МИЛЛИ ЮЛЫБЫЗНЫҢ НИГЕЗЛӘРЕ

Исхакыйдан көн мәкаләсе.

Миладиның V гасырында Болгар-Хәзәр дәүләтләрен корып, Идел елгасы буенча тынычлыкны саклап, Аурупа берлә Ерак Шәрекъ арасындагы сату-алуда зур бер роль уйнаган болгар­лар – төрек милләтенең Аурупага таба сузылган бер кабиләседер. Сигез гасырга якын бу төрек дәүләте бүгенге Идел-Урал сахәсеннән дә киң җирләрне идарә итеп килгән. Чыңгыз хәрәкәте Идел буена җәелгәч1, бу өлкә, Алтын Урда, төрек-татар императорлыгының мохтариятлы бер өлеше хәленә килсә дә, бөтен императорлыкта мәдәни мәркәзлекне саклап килгән. Алтын Урданың акчалары Болгар шәһәрендә сугылган, мәдрәсәсе, мәсҗеде, сату-алуның зур бер өлеше Болгар шәһәрендә тупланган. Шәркый Аурупаның иң мәдәни дәүләте булып, башбаштаклык ясаучы төрле рус кабиләләренә тормыш юлында хәлфәлек ясап килгән. Бүгенге көндә Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы Василий Блаженный исемендәге зур чиркәү2 болгар мәгъмүрләре тарафыннан бина ителгән кебек, бүгенге русларга дәүләт мәфһүмене өйрәтүче дә болгарлар булганнар. Казна (хәзинә), деньги (тәңкә), штаны (ыштан), бумага (кәгазь) кебек сүзләр, атлы гаскәрдәге бөтен дәрәҗә исемнәре – болгардан алынган төрекчә сүзләрдер. Алтын Урда императорлыгы таралган XV гасыр башларында болгар өлкәсе, үзенең озын сөргән тирән мәдәнияте аркасында нугай илләре кебек таралып китмичә, дәүләтчәнлеген саклап кала алган. Олуг Мөхәммәд ханның Казан ханлыгын коруда3 бик зур дәүләт нигез ташы булып, йөз елдан артык бер дәвердә Алтын Урданың хакыйкый варислыгын саклап, Мәскәү кенәзләрен яңадан баш идереп, хараҗга баглап яшәтүендә иң зур гамәл булган. XVI гасырның яртысында Казан ханлыгы рус буендырычы астына кереп үзенең сәяси истикълялен югалтса да, большевик дәверенә кадәр мондагы төрек-татар халкы, бильфигыль, үзенең мәдәни истикълялен саклап килә алган вә бик күп мәртәбә сәяси истикълялен кайтарып алу өчен руслар берлә канлы сугышлар ясап килә алган. Соңгы елларда, 1917 елгы рус революциясенең кыска вакытлы сәяси хөрриятеннән файдаланып, дәрхаль үзенең 400 ел элек рус золымы астында югалткан сәяси тормышын яңадан төзү юлына җитди рәвештә аяк басты.

Бөтен Идел-Уралдагы халкыбыз арасында берничә атна эчен­дә иң ерак авылларга кадәр милли тәшкиләт корылып өлгерде. Русиянең җимерелгән гаскәри тәшкиләтеннән үзенең солдатларын аерып алып, ике йөз меңлек бер гаскәр куәте төзеде. Мәскәү вә Казан корылтайларында бөтен мәдәни мөәссәсәләрне үз кулына алып, Уфада җыелган Милләт Мәҗлесе аерым гаскәрле, аерым хәзинәле Идел-Урал дәүләте нигезен салды. 400 ел эчендә мөстәбид рус дәүләте, бу халыкны аякка бастырмас өчен, әүвәлге дәверләрдәге хан балаларын бер-берсе берлән сугыштырып килеп зәгыйфьләткән кебек, алар беткәч, бер телдә сөйләшүче, бер тарихка баглы бу халыкны төрле рус вилаятьләренә бүлгәләп, төрле кабилә исемнәре берлә аерып килде: берсене мишәр, берсене типтәр, берсене татар, берсене башкорт диде. Болар арасына дошманлык орлыкларын игәргә тырышты. Ихтилялдән соң халкыбызның мәдәни гонсыры русларның бер үк халыкны бү­леп бер-берсен аеру, кечкенә-кечкенә күчне бүлгәләргә, бүлүлә­ренә каршы куяр өчен махсус тәдбирләр алды. Беренче буларак, бөтен Идел буендагы яшәүче иске Болгар, Хәзәр ханлыгы берлә Бату ханның4 гаскәре илә Асиянең төрле-төрле кабиләләреннән төзелгән унсигез төмән берлә монгол милләтеннән булган ике татар төмәненнән мөрәккәб, бер телдә сөйләүче, бер динне тотучы бу халыкның берлеген дошман кулында уенчык булуына суң бирү өчен Милләт Мәҗлесе озын-озын мөзакәрәләрдән соң халкыбызга Аурупа галимнәренең кулланып килгән төрек-татар гыйльми исемене рәсми исем итеп кабул итте. Ул заманда иске охрана агенты, большевик Шәриф Манатов5 берлә берничә көнче иярченнәре большевикларның вәгъдәләренә алданып, саннары берничә йөз меңнән узмаган башкортларны аерым бер милләт кебек, аерым бер дәүләт төзү уенын алга сөрде. Төзеләчәк дәүләткә кабилә исемене катнаштырудан туачак бу ялгыш фикерне ясатмау өчен, халкыбызның бер мең елдан бирле яшәп килгән өлкәсенең иң зур елгасы булган Идел берлә иң зур тавы Уралны берләштереп, Идел-Урал җәгърафи исемен бирде. Милләт Мәҗлесе, ягъни Берлек нигезендә баруны тәэмин итәр өчен, һәрбер кабиләне эченә ала торган җәгърафи Идел-Урал исемене дәүләт исеме буларак игълан итте вә бөтен күрше халыкларга моны белдереп, шул исемдә рәсмән йөреде.

