МИЛЛӘТЕБЕЗГӘ КҮП ИТЕП ТАТАР БАЙРАКЛАРЫ КИРӘК!

1991нчы елның 29нчы ноябрендә Татарстанның Югары Советы Республикабызның байрагын кабул итте. Бүген ул Татарстан символы гына түгел, бөтен татарларны берләштерүче байрак булып тора. Кызганыч, Җөмһүриятебездә рәсми рәвештә байрак көне билгеләнми.

Тик шулай да, инде күп еллар дәвамында “Азатлык” берлеге яшьләре Татарстан байракчыклары таратып байрак көнен искә төшерә. Быел да, Татарстан байрагы көнен шулай ук байракчыклар таратып билгеләп үтәргә ниятлибез.

29нчы ноябрьда Татарстан байракчыклары тарату халкыбызда милли хисләрне уяту, Республикабыз байрагын популярлаштыру, халкыбызны берләштерү һәм байрак кабул ителгән көннең тарихи көн икәнлеген аңлату өчен дә уңайлы шартлар тудырачак.

Татар телен мәктәпләрдән куып чыгарган вакытларда, милли активистларга басым булган заманда, татарлык тәмам Татарстанның бөтен почмакларыннын куып чыгарылган чорда, безгә ничек тә милли үзаңны сакларга һәм ныгытырга кирәк! Байраклар, бик күп итеп Татар байраклары безгә бу эштә ярдәм итә алыр!

Бердәмлекнең кирәклеге турында күп сөйләшеп була, бүгенге хәлебезгә карап дөнья беткәнче уфтанырга һәм зарланырга, башкаларның эшләвен көтеп ятырга да мөмкин. Әмма зур эшләр кечкенә адымнардан башлана. Шуңа да, битараф булмаган кешеләрдән байрак көнен үткәрү өчен ярдәм сорыйбыз.

Милләтебезгә бик күүүүүп Татар байраклары кирәк!
29 ноябрьда шәһәр урамнарын Татар байраклары төсләренә бизик!

Тамчыдан диңгез җыела бит, 300, 500, 1000 сум җыелышсак бу эшне башкара алачакбыз.

Без ун мең Татар байракчыклары ясатырга ниятлибез. Моның өчен 40 мең сум кирәк.

Ничек ярдәм итәргә?
1) Сбербан картасына: 4276620025274659 Хисматова Г.Р.

2) iban: TR16 0001 0024 8096 5281 3750 04
Nail Nabiullin

3) Крипта. USDT TRC-20(Tron) – TJApWScyLfzJbNQ5Yw3iokevd4D84RW6rY

Белегез! Бу чарага хакыбыз бар, ул тыелмаган, бернинди кануннарны да бозмый!

Җавап калдыру