СЕМБЕР ТӨБӘГЕНДӘ ИСХАКЫЙ КӨННӘРЕ

Гаяз Исхакыйга 145 ел

 

«Ак карларны туздырып, исәр

җилне уздырып, кайтам сиңа, кайтам,

авылдашым Исхакый, ырудашым Исхакый»

 

Ульяновск-Сембер төбәгендә Россиядә беренче булып февраль-март айларын «Исхакый декадасы» итеп игълан иттек. Россиянең татар газетларына Исхакый турында материаллар җибәрелде. Ульяновск өлкәсендә чаралар Чардаклы район үзәге китапханәсендә «Буйсынмаганнар юлбашчысы» исемле әдәби кичә белән башланып китте.

 

Татарның йөз аклыгы, бөек улы булган Исхакыйның милләт тормышында тоткан урынына бераз булса да тукталып үтүне кирәк дип саныйм. Ул 1878 елның 23 февралендә Чистай районының Яуширмә авылында мулла гаиләсендә дөньяга килгән, биш яшендә укырга-язарга өйрәнә, кечкенәдән үткен бала булып үскән. Ата-анасы кечкенә Гаязга карап, артык зиһенле, үскәч кем булыр икән бу бала дия торган булганнар.Тормышын-язмышын тулысынча халкына багышлаган, кая гына яшәмәсен, властьлар тарафыннна эзәрлекләнгән шәхес, исеме бик озак халыктан яшеренеп киленде. 1989 елның 9 апрелендә «Социалистик Татарстан» газетасында Ибраһим Нуруллинның «Гаяз Исхакый» исемле зур күләмдә мәкаләсе чыкты. 1993 елның 22 февралендә авылыбызның мәдәният йортының бер бүлмәсендә музее ачылды.1999 елның 30 июнь көнне Татарстан президенты катнашында Яуширмәдә музей-утары ачылды.

 

Без Гаяз абзый белән авылдашлар, авылда аны шулай атаганнар. Авылдашымны халыкка таныту, исемен тулысынча илгә кайтаруда өлеш кертүемне үземнең бурычым дип саныйм. Әстерханда төрки-татар активистлары белән “Исхакый айлыгы», «Исхакый укулары»н һәм шундый башка чараларны һәр елның февраль-март айларында үткәрүне гадәткә керткән идек. 2000 елда Санкт-Петербургта укыганда, төньяк башкала татарлары белән «Исхакый исеме ил иңли» исемле әдәби чара үткәрдек. 2013 елда Гаяз Исхакыйның туганнары чакыруы белән 29апрельдән алып 13 майга кадәр Ташкентта иҗат командировкасында булып, Исхакый нәселенең материаль һәм рухи мирасын Яуширмәдәге Исхакый музеена алып кайтып тапшырдым. 5 майда Ташкент татарлары белән матур, зур залда «Ташкентта Яуширмә, Исхакый көннәре» исемле әдәби чара үткәрдек. 2015 елда «Чал тарихлы Яуширмә» исемле китабымны чыгардым.Китапка, газет-журналларда басылмаган Исхакыйлар нәселе турында яңа материаллар керде.Исхакый кичәсен кая гына үткәрсәм дә, Гаяз абзый елмаеп безнең арада утыра сыман тоела миңа. Ульяновскийда һәм Чардаклыда (мәдрәсәдә) Гаяз Исхакыйга багышланган беренче чара 2018 елда, 140 еллыгына үткәрелде. Кайбер журналистлар Исхакыйны беренче чиратта язучы, драматург дип күрсәтә. Әйе, ул зур әдәби мирас та калдырган. Әмма Исхакый беренче чиратта Идел-Урал милли азатлык хәрәкәтенең бөек юлбашчысы, сәясәтче, дәүләт эшлеклесе.

