Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” китабы Азәрбәйҗанда

Азәрбәйҗанның Милли китапханәсенә Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” китабы бүләк ителде.

 

“Азатлык” Татар яшьләре берлеге лидеры, журналист, шул ук вакытта Гаяз Исхакый порталын булдыручы Наил Нәбиуллин һәм аның тормыш иптәше Гөлчәчәк Хисмәтова Азәрбәйҗан башкаласына килде. Эш сәфәре кысаларында татар активистлары Баку шәһәрендәге Азәрбәйҗан Милли китапханәсен зиярәт итте, эшчәнлеге белән танышты. Очрашу вакытында Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” китабы китапханәгә бүләк ителде. Хәзер һәркем әлеге китапны алып укый ала.

Җавап калдыру