Большевикларның акчасына гына торган Аурупадагы матбугат Совет Русиясенең эчке эшләрендә бик зур үзгәрешләр хәзерләнүен, Совет Русиясенең идарәсенә демократизмга таба исляхлар ясалачагын күптән бирле язып килә иде. Хәтта демократ мәмләкәтләрдә булган кеби, тигезлек нигезендә гадаләт, хөррият, Милләт Мәҗлесе төзелүгә кадәр барачагы да сөйләнә иде. Совет Русиясе бүгенге әхвәлен дәвам иттерер өчен дәүләтләр арасында иттифакчылар табу мәҗбүриятендә булганга, чит халыкларның күзләре өйрәнгән төсләрдә буяну, бизәнү табигый итеп күрелә вә Совет Русиясенең тышкы сәясәте өчен шундый бер яңа күз буявы уйнавы да көтелә иде. Озын-озын рекламадан соң Совет хөкүмәтенең бу «тәти»се 12 июньдә мәйданга чыгарылды. Коммунист фиркасе мәркәзенең риясәте махсус мәҗлестә Сталин үзе укыган Совет Русиясенең кануны әсасие ляихәсен игълан итте. Шул ляихәне мөзакәрә итеп кабул итәр өчен 25 ноябрьдә гомум Советлар конгрәсен чакырырга карар чыгарды.
Шуңарга кадәр фикер алышу өчен ляихәне киң халык катлавына таратырга кушты. Совет матбугатында ляихә игълан ителде. Аурупада пропаганда ясар өчен унбер телдә унбиш миллион нөсхә басылып таратылды.
Яңа кануны әсасия буенча да Совет Русиясенең дәүләт оештырылуындагы нигезләре иске кеби калдырыладыр. Дәүләтнең исеме һаман Социалист Федераль Советлар берлеге исемендә кала; бөтен эшне алып баруда элекке кеби үк фәкать коммунист фиркасенең монополистлыгына биреләдер. Фикер, хөррият, фиркаләр оештыру имкяне элекке кеби мәнгы ителә, коммунизмга башка фикер сөйләү, язу җәза ителә торган бер җинаять дәрәҗәсенә куеладыр. Дәүләт нигезе киң халык катлавына түгел, мөмтаз булган эшче вә көйле (авыл халкы) сыйныфына гына таяндырыладыр. Дәүләтнең нигезе сыйныфчылык, ягъни иске чарлык вакытындагы кеби хокуклы, хокуксыз, хокукы чикләнгән бүлемнәргә бүлү өстенә корыладыр.
Дәүләтнең икътисади нигезе, шәхси милекне танымау, шәхси тәшәббескә ирек бирмәве, шәхси кабилиятне басу, шәхси хәзерлек кысу өстенә корылган дәүләт социализмы итеп игълан ителәдер. Бөтен йирләр, сулар колхозландырылган дәүләт милке итеп калдырыладыр, фәкать колхоз әгъзаларына үзләренең аерым өйләре, йортлары янындагы бакчалары, бостаннары, кош-кортлары берлә үзләренә кираче төсендә файдаланырга имкян биреләдер.
СССРның дәүләт корылышы аерым-аерым җөмһүриятләрнең бергә җыелу, берләшү нигезендәдер; бу аерым җөмһүриятләрнең дә эчке төзелешләре шулай ук сыйнфый нигездә, шулай ук дәүләтче социалистик әсасында булырга тиештер. Бу йирле җөмһүриятләрнең «мөстәкыйль» исемендә йөртелә торганнары элекке тәшкиләттә җиде генә иде. Яңа тәшкиләт аларны унбергә чыгарадыр. Элекке «мөстәкыйль» Кавказ федерационын бетереп, Гөрҗестан, Азәрбайҗан, Әрмәнстаннарны мөстәкыйль итеп игълан итәдер. Шимали Кавказ җөмһүриятен тәмамән юк итеп, Шимали Кавказ өлкәләрен кисеп, бүлеп, аның исемен дә калдырмыйлар. Шуларга башка Казакъстан, Кыргызстан мохтар җөмһүриятләре «мөстәкыйль» итеп игълан ителәдер.