Гаяз Исхакый үзе чит ил туфрагында ятып калса да, мирасы өлешчә булса да ватанга кайтты, бу катлаулы, озын юл, андый шәхесләрнең шәхси тормышы, язмышы да катлаулы, ачы була. Соңгы елларда милли сәясәт илдә тагын да авырлашты, Донецкийда, Луганскийда сугыш хәрәкәтләре бара…Ничек генә авыр булмасын, тормыш бер урында тормый, алга бара. Исхакыйның әлегә кадәр беркая да басылмаган биш дәфтәрдән торган көндәлеге, тәхәүсләре табылды.Мәйданга яшьләр килә. Бөтендөнья татар конгрессы тирәсенә тупланган ерак чит ил татарлары үзләрен елдан-ел актив күрсәтәләр: Европа альянсы татарлары, Кытай татарлары, Төркиядә хәзер шактый күп татар. Гомумән, Төркия татар тарихында аерым урын алып тора, илдә яшәү мөмкинлеге калмагач, ХХ гасыр башында милләтнең асылы шунда сыену урыны тапкан. Акчуралар-Исхакыйлар-Кадыйрилар сузып калдырган җеп бүген дә өзелмәгән, дәвам итә. Шундыйлардан Наил Нәбиулла, яшь кеше, милләтпәрвәр, мәгълүм сәбәпләр аркасында берничә ел элек хатыны белән Татарстаннан Төркиягә күчеп итте. Анда ул татар яшьләренең «Азатлык» оешмасын төзеде. «Азатлык» яшьләре узган елның ураза аенда Истамбул шәһәренең 17 гасырда төзелгән Әнварави Мехмед әфәнде мәдрәсәсендә 90 кеше катнашында татарның бөек шәхесләре: Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай, Йосыф Акчури, Садри Максуди һәм башкалар истәлегенә багышлап зур итеп ифтар мәҗлесе уздырдылар.

Наил тәрҗемәчеләр табып, «Зөләйха» китабын төрек теленә күчертте, без соңгы тапкыр аралашканда китап нәшрияттә басылып ята иде, юбилеена чыгарырга тырыштылар.Киләчәктә бу китапны инглиз һәм француз теленә тәрҗемә итеп чыгарырга исәбе бар. Исхакый сайтын ачтылар: isxaki.com . Истамбулда чыга торган «Төрки дөньяның тарихы» журналының февраль саны Исхакыйның145 еллыгына багышланган, журналның тышлыгында Гаяз Исхакый фотолары. «Бу җәмгыятебезнең зур уңышы, Гаяз абзыйның туган көненә зур бүләк, шатлыгым эчемә сыймый, дип яза Наил. «Азатлык» татар яшьләре оешмасы Истамбулда Гаяз Исхакый исемендәге татар китапханәсе ачуга иреште, урынны «Төрки дөньяны өйрәнү» фонды биргән. Әлегә китапханәдә 150 китап бар, тарих, әдәбият, публицистика, тел өйрәнү китаплары тупланган. Гаяз Исхакыйга аерым урын бирелгән.

 