Ләкин Русиянең бу азатлык дәвере, мәгаттәәссеф, озын сөр­мәде. Идел-Урал җөмһүрияте тәмамән төзелеп бетүдән элек, большевиклар Русиясендә дәүләт машинасыны кулга алдылар.­ Акрын-акрын гайре рус халыкларының мөстәкыйль, мохта­риятлы идарәләрен туздырып, үзләренең большевикча дәү­ләт тәшкиләтене йирләштерергә керештеләр. Украина, Бело­руссия, Кавказ милләтләренең, Кырым, Төркестанның милли тәшкиләтләрен җимерүләре кебек, Идел-Урал Милләт Мәҗлесе­нең Берлек нигезендә корган бөтен милли, дини, сәяси вә гаскәри тәшкиләтләрен юк иттеләр. Милләт Мәҗлесе кабул иткән төрек-татар гыйльми исемене дә ташлаттылар. Татар, башкорт, мишәр, типтәр, нугай кабилә исемнәрен мәйданга аттылар. Идел-Урал җөмһүрияте исемен бетереп, башта бик аз өлешен башкорт кабиләсе яшәгән җирләрдә Башкортстан Совет җөмһүрияте6, соңыннан йөзгә утыз алтысы болгар төрекләре яшәгән Казан әтрафына Татарстан Совет җөмһүрияте, Чувашстан мохтариятлы өлкәсе7 ясадылар. Берләшеп, мөстәкыйль Идел-Урал милли җөмһүрияте төзүгә юл тоткан ун миллионлык төрек-татар хал­кын бүлгәләү, көчсезләндерү өчен бу сонгый рәвештә ясалган Совет җөмһүриятләрен каты террор берлә тормышка татбикъ иттерергә керештеләр. Бер халыкның ике кабиләсе булган мең елдан бирле бер телдә сөйләп, бер җырны җырлап, бер көене көй­ләп, бер динне тотып, бер рус таягы астында инәлеп яшәгән бу милләт балаларын бер-берсе берлә ызгыштырырга, кычкырыштырырга, бер-берсенә каршы дошман хисләре җирләштерергә юллар кордылар. Мең елдан бирле укып, язып килгән, үзләшеп беткән әлифбаларын латинчага күчерәбез дип маташуларында да берсенең мәктәптә укыганын башка мәктәптә укыган бала аңлый алмасын дип, ике латин әлифбасы төзеделәр. Совет мәктәплә­рендә шул икелек фикерен укучыларга сеңдерергә тотындылар. Бүгенге көндә большевикларның пионер, комсомол тәрбиясен күреп, коммунист партиясенең әгъзасы булып Башкортстан, ­Татарстан аппаратларында түрәлек ясаган бик күп яшьләребез большевик рус тәлкыйны – бу хата фикернең корбаннарыдыр.

