КОРБАН БУЛДЫ

Әсәрдән өзек

Дүрт көннән бирле шурпа ашаганым юкка эчем әллә нишләп катып киткәнгә, «Болгар»га шурпа ашарга кердем. «Болгар» татарның бик кайнаган җире булганга, һәр татар үзе нишләгәнен белмәенчә генә шпион булганга, элгәре миңа «Болгар»га кереп йөрү, әлбәттә, бик авыр эш иде; Шуның өчен мин «Болгар»га бик сирәк керә идем. Һәм мине анда танымыйлар иде. Шулай булса да, бу юлы мине бик тиз таныдылар. Хәзер «Болгар»ның буена минем
чыгу хәбәрем китте. Миңа бик тиз генә бик күп иттереп солянка да китерделәр. «Болгар»дагы кешеләр минем берлән күрешергә керә башладылар. Боларның һәммәсе дә миңа кабердән терелеп кайткан кешегә караган күз берлән карыйлар иде. Боларның бу кадәр гаҗәпкә калуларын аңламаенча торганда бер половой: «Сине бит гәзитәдә корбан булды дип язганнар иде, менә гәзитәсе», — дип күрсәтте. Мин тиз генә гәзитәне карадым. Дөресте дә, минем хакымда язган мәкаләнең ахырында сәяси эш өчен мәшәкать күргәннәр наменә
җырлана торган «сез хак корбан улдыгыз тугры юлда» бәетен кушканнар икән.

Гаяз Исхакый. “Зиндан” әсәре. Аны тулысынча сайтыбыздан укып була. Иҗат бүлегенә рәхим итегез!

Җавап калдыру