Инде Чардаклыдагы кичәгә әйләнеп кайтыйк. Әдәби кичәбез беренче чиратта укытучыларга, музей, клуб хезмәткәрләренә – ягьни халык белән эшләүчеләргә исәпләнеп әзерләнгән иде. Өстәлләргә Гаяз абзыйга, Исхакыйлар гаиләсенә караган шактый күләмдә экспонатлар, тарихи ядькәрләрне сузып салдык, аларның күбесе Яуширмәдән килгән, күп тапкырлар төрле шәһәрләрдә Исхакый кичәләрендә катнашкан, Яуширмә китабын ясаганда кулланган материаллар. Шулай УК татар китаплары күргәзмәсе дә ясадык. Китапханәне Татарстан флагы, гербы, татар сөлгеләре, башка милли ядькәрләр белән бизәдек. Чараны соңгы вакытта аеруча да киң кулланышка кергән интернет ярдәмендә алып бардык, әдәби кичәне Гаяз Исхакыйның тавышы белән ачып җибәрдек, ул Идел-Уралның табигате, байлыгы, татар халкының тырышлыгы турында сөйли. Тавышны Искәндәр Гыйләҗев Германия фондларыннан яздырып кайтты, аннан Искәндәр Гыйләҗевның Гаяз Исхакыйга багышланган ролигын тыңладык. Кичәбезне Ташкенттан Исхакыйның туганы-Сөембикә апа Шәрипованың, Яуширмәдән Гаяз Исхакый музееннан, Чаллыдан Исхакый премиясе иясе Фәүзия апа Бәйрәмованың сәламе һәм котлавы белән башладык. Оештыру эшләрен һәм сценарияне Яуширмә мәктәбенең татар теле укытучысы Лилия Фәсхетдинова белән килешеп эшләдек, ул Исхакый мирасын барлауда егерме еллап зур хезмәт куеп килә, ун ел Исхакый музеенда фәнни хезмәткәр булып эшләде. Яуширмә мәктәбе укучыларын төрле бәйгеләргә, конференцияләргә әзерли, әйтергә кирәк аның укучылары зур уңышлар казанып килә. Лилия кичәбездә үзе дә он-лайн катнашты, «Исхакый сагышы» исемле җыр җырлады, Исхакыйны өйрәнү, мирасын барлау, балалар белән эш алымнарын сөйләде, ул җибәргән материалларның бер өлешен Ульяновскийда узачак әдәби кичәгә калдырдык. Лилия шулай ук Гаяз Исхакыйның 145 еллык юбилеена Яуширмәдә, Чистайда әзерләнгән әдәби кичәләр турында да сөйләде.

 

Исхакыйның әсәрләре бүгенге көндә дә бик актуаль, геройлары реаль, тормыштан алынган, күбесе безнең авылдашлар. Шуларның кайберләренә тукталып уздык, мәсәлән, «Зөләйха» пьесасы. Зөләйха безнең авыл кызы, без кечкенә вакытта кичен капка төбенә чыгып утыргач, олы яшьтәгеләр «ялгыз кабер- Зөләйха кабере» дип сөйли иделәр. Яуширмә кызын зар елатып тирә-яктагы урыска көчләп кияүгә бирәләр.Ул зур авырлыклар, әр-хур күреп, туган Яуширмәгә кайтып егыла.Әмма чукындырылган булганга, авыл аны күңеле белән кабул итми, үлгәч, авыл-мөселман зиратына күмдермиләр, ялгызын, ниндидер юл буена күмәләр. Олы яшьтәгеләр телендә чукындырылган кызны Касыйм Әхмәтҗановлар нәселеннән, кушаматлары да аларның керәшен дия иделәр. Безнең тирә-якта да Зөләйха язмышына дучар ителеп,-чукындырылып, урыска көчләп кияүгә бирелгән хатын-кызлар булган. Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренә дә тукталдык.Татар матбугаты, телевидение соңгы халык саның бик начар узуыбыз турында даими сөйләп килә. Ана теленең хәле аеруча да аяныч. Чардаклы районының почетлы гражданины Җәмил Хакимов: “Гаяз Исхакый вакытында нинди көчле шәхесләр булган, үзе генә ни торган! Һади Атласи, агай-эне Максудилар, бертуган Рәмиевлар, Фатих Кәримиләр, бертуган Бубилар, «Мөхәммәдия», «Хөсәения» мәдрәсәләреннән чыккан шәкертләр халык арасында зур агарту эшләре алып барганнар.Шуларга карап, ул икейөз ел вакыт биргән.

Исхакыйны хәзергә кайтарсаң, халык өстенә карап, әй татарларым, ник башыгыз аска салынган, ник телсез калдыгыз, ник шул кадәр мескенгә әйләндегез. Зур агай авызына карап, җил кайсы якка иссә, шунда ава торган тамырсыз, дала буенча куып йөртелүче корыган ботакка әйләнгәнсез бит”, дияр иде.

