Чистайда Гаяз Исхакый истәлегенә XI Республикакүләм фәнни-гамәли конференция булды

Чистай шәhәрендәге 2 нче гимназиядә күренекле язучы, публицист, драматург, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакый истәлекләренә багышланган XI Республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.

Конференциядә татар әдәбияты галиме, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миңнегулов, татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, ТР һәм РФ атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Фоат Галимуллин, сәясәтче, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, юридик фәннәр кандидаты Алсу Тарханова, якташ язучыбыз Минзифа Әхмәтшина катнашты, дип яза оештыручылар.

Чарада Чистай «Ак калфак» оешмасы вәкилләре дә катнашты. Алар язучы Роза Туфитуллованың каhарман шәhәрдәшебез Өммегөлсем Камалованың ерак Төркиядә олуг шәхес Гаяз Исхакый белән аралашкан чорын чагылдырган «Язмыш җиле» романындагы «Чистай кызлары» бүлегеннән бер өзек сәхнәләштерделәр. Шулай ук мастер- класслар күрсәттеләр, секция эшләрендә жюри вәкилләре булды, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Җавап калдыру