Мохтар җөмһүриятләр берлә, мөстәкыйль җөмһүриятләрнең хакларын беренче, икенче дәрәҗәгә бүлеп, СССРда яшәүче милләтләр арасында беренче дәрәҗә халык, икенче дәрәҗәдә халык дигән аерманы сукмакчы буладыр. Хосусән моны СССРда яшәүче төрек кабиләләре арасында күзгә батарлык ямьсез иттереп эшләп, кабиләчелек аермаларына кануни бер нигез куймакчы буладыр. Дәүләтнең идарәсе ике төрле дәүләт мәҗлесенә тапшырыладыр. Боларның берсе – бөтен СССР халыкларыннан сайланып, «Берлек советы» исемендә йөртеләчәк мәҗлес, икенчесе – аерым җөмһүриятләрнең вәкилләреннән мөрәккәб булып, «Милләтләр берлеге» исемендә йөртеләчәк мәҗлестер. Милләтләр Мәҗлесенә исемнәре мөстәкыйль диелгән җөмһүриятләр унар вәкил күндерәчәкләр, исемнәре мохтар диелгән җөмһүриятләр бишәр вәкил, мохтар өлкәләр икешәр вәкил күндерәчәкләрдер (мәсәлән, Кыргызстан – ун вәкил, Татарстан – биш вәкил). Мәҗлесләрнең икесенең берләшүенә «Өлкән совет» исеме бирелеп, мәмләкәтнең бөтен канун эшләү хакы бу мөәссәсәнең кулында гына буладыр. Шул ук Өлкән совет хөкүмәтне сайлыйлар, үз арасыннан даими бер риясәт аерадыр. Бу риясәт советлар җыелмаган чагында Өлкән советның бөтен хокукларына маликдерләр.
Сайлауга ир вә хатынның һәммәсе 18 яшеннән ким булмау, хөкем астында булынмау шарт берлә катышырга хаклыдыр, фәкать сайлану хакы аерым маддәләр берлә чикләнгәндер. Сайланачак намзәдләр күрсәтү хакы ялгыз коммунист фиркасенең һәм дә аның контроле астындагы төрле эшчеләр оешмаларына гына хәер ителгәндер. Хөр рәвештә төзелгән бер гөруһның намзәд күрсәтү хакы юктыр. Мәсәлән, Кавказда Кавказ берлеге тарафдары булган бер оешманың, Төркестанда Төркестан мәдәнияте берлеге тарафдарлары булган бер оешманың намзәд күрсәтергә хакы юктыр. Һичбер фиркагә катышмаган Идел буе төрек-татарының үзенең милли үзлеген саклау нигезендә берләшкән бер оешманың намзәд күрсәтергә хакы юктыр. Аурупада булган кеби, халык җөмһүриятче тарафдарлары яисә чит илләрдән китап, гәзитә матбугат керүнең хөрриятен таләп итүче вә башка агымнарның оешырга да, намзәд күрсәтергә дә хаклары юктыр. Боларның барысы да шул коммунист фиркасенең күрсәткән бер-дәнбер листәгә бирергә мәҗбүрләрдер. Башка листә булмаганга, сайлаучының ихтыярында чагыштыру имкяне булмагач, бу чын мәгънәсендә сайлау булмаенча, фирканең мәҗлес әгъзаларын тәгъйин итүе генә булып каладыр. Сайлауга һәр кеше катыша беләнең мәгънәсе дә эшнең үзәгенә, сайлавына түгел, сайлауның һай-һойына, кычкырышу йә кырышу, музыка тыңлавына гына катышырга хакы бар дигән сүз булып каладыр. СССРның яңа кануны әсасиенең сайлаулар низамнамәсе, киң халык катлавына тугрыдан-тугры дәүләт идарәсен бирмәенчә, халык катышты кеби күрсәтер өчен эшләнгән оста уен гына, күз буяу гынадыр.