Без – Беренче дөнья сугышыннан соң мәмләкәтебезне ташлап чыгарга мәҗбүр булган милләтче мөһаҗирләр. Милли көрәш һәрбер милләт өчен үзенең тарихи юлыннан йөргәндә генә халыкның күпчелеге тарафыннан кабул ителәчәгенә ышанып, ак, кызыл, кара русның коткысының төп сәбәбе безне бүлгәләп зәгыйфьләндерү икәнен белсә, шөгурлы, аңлы милләтчеләре мәмләкәтнең эчендә озын еллар буе алып барган милли берлек сәясәтебезне мөһаҗәрәткә чыгаргач та дәвам иттерүне милли бурычыбыз дип санадык. Идел-Урал истикъляль көрәшен шул берлек нигезенә корып, Милләт Мәҗлесенең халкыбызга биргән төрек-татар гыйльми исемен вә дәүләтебезнең биргән җәгърафи Идел-Урал исемен халкыбызның күпчелегенең мәшругъ (кануни) теләге дип ышанып, Идел-Урал истикъляль пропагандасыны шул нигездә йөрттек. Аурупа, Асия, Америка дәүләтләренә дәүләтебезне, халкыбызны шул тарихи исемнәрдә таныттык. Бүгенге көндә дөньяның бөтен зур, кечкенә дәүләтләренең хариҗияләрендә, истихбарәт шөгъбәләрендә безнең халкыбыз төрек-татар дип, дәүләтебез Идел-Урал дип саналып киләдер вә шулай дәвам итүе – киләчәктә сәяси муаффәкыятебез өчен лязем, фарз булган эштер.

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң рус большевикларының алга сөргән планнары бөтен дөньяны большевиклаштырып, бө­тен хөр дөньяны үзләренә каратып, Мәскәүдән идарә итүне гая иткәнгә, бөтен хөр дөньяны үзләренең мәдәниятләрен, хөррият­ләрен саклар өчен большевикларга каршы уртак җәбһә корып тартышка керештеләр. Моннан файдаланып, рус ихтиляленнән соң истикъляльләрен игълан итеп, кыска вакытка Русиядән аерылып, байлык эчендә мөстәкыйль тормыш үткәргән украиналы, белоруссияле, балтыйклы, кавказлы, төркестанлы, идел-ураллы халыклар да үзләренең истикъляльләрен кайтару өчен бу тартышта яңа гайрәт белән эшкә керештеләр. Җиңеп чыгуыбызның бер юлы большевик Русияне мөстәкыйль милли дәүләтләргә бүлү генә дип ышанып, моны Аурупа, Асия вә Америка халык­ларының большевизм тәһликәсеннән бөтен хөр дөньяны коткарыр, үзләренең милләтләрен хөррияткә куштырыр өчен бер­дәнбер тугры юлны табудагы рус империализмасына каршы чыккан бу тәһликәне халыкларга аңлатырга бар көчләре берлә сарылдылар. Гайре рус, кызыл руслардан элек мөһаҗәрәттә яшәгән бер миллионлык ак руслар хис иттеләр. Русия императорлыгы җимереләчәк, руслар үзләренең милли чикләренә җиңелеп, ике йөз миллионлы кызыл императорлыктан мәхрүм булып, 60 –70 миллионлы рус Мәскәү кенәзлеге хәленә киләчәкләрен сизделәр вә бу гайре рус халыкларының милли гаиләләренә каршы үлем-калым тартышына керештеләр. Бу мөҗадәләләр үзләренең большевикларга дошман булып мәмләкәтләрен ташлап мөһаҗәрәткә чыгуларын да оныттылар. Рус империализмасын дәвам иттерү юлында һичбер тәдбирдә курыкмаячакларын алга сөреп, бер рус җәбһәсе булып, гайре русларга каршы көрәшергә керештеләр. Кайберләре аңлап, кайберләре империализм фикере белән исереп, большевик руслар белән гайне хаттел-хәрәкәте тәгъкыйб итү юлын тоталар. Большевикларның мәмләкәтебез эчендә гайре рус халыкларын төрле-төрле сәяси, дини зөмрәләргә, кабиләләргә бүлеп, бер-берсе белән сугыштыру, ызгыштыру юлын мөһаҗир руслар да тәмамән кулландылар. Идел-Уралның Русиядән аерылып, мөстәкыйль дәүләт булып дөньяга чыгуы, чынлап та, Русия империализмасының җеназасы икәнен аңлап, бөтен матди, мәгънәви көчләре берлә безгә ташландылар. Безнең халкыбызны берләштерә торган гыйльми исемебез «төрек-татар»ны бозып, кабилә исеме берлә татар-башкорт исеме астында йөртергә, икенчедән, дәүләтебезнең Идел-Урал исемен Татарстан, Башкортстан исеме берлә алыштырып, халкыбызның яшәгән сахәсенең йөздән егерме бишенә генә мохтарият хакын танып, җитмеш биш процент халкыбызны рус вилаятьләре арасында булып, берләштерүдән мәхрүм итү юлына керделәр. Мәгаттәәссеф, ак руслар үзләренең бу бозгынчылык юлларына хезмәт итүче яшь мөһаҗирләрнең милли тәрбия күрмәгән пионер, комсомолларыннан акча өчен һичбер мөкаддәсене фида итүдән тартынмаган большевикларның бишенче кулларын тәшкиләтләндереп, Американың хөсне ниять сахибләре булса да, халкыбызны бик аз таныткан сәясиләрен алдатып, каршыбызга үз бозгынгыларыбызны чыгардылар. Аурупаның төрле почмагында бәяз русларның татар-башкорт дип урамнан җыйналган төрле сәрсәриләрнең корган тәшкиләтләре – йөзгә-йөз рус большевиклары юлыннан йөргән төрек-татар халкының демократик нигездәге милли хокук тартышыннан һичбер нәрсә аңламаган, милли тартышыбызда чын милләтчеләргә комачаулык ясар өчен сонгый рәвештә чыгарылган мискин бәндәләр генәдер.

