УРАЗА БӘЙРӘМЕБЕЗ КОТЛЫ БУЛСЫН

Хөрмәтле милләттәшләрем!
Ураза бәйрәмебез котлы булсын!
Аллаһы тоткан уразаларыбызны, догаларыбызны,
яхшы гамәлләребезне кабул итсен!

Әмин!

Милләтебез киләчәге өчен күп эшләр башкарасыбыз бар. Аллаһы безгә бу юлларыбызда ярдәм итсә иде! Бердәм булыйк һәм һәрберебез хәлдән килгәнне эшләргә тырышыйк!

Бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакый Татарның юлы турында шулай әйткән:

“Безнең төрек-татарның кыйбласы ачык итеп тәгаен ителгән: ул үзенең милли барлыгын саклап, үзенең киләчәктә үзенчә үсүенә, алга китүенә килешү – бер зәмин хәзерләү”.

Икенче бер фикерендә Гаяз Исхакый Татарлар бердәмлек юлында булганда, милләтебезгә бернинди киртәләр булмаганын искәртә һәм халкыбызны тимер белән чыгыштыра.

“Безне цемент кебек бергә баглый торган көчнең берсе милләтчеләребез булса, икенчесе – динебез. Үткәндә бабаларыбызга таулар, сулар каршы килә алмаганы кеби, безгә дә моннан шулай ук аеруча көч була алмаячак.
Безнең халык эреми торган металдан ясалганга, аңа берләшү дәверендә бернәрсә дә каршы тора алмаган вә алмый” – дип әйтә юлбашчыбыз.

Бердәмлек юлында нык булыйк, халкыбызны бөтен җирдә берләштерик, халкыбызның киләчәге өчен һич бер көчебезне кызганмыйк!

Бәйрәмебез котлы булсын!

Җавап калдыру