ТАТАР АКТИВИСТЛАРЫ ИСКЕШӘҺӘР ҺӘМ ИСТАНБУЛДА ИФТАРЛАР ОЕШТЫРДЫ

Изге Рамазан аенда Төркиядә татар ифтарлары башланып китте, алар илнең биш шәһәрендә узачак. Оештыручылар әйтүенчә, татарлар күпләп яшәгән шәһәрләрдә барлыгы биш ифтар оештырылачак, һәм әлеге чараларның барысын да уртак мәгънә һәм эчтәлек берләштерәчәк.

  Татар ифтарлары 31 мартта Искешәһәрдә башланды. Әлеге шәһәрдә Татарлар күп яши, күпчелегенең бабалары бу җирләргә бер гасыр элек үк килеп урнашкан булган. Кичәгә 75 кеше килде. Чара Искешәһәрнең татар җәмгыяте теләктәшлеге белән, шәһәрнең тарихи үзәгендә оештырылды. Җыен “Төрки учаклар” оешмасының бинасында үткәрелде.


       Ифтар бик җылы һәм дустанә мөхиттә узды. Искешәһәр татарлары оештыручыларга күп рәхмәт белдерделәр, ифтарның оештырылуына бик сөенделәр һәм мондый зур масштаблы татар ифтарның шәһәрдә 15-18 ел эчендә беренче тапкыр оештырылганлыгын әйттеләр.


        Татар ифтарлары Истанбулда дәвам итте, һәм 2 апрельдә бик зур татарлар җыены үтте. Чара Төрки дөньяны өйрәнү фонды бакчасында, Истанбулның нәкъ үзәгендә, мэрия янында оештырылды. Җыенга 100 кеше җыелды, аларның күбесе яшьләр иде. Оештыручылар ифтар узасы бакчаны татар байраклары һәм баннерлар белән бизәде.


      Ике ифтарга килүчеләрне дә татар ризыклары белән сыйладылар. Әгәр Искешәһәрдә төп ризык буларак токмакчы аш булса, Истанбулдагы кичәдә исә өстәл түрендә итле пылау иде. Моннан тыш, катнашучыларны чәк чәк һәм төрле камыр ризыклары белән сыйладылар.
      Җыеннарда татар теленең язмышы турында күп сөйләштеләр, катнашучылар Коръән аятьләрен тыңладылар, Рамазан ае турында татар телендә вәгазь сөйләнде, һәркем истәлеккә татар стикерлары, милли стильдәге хушисләткечләр һәм башка бүләкләр ала алды.


    Төркиядәге Татар ифтарларының төп оештыручысы – танылган татар активисты, җәмәгать эшлеклесе һәм журналист Наил Нәбиуллин. Аның сүзләренчә, Төркиядәге татар ифтарларының максатларының берсе – илнең төрле почмакларында яшәүче татарларны берләштерү.


    “Быел татар һәм төрки дөньясы бөек шәхесләребез Гаяз Исхакый һәм Садри Максудиның 145 еллыкларын билгеләп үтә. Безнең ифтарларыбыз да милләт аталарыбыз булган бу ике олугъ шәхесләрнең якты истәлегенә багышлана. Гаяз Исхакый һәм Садри Максуди исемнәрен милләтебезгә даими искә төшерү мөһим, ни кызганыч, алар бүген үз Ватаныбызда онытылган дәрәҗәдә, юбилейларына багышлап зур чаралар да әлегә күзәтелми.


   Гаяз Исхакый бөтен гомерен фәкать милли азатлык һәм татарларны берләштерү эшенә багышлады. Ул безнең милләттәшләребезне бөтен дөньяда берләштерергә омтылды. Япония, Кытай, Төркия, Польша, Алмания, Финляндия – кая гына булмасын, Гаяз Исхакый безнең халкыбызга юл күрсәтүче маяк булып торды һәм милли идея, милли байрак астында татарларны берләштерергә тырышты. Без, Гаяз Исхакыйның рухи варислары, дәвамчылары буларак, аның эшчәнлеге, иҗаты белән илһамланып, татар халкын берләштерү эшен дәвам итүне кирәк дип саныйбыз. Төркиядәге татар ифтарларының максатларының берсе – илнең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларны берләштерү, аларны рухландыру, бер-берсе белән таныштыру һәм бердәмлегебезне ныгыту. Төркия тарихында беренче тапкыр без уртак идея һәм мәгънә белән биш ифтар оештырабыз. Безнең җыеннарыбыз актив милли эшчәнлек өчен бер очкын булыр һәм татарларны милли мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклап калу өстендә эшләргә дәртләндерер. Без моңа ышанабыз һәм Исхакыйлар юлын дәвам итәбез” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.


   Оештыручылар чараларның төп кыенлыгы финанс ягы булуын искәртә. Алар әйтүенчә, ифтарлар энтузиастлар тарафыннан оештырыла. Татар активистлары әлеге эшчәнлеккә теләктәшлек күрсәтергә чакыра.


    Татар ифтарлары дәвам итә:

8 апрель – Анталия

9 апрель – Алания

16 апрель – Әнкара.

 

Төркиядәге татар җәмгыятенең Инстаграмы.

https://instagram.com/tatarlar_turkiye?igshid=YmMyMTA2M2Y=

Җавап калдыру