«ОЯТ!». ТАТАР АКТИВИСТАРЫ ТАТАРСТАНДА ГАЯЗ ИСХАКЫЙНЫҢ 145 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕНДА БЕР ЧАРА ДА ҮТКӘРЕЛМӘВЕНӘ РИЗАСЫЗЛЫК БЕЛДЕРДЕ

Бүген Казанда Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте биналары каршында “Азатлык” татар яшьләре берлеге ялгыз пикет оештырды.

 

Оешма активисты тоткан шигарьдә: “Ни өчен Гаяз Исхакыйны 145 еллыгында Татарстанда бер генә чара да үткәрелмәде? Оят. Без Исхакыйның юбилеена багышланган лаеклы чаралар үткәрүне, Казанда Исхакига музей һәм һәйкәл ачуны, аның исемен мәңгеләштерүне, урамнарны һәм мәйданнарны Исхакый исемен бирүне таләп итәбез.” – дип язылган иде.

 

Татар активистлары әйтүенчә, пикетның төп максаты – Гаяз Исхакыйның 145 еллыгына багышлап Татарстанда бер генә лаеклы истәлекле чара үткәрелмәгәнлеге белән ризасызлык белдерү.

“23 февраль Гаяз Исхакыйның 145 еллыгы көнендә дә, аннан соң да бөтен Татарстанда юлбашчыбыз хөрмәтенә бернинди чаралар үткәрелмәвен Татар җәмәгатьчелеге зур үпкә белән кабул итте. Әлбәттә, татар халкы өчен мондый мөһим шәхесләрнең юбилейлары санга сукмавы, безне кимсетә һәм рәнҗетә. Башка юбилейларга һәм вакыйгаларга зур игътибар бирелүен күрәбез, һәм без Гаяз Исхакый шәхесенә карата да хөрмәт таләп итәбез. Без, татар яшьләре, Татарстанның Гаяз Исхакыйның юбилеен тавыш-тынсыз, бер чара да үткәрмичә, битарафлык күрсәтүләре белән килешмибез. Без, Татарстан Республикасы Президенты, Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татар Конгрессыннан тиз арада Гаяз Исхакиның 145 еллыгына багышланган зур һәм киңкүләм, лаеклы чаралар оештыруны таләп итәбез”, – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

 

Азатлык лидеры фикеренчә, юбилей елында Гаяз Исхакый исемен мәңгеләштерү мәсьәләләрен күтәрү дә бик мөһим.

 

“2018 нче елда, Исхакыйның 140 еллыгы бәйрәм ителгәч, туган авылы Яуширмәдә язучының музеен торгызу һәм яңарту мәсьәләсе күтәрелде. Ләкин проблема чишелмәде,  бу юнәлештә әлегә бернинди эш күрмибез. Әлеге музейны тулысынча реконструкцияләүне һәм яңартуны таләп итәбез. Моннан тыш, татар яшьләре Казан үзәгендә Гаяз Исхакыйга лаеклы һәйкәл куярга һәм Татарстан башкаласында аның музеен ачуны таләп итә. Без шулай ук ​​Татарстанның барлык шәһәрләрендәге мәктәпләр, университетлар, урамнар һәм мәйданнар, метро станцияләре һ.б. Гаяз Исхакый исеме бирелерг тиеш дип саныйбыз. Татар җәмәгатьчелеге Гаяз Исхакый исемен Татарстанга кайтарырга, санга сукмауны туктатырга таләп итә ”, – дип ассызыклады Наил Нәбиуллин.

Җавап калдыру