Татар теле укытучысы Әлфия Алимова: “Район татар автономиясе рәисе Җәмил абый Хакимов белән без элек татар авылларында ана теле дәресләренә кереп утыра идек, нинди матур вакытлар, Үрән авылында атнага 6 сәгать татар телен укыта идек бит, Абдуллада, Үрәнбашында, Кызыл Суда да татар телен укыту яхшы куелган иде. Шундый зур авыл Татар Колмаерында гомергә татар телен укыту факультатив, кружоктан ары китә алмады. Хәзер мин Чардаклы мәдрәсәсендә ял көне дин сабагын укырга йөргән балаларга татар телен укытам, барлыгы ун бала йөри, катнаш никахтагы балалар бик авыр өйрәнә. Килсеннәр, барысын да кабул итәбез, өйрәтәбез. Мин Гаяз Исхакыйны никадәр үзем өйрәндем, балаларга укыттым, ә монда яңгыраган мәгьлүмәтның яртысы миңем өчен яңа.”

Венера Җамалетдинова: “Мин хәзер Казан язучылары белән тыгыз эшлим, Казаннан китаплар кайтару өчен акча бүлеп бирәчәкләр. Татар авылларында хәлләр әле ярый, Чардаклының үзендә татар рухы соңгы вакытта бераз җанлана башлаган кебек, элек бөтенләй сизелми иде. Яшьләр белән эшләргә, һәр авылда берничә кешедән торган совет булдырырга кирәк.”

Шул җөмләдән язып узыйк, авылларда әле бер–икешәр булса да хәлне аңлап, милләткә чын күңелдән хезмәт итәргә теләүчеләр бар. Шундыйлардан, Иске Үрәнбаштан Рузалия Горбунова, мин аныкүптән күзәтеп киләм, ул Халыкара туган көнгә багышлап, балалар белән Тукайның «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштерде. Кичәбезгә кызы Юлияне дә алып килде. Ул безнең арада бердән-бер яшь кеше иде.

Исхакый кичәсендә район башлыгы Юрий Нестеровка: “Чардаклы район хастаханәсендә намаз уку урыны булдыруны, Чардаклыда татар милли мәдәнияте үзәге ачыр өчен урын бирүне сорап” мөрәҗәгать кабул ителде. Анда районның татар тарихы музеен ачу, китапханә булдыруны һәм тематик кичәләр уздыру күздә тотыла. «Исхакый декадасы» Сембер-Ульянда 19 мартта гомуми әдәби кичә белән тәмамлану күздә тотыла.

Бу кичәне уздыруга бик күп көч, хезмәт куелды. Чардаклы бистәсенә 1688 елда Сөләйман Янганов исемле кеше нигез салган, бистәнең 22 % татарлар булса да, ул бүгенгә тәмам урыслашып беткән, ана телендә мәчеттә һәм олы яшьтәгеләр генә аралаша. Катнаш никахлар монда гадәти хәл.Чардаклыда татарларны нинди дә булса әдәби, сәнгати чарага җыю ай-һай авыр эш. Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы ана телен, татар халкын саклап калу өчен никадәр тырышлык куя. Казанга конгресска, «Ак калфак»ка, башка урыннарга барырга, медальләр, мактаулы исемнәр алырга бик яратабыз… Аларның икенче ягы да бар, кунак ашы-кара каршы дигәндәй, ул исемнәр, грамоталар, рәхмәт хатлары хуҗаларына җаваплылык та өсти бит.Шуны да онытмасак иде, туганнар. Дөнья бер урында гына тормый, тормыш үз юлына төшәр ул, сугыш та туктар. Тормыш татарны яхшы сыный, мәрхәмәтсез тирмән чарында чарлапмы- чарлый. Әмма татарны хәзер аяктан егып алып булмый, шул 30 елда милләт аякка басып өлгерде.Татарстанның зур шәһәрләрендә, Казанда булса да милли зыялыларыбыз, дин әһелләре бер йодрык булып тупланды, милли аңлы яшьләр мәйданга чыкты. Мондый вакытта хакимиятнең дә халык белән бергә булуы зарур! Исхакыйның «Тартышуда гына табарсың үз хакыңны» дигән сүзләре аеруча да актуаль яңгырый.

 

Чардаклы,
Потеева-Фатыхова Наилә Яуширмәле,
милли хәрәкәт ветераны.

Җавап калдыру