Бу сайлау ысулы фәнни рәвештә калдырдыгы вакыт дәүләтнең бөтен идарә кануни эшләрен коммунист фиркасенең Мәркәз кятибе, бер шәхеснең кулына туплану, бер кешенең каравына, кәефенә бөтен дәүләтне баглау өчен генә ясалган булып чыгадыр. Билфигыль дә, Мәркәз кятибе Сталинның2 бу көнгә кадәр кулына туплаган дәүләт идарәсенә кануни бер төс бирү, бөтен эшләрне мәркәзләштерү өчен уйланылган бер уендыр. Мәркәз хөкүмәтенең йирле хөкүмәтләр берлә мөнәсәбәте дә вә болар арасында хокук бүлешү дә тәмамән мәркәзчелек нигезенә корылгандыр. Мәсәлән, яңа канун буенча гаскәри эшләр, тышкы сәясәт, чит илләр берлә сату-алу, почта-телеграф, телефон, су юллары, авыр индустрия фәкать мәркәз хөкүмәтенең каравында гына булачактыр. Ягъни «мөстәкыйль» Азәрбайҗанның үзенең нефтен чит илләргә сатарга хакы булмаган кеби, аның күрше шәһәрләре – Иранның Тебриз, Энзели берлә телеграф-телефон берлә багланырга да хакы юктыр. Хәзәр диңгезендә Иранга барып коры җимеш алып килә торган бер моторлы көймә тотарга да хакы юктыр. «Мөстәкыйль» Төрекмәнстанның үзендә җитешкән аргамагын куен күрше Иран базарына илтеп сатарга хакы юктыр. «Мөстәкыйль» Үзбәкстанның читкә барып укырга теләгән бер-бер егетенә, бер кызына паспорт бирергә дә хакы юктыр. Эчке эшләрендә дә бу «мөстәкыйль» җөмһүриятләрнең истикъляльләре йирле дәүләтнең бөтен матди, мәгънәви тормышын Совет Русиясенең мәркәзе карамагына багланудан һәм дә большевик ирләрен үз телләрендә мактаудан узып китә алмаганга, яңа канун милләтләрнең эчке вә тышкы эшләрен мәркәзгә, коммунист фиркасенең китабәтенә баглаучы бер зынҗырлыктан башка нәрсә түгелдер.
Бу җәһәттән Совет берлегенең корылышы – феодаль нигезләрне җимерү, вату, иске чарлык дәверендәге кеби, бөтен мәмләкәтне, аерым өлкәләрне мәркәзгә – Мәскәүгә баглау, фирка кятибенең шәхесе тирәсендә бөтен дәүләт көчен җыюга таба хәрәкәттер. Бу яктан караганда, иске большевик кануны әсасиенә нисбәтән дә начаррак вә зараррактыр.
Совет Русиясендә яшәүче халыкның иң азы, йөзгә илле икесе, гайре рус милләтләр булганга, бу милләтләрнең саны йөздән ким булмаганга, СССР кануны әсасиендә великорус милләте берлә бу гайре рус милләтләренең мөнәсәбәте, идарә теле, мәмләкәте, мәктәп теле, почта-телеграф теле хакында ачык-ачык аерым маддәләр булынуы, өч милләттән генә тупланган Исвичрә кануны әсасиендәге кадәр генә булса да, милли әсасләрдә яктыртылган булырга тиеш түгел идеме? Ляихәдә боларның берсе дә юктыр. Билгакес, Советлар үзләренең соңгы еллардагы руслаштыру сәясәтләрен бу кануны әсасиендә яшереп-пешереп үткәрергә тырышадыр. Ул милләт әсасиен дәүләт корылышында һичбер зикер итмәенчә кичеп китәдер. Бөтен дәүләт тәшкиләтен, гүя икътисади берлекләргә генә бүлеп, авыл халкына гына таяндырып, аларның милли аермаларына һичбер урын бирмәенчә, русчылыкны контробанда ысулында кичереп китәргә хәзерләнәдер. Милли җөмһүриятләрдә рус телен бу көнгә кадәр рәсми тел итәргә маташуларга кануни бер юл ачарга тырышадыр. Бу җәһәттән караганда, яңа кануны әсасия, элекке сүздә генә булса да, милләтчелекне кабул иткән кануны әсасиягә караганда реакционердыр, артка таба хәрәкәттер. Хосусән Совет Русиясендә үзлекне, милләтне саклау юлында иң зур тартыш алып баручы утыз биш миллионлы төрле өлкәләрендәге төрек халкы өчен калдык-постык үзлек хакларыннан да мәхрүм итү өчен яңа һөҗүм коралы гынадыр.
