәңгеләштерү мөһим дип саныйбыз. Планнар күп, эшлибез”, ди активист.

Чыганак: “Азатлык” радиосы.

Җавап калдыру