Ләкин боларны ак руслар Америка тәшкиләтләренә без­нең халыкның мөмәссилләре дип танытып өлгергәнгә, болар­ Американың матди ярдәме берлә бүген Совет Русиясенең милләтләргә карата торган милли бозгынчылык сәясәтләрен ­Аурупада татбикъ берлә уйнамактадырлар. Бу зәляләте америкалыларга аңлатуда ялгыз бер идел-ураллылар гына түгел, бөтен гайре рус милләтләр дә бик зур авырлыклар чикмәделәр. Ләкин хакыйкать соң булса да мәйданга чыгачагына ышанганлыктан, без, бөтен гайре рус милләтләре берлә бергә, бер җәбһәдә бу хакыйкатьне ачарга тырышабыз вә муаффәкъ булуыбызга да нык ышанабыз.

Беренче рус ихтиляленнән соң, элек мөһаҗәрәткә чыгып,­ мәмләкәтнең ихтилял дәверендәге фикри агымнарыннан хә­бәрсез калып, милли берлек өчен милләтнең бөтен самими гонсырларының бер куәт булып тырышуларының мәгънәсен аңламыйча, шәхси ихтыяҗларын милли мәнфәгатьтән өстен тоткан кайбер иске мөһаҗирләр дә бу зәляләт юлында йөрергә тырышалар. Болар да анда-монда, мин – башкортмын, мин – татармын, минем төркестанлылар берлә элемтәм юктыр, дип, киң төреклек культур берлеге җәбһәсенә каршы кара рус тәлкыйненә ияреп, аңлапмы-аңламыйчамы, большевик тегермәненә су агызалар. Милли берлек җәбһәдарләре, безләрне «пантюркист», «панисламист» дип күрсәтеп, русларга ныграк донослар язарга кадәр рәзаләтләргә баш оралар. Мәгалмәмнүниять, боларның саны егерме биш-утыз меңлек мөһаҗәрәтебез эчендә ике-өч адәм генә, боларның сәяси шәхсиятләр вә кыйммәтләре сагыйрьдер.

Без – берләшү җәбһәсе тарафдарлары, милләтчеләр – алган юлыбыз хак юл дип ышанганга, катгыян үзебезнең халкыбыз­ның тарихи берлек юлыннан ваз кичмәячәкбез. Истикълялебез югалганнан соң, милләтебезнең бердәнбер мәшруг мөмәссиле тәрҗемане әфкяре булган Милләт Мәҗлесенең кабул иткән ни­гезләреннән аерылмаячакбыз. Безнең халкыбызның каны – тө­рек каныдыр. Исеме – төрек-татардыр. Төзәячәк дәүләтебезнең исеме – Идел-Уралдыр.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Мәгъмүрләре – төзүчеләре.

Бина ителгән – төзелгән, салынган.

Дәүләт мәфһүмене – дәүләт нигезен, дәүләт эчтәлеген.

Хараҗга – хәрби хезмәткә алмашка мөселман булмаган халыкларга салына торган калыпка.

Бильфигыль – чынлыкта.

Дәрхаль – шулвакыт.

Тәшкиләт – оешма.

Гонсыры – төркеме.

Мөрәккәб – торган.

Мөзакәрәләрдән – бәхәсләрдән, дискуссияләрдән.