Яңа кануны әсасия ляихәсендә фикер хөррияте бетерелгән кеби, бер дингә иярү, дини әхлакта тәрбияләнүгә, вөҗдани хөррияткә урын юктыр. Бу хактагы 124 нче маддә һәркемгә теләсә нинди диндә ышанырга хөррияттер, динсезлек пропагандасы ясауга да һәркемнең хакы бардыр төсендә язылгандыр. Моның соңында килә торган, оешмалар ясау хакындагы 125 нче маддәдә дини нигездә оешмалар ясау, мәхәллә тугдыру, мәхәлләләрдән җыелып дини мәркәз ясау, дини мәдрәсәләр ачу, дини әдәбият, матбугат ясауның мөмкинлеге һичбер төрле бәян ителмәгән, киресенчә, төзеләчәк һәрбер тәшкиләтнең хокуклы булуы өчен социализм режимының ныгуы өчен хезмәт итүе шарт ителгәнгә, дини тәшкиләтләр канун хариҗендә хисап ителгән буладыр. Бөтен дөньяда булган кеби, дин әһелләренә дини оешмалар ясарга бирелгән хокуклардан Совет Русиясенең халкы мәхрүм ителгән. Хосусән СССРда яшәүче кырык миллион мөселман халкы үзенең дини тәшкиләтен корудан, мәхәллә ясау, мәдрәсә салу, Коръән, китап бастырудан мәхрүм ителгән булалар. Совет Русиясендә матбәга, кәгазь вә эшче куәте дәүләт әгъзаларында булынганга, бу безнең мөселманнар өчен дини китаплар, әхлакый, тәрбияви матбугатны бөтенләй бетерү, мөселманчылыкны билфигыль мәнгы итү булып чыгадыр.
Шуңар күрә Советларның яңа кануны әсасияләре безнең мөселманнар өчен большевикларның руслаштыру сәясәтләренең яңа бер коралы гына булып каладыр. Безнең халкыбызның милли үзлеген саклауда тарихи роль уйнаган дини калканыбызны кулыбыздан алу гына булып чыгадыр. Бөтен җәһәтләрен җыеп караганда, яңа Совет кануны әсасие безнең СССРда яшәүче төрек халыкларының милләтләрен, үзлекләрен бетерергә, ислам динендә мең еллар буе яшәп килгән безнең мөселман халкының дини әхлагын, дини үзлеген корытырга, аның дәвамына матди имкянне бетерергә ясалган; халкыбызны милли хөррият, вөҗдан хөрриятләреннән мәхрүм итәргә төзелгән һөҗүм коралы гынадыр.
СССР эчендәге мәхкәмәләрнең моңарчы сыйнфый нигездә йөртелеп килгәнен белеп торабыз. Мәсәлән, анда бер җинаятьне кылучы әгәр бер сәүдәгәр углы, бер имам кызы булса, канунның иң авыр маддәләре берлә җәзаландырыладыр. Бик күп вакытта Аурупа мәхкәмәләрендә бер-ике атна йә берничә сумга җәза биреләчәк җинаятьләр СССРда бу сыйнфый дошманнарга каршы үлем җәзасына кадәр барып җитәдер. Билгакес, бер эшче йә бер совет түрәсе шундый ук җинаятьне эшләсә, күп вакытта сүздә шелтә берлә кортыладыр. Советларның яңа кануны әсасияләре мәхкәмәләрдә дә бу сыйнфый нигезне саклап каладыр. Фәкать боларга хәзер Аурупадагы кеби төс бирергә омтылынадыр вә күренешендә демократ мәмләкәтләрендә булынган кеби баш прокурорны (гадлия вәкиле) Өлкән совет сайлыйдыр. Аны беркем дә мөддәте тулмаенча урыныннан чыгара алмыйдыр. Бер куәт тә аның мәхкәмә эшләренә мөдахәлә ителә алмыйдыр. Моның берлә гүя СССРда мәхкәмәләрнең битарафлыгы сакланырга тырышыладыр кеби күрсәтелергә теләнеләдер. Бу баш прокурорның яңа кануны әсасие дә сыйфатлары, хокуклары сөйләнгәндә, СССРның бөтен мәхкәмә эшләрен билфигыль йөртүче ГПУ тәшкиләте берлә мөнәсәбәтне бәян итмәенчә кичелгәндер. Димәк ки, ГПУ элекке кеби СССР халкының вөҗданына, тормышына, җанына хаким көенчә калдырыладыр. Фәрднең хакы ГПУның кәефе теләгәнчә җәзаларыннан һичбер төрле иттереп химая ителмидер. Ягъни бу мәхкәмә кануны тормышка татбикъ ителми торган матур сүзләр генә булып каладыр. СССРның гадлиясе, Аурупа мәмләкәтләрендә булдыгы кеби, аерым-аерым кешеләрнең хакларын саклый торган бер мөәссәсә булмаенча, Аурупа ысулында ясалган гадлия декорационы гына булып каладыр.
Бөтен кануны әсасия ляихәсе башыннан башлап ахырына кадәр күздән кичерелсә һәм дә аерым маддәләре тәхлил ителсә, әсастә, һичбер нәрсә үзгәртелмәенчә, иске совет системы, иске коммунист зиһниятенең җимешенә Аурупада мәкъбүл яңа төсләр, яңа буяулар буялганына гына шаһид булабыз. Демократизм, либерализм идарәсенә өйрәнгән Аурупа халкының күзенә ямьле, колагына мөлаем ителә торган халыкчылык, хөрриятчелек, тигезлек сүзләрен мәгънәләрен тәмамән үзгәртеп йөртүләрен генә очра- табыз. Әсастә фәрднең хакын танымау, милләтнең үзлеген, мәдәниятен хөрмәт итмәүнең искесе кеби үк дәвам иттерелүен вә шуны башка соусларда (салчаларда) Аурупаның киң катлавына матуррак күрсәтергә тырышылуын гына күрәбез.
Затән, коммунист фиркасе үзенең дөньяга карашын үзгәртмәенчә, кануны әсасия үзгәртә аламы? Бөтен идарә эшләре, бөтен дәүләт мөәссәсәләре халыкның бик кечкенә бер өлешеннән гыйбарәт булган мөмтаз хаклы коммунист фиркасенең монополиясенә генә бирелгәндә, күпчелеккә каршы тигезлек, хөррият, гадаләт кануннарын йирләштереп буламы? Әлбәттә, юк.
Большевикларның бу кануны әсасияне игълан итүләре, аңарга модадагы тәгъбирләр кулланулары төрмәгә ябылган кешеләргә төрмә каравылчыларының киң хөррият, тулы гадаләт, чикләнмәгән тигезлек бирүләре кеби бернәрсә генәдер. Тирә-юне бөек диварлар берлә чоргалган, кораллы гаскәр берлә саклана торган төрмә халкына ул хөррияттән нинди файда бар? Бөтен ашау-эчү, тор-мышы кораллы төрмә каравылчысының кулында булганда, төрмә халкына сүздә генә бирелгән тигезлекнең ни мәгънәсе бар? Төрмәнең тышында яшәүче тормышыннан ерак торучы әллә кемнәр үзләренең кәефләре өчен йә хыяллары өчен бу төрмә халкын теләсә көрәк җәзасына, теләсә үлем җәзасына җибәреп торганда вә шуннан үзен химая итәргә һичбер хакы булмаганда, сүздәге гадаләттән ни чыга? Төрмә халкының беренче, икенче, өченче теләге – төрмәнең диварларының аның хөрриятенә манигъ булмавы, аның кораллы каравылчыларының төрмәдәге кешеләрнең тәненә, җанына, вөҗданына хаким булмаенча, буларның табигый хакларын үз кулларында итүләре вә шул табигый хакларын сакларлык коралны кулда итәргә имкян булуларыдыр. Шуның өчен Совет Русиясендә халыкның бердәнбер теләге булса, ул да – андагы бөтен матди-мәгънәви тормышны әнхәсарына алган залим куәттән, большевик идарәсеннән котылудыр. СССР дәүләтенең әтрафына корылган вә ГПУ куәтләре берлә саклана торган зур диварларны җимереп, дөньяның башка халыклары берлә тугрыдан-тугры мөнәсәбәткә керү – үз ихтыяры берлә дөньяда булган матди-мәгънәви барлыкларыннан файдаланырга имкянны ясаудыр. Коммунист фиркасе хаким булып, халыкның бөтен матди-мәгънәви тормышын үз монополиясендә генә тотканда, бу имкян булачак түгелдер. Золымга гадаләт дип, сыйнфый имтиязларга тигезлек дип, истибдадка хөррият дип исем бирүләр берлә генә бу мәсьәлә хәл ителәчәк түгелдер. Шуның өчен СССРдагы халыкларның ноктасыннан большевикларның яңа кануны әсасияләре – һичбер үзгәреш китермәячәк сүз боткасыдыр. Большевикның очы-кырые күренми торган лыгырдамаларыннан булган бер лыгырдама гынадыр. Совет Русиясенең эчендә һичбер тәэсир ясалмаячак, ясый белмәячәк электрофикацион кеби ялганнардан бер ялган гынадыр. Большевик хөкүмәте ник бу ялганны эшләде? Нинди мәҗбүрият аны шул ялганнарны эшләргә кушты? Бусы дикъкатьсез киләчәк мәсьәлә түгелдер. Моның сәбәпләре бик күп һәм дә бик мөһимнәрдер.