Мәгаттәәссеф – кызганыч ки, үкенеч ки.

Сонгый – ясалма.

Татбикъ иттерергә – тормышка ашырырга.

Тәлкыйны – сөйләүчесе.

Шөгурлы – акыллы.

Истихбарәт шөгъбәләрендә – пропаганда бүлекләрендә.

Муаффәкыятебез – уңышыбыз.

Гая – теләк.

Мөҗадәләләр – бәхәсләр.

Гайне хаттел-хәрәкәте тәгъкыйб итү – бер үк тактиканы күз алдында тотып эшләү.

Зөмрәләргә – җәмгыятьләргә.

Хөсне ниять сахибләре – яхшы ниятле хуҗалары.

Бәяз русларның – ак русларның.

Сәрсәриләрнең – тилеләрнең.

Мөмәссилләре – вәкилләре.

Зәляләте – түбәнлекне.

Тәлкыйненә – сөйләүләренә.

Рәзаләтләргә – хурлыкларга, түбәнлекләргә.

Мәгалмәмнүниять – бәхеткә каршы.

Сәгыйрьдер – кечкенәдер.

Катгыян – тәмам.

Мәшруг мөмәссиле тәрҗемане әфкяре булган – законлы вәкаләтен үзенә туплаган.

 

Милли юлыбызның нигезләре. «Милли байрак» (Мюнхен) журналының 1954 елгы 2 – 4 нче саннарында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны һәм вакыты «Истамбул, 1954» дип куелган. Текст шуннан алынды.

1 Чыңгыз хәрәкәте Идел буена җәелгәч… – Г. Исхакый бу урында мон­голларның 1223 –1236 елларда Идел буе Болгар дәүләтенә бер-бер артлы һөҗүмнәрен искә ала. Дөресрәге, Чыңгыз хан гаскәренең Сөбедәй баһадур бе­лән Җөбә нойон җитәкчелегендәге монгол гаскәрләренең бер өлеше 1223 елда Болгар иленә һөҗүм итә. Бу сугышта алар җиңелә. 1229 елда Күкдәй белән Сөбедәй баһадур җитәкчелегендәге гаскәр бу җирләргә икенче тапкыр һөҗүм оештыра. 1232 елда монгол гаскәре Идел буе Болгарының бер өлешен туздыра. Батый хан җитәкчелегендәге монголлар 1236 елда Биләр, Болгар, Суар, Җүкә­тау һ. б. шәһәр-кальгаларны яулап ала, һәм Болгар дәүләте Җүчи олысының бер өлешенә әверелә.

2 …Василий Блаженный исемендәге зур чиркәү… – Василий Блаженный храмы (хәзерге Покровский соборы), Мәскәү шәһәренең Кызыл мәйданына урнашкан гыйбадәтханә, 1555–1561 елларда рус гаскәрләренең Казанны яулап алуы, Казан ханлыгын җиңүе уңаеннан төзелә. Аңа нигез салучы – Иван Грозный.

3 Олугъ Мөхәммәд ханның Казан ханлыгын коруда… – 1419 –1437 елларда Алтын Урда ханы булган Олуг Мөхәммәт хан (1405 еллар тирәсе – 1445) тарихта Казан ханлыгын нигезләүче итеп санала. Кайбер чыганакларда Олуг Мөхәммәт ханның улы Мәхмүд хан дигән фаразлар да бар. Казан ханлыгы элекке Болгар, Җүкәтау, Казан, Кашан һ. б. кайбер бәкләрнең биләмәләрен берләштергән.

4 Бату хан – Батый хан (Бату хан, Саин хан) (1207 еллар тирәсе – 1256), Монгол империясенең гаскәр башлыгы, җиһангир, Алтын Урданы нигезләүче хан.

5 Шәриф Манатов – Шәриф Әхмәт улы Манатов (1887 еллар яки 1892 – 1937), башкортларның милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе.

6 Башкортстан Совет җөмһүрияте – Башкортстан Автономияле Совет ­Социалистик Республикасы РСФСР составында 1919 елның 23 мартында оештырыла. 1990 елның октябреннән Башкортстан Республикасы исеме белән йөри.

7 Чувашстан мохтариятлы өлкәсе – 1920 елның 24 июнендә Чувашия автономия өлкәсе оештырыла. 1925 елның 21 апрелендә Чуваш Автономияле Совет Социалистик Республикасы итеп үзгәртелә. 1990 елның 24 октябреннән – ЧССР, 1992 елның 13 февраленнән Чуваш Республикасы исеме белән йөри.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 141.

Җавап калдыру