Дөнья йөзендә иҗтимагый инкыйлаб ясыйбыз диеп мәйданга чыккан Совет хөкүмәте бу инкыйлабның була алмаячагын күрде. Үзенең совет режимын дәвам иттерү өчен дөнья йөзендәге эшче хәрәкәтендә җитәрлек көч була алмаячагына да шаһид булды. Үзенең гайре табигый режимын Русиядә дәвам иттерү өчен төрле дәү-ләтләр арасындагы мәнфәгатьләр аерылыгы берлә уйнауга таяндырудан башка юл таба алмады. Совет режимының бик зур дошман күргән вә бик күп сүккән Аурупадагы халыкчылык нигезенә корылган дәүләтләр берлә мөнәсәбәтне яхшыртырга мәҗбүр булды. Милләтчелекне дәүләт нигезе итеп алган Италиядә, Ләһстанда, Алманиядә үзенең коммунизм зиһниятенә йир булмаячагын күреп, большевик идарәсе бу милләтләргә кайбер мәнфәгатьләр ягыннан тискәре булган Франсә, Чехословакия, Испания кеби иске гасырның либерализмы нигезендә корылган дәүләтләр берлә эш күрергә уйлады. Алардагы фикер, вөҗдан хөрриятеннән файдаланып, коммунизм хәрәкәтен йөртергә дә анда уңай зәмин булачак дигән фикердә торды. Алар берлә дустлык корды. Сугыш могаһәдәләре берлә багланды. Үзенең унбиш еллар бер буйдан «дөнья фәхешханәсе» диеп йөргән Җәмгыяте әкъвамга да язылды. Алар берлә сыкы мөнәсәбәт йөртеп, бу дәүләтләрнең техник куәтләреннән, байлыкларыннан файдалануны күздә тотты вә алардан төрле төстә күпләп-күпләп акчалар алырга төшенде. Ләкин Аурупаның әфкяре гомумиясендә совет режимы залим бер идарә итеп танылып, вөҗдани, фикри хөрриятләр тәмамән бетерелгән, матди-мәгънәви тормыш төрмә хәленә китерелгән дигән тугры фикер йирләшкән булганга, Совет хөкүмәте берлә Франсә хөкүмәте арасындагы аңлашма, дустлык Франсә халкы тарафыннан яхшы күз берлә каралмады. Франсә халкының большевикларга ирәкле булган акчаны бирүгә бик каты каршы булачагы сизелде. Большевикларның төп максатлары бурыч алу, акча табу уйлары бушка чыгачак төсле күренде. Менә шуңар зәмин хәзерләү өчен большевиклар бөтен Аурупада, хосусән Франсә, Чехословакиядә, Ингелтерәдә большевиклар да Аурупа дәүләтләре кеби халыкчылык, хөрриятчелек, тигезчелек нигезендә күчәчәкләр дип реклама язылды. Шул рекламаны дөрест чыгарыр өчен коммунистларның иске кануны әсасияләренә демократизм, либерализм дөньясындагы буяулар буялып, яңа кануны әсасия исемендә сүз боткасы игълан ителде. Аурупаның урта укучысына тәэсир итәр өчен мәгънәсе үзгәртелгән хөррият, халыкчылык, гадаләт сүзләре күпертелеп язылды. Аурупаның әфкяре гомумиясен алдатып, Советларга каршы киң халык катлавында йирләшкән дошманлык фикерен зәгыйфьләндерер өчен бик күп сүзләр сөйләнеп, Аурупаның баерак мәмләкәтләреннән акча алыр өчен бер маневра ясалды. Бу – хариҗи сәбәпләрнең берсе һәм дә иң зур вә иң мөһимедер.
Икенче, СССРда яшәүче гайре рус милләтләр большевизмны великорусларның милли хасталыклары хисап итеп, коммунизм золымыннан үз халыкларын коткару өчен бердәнбер чара – Русиядән аерылудыр дигән фикергә килделәр. Боларның бик зур бер өлеше СССРның эчендә дә, тышында үз милләтләренең истикъляль хәрәкәтләрен куәтләндерделәр. Бу агымга һәр йирдә дуст-иш хәерхаһ карадылар. Коммунизм бәласеннән кортылыр, бөтендөнья мәдәниятен саклар өчен, СССРны милли өлкәләргә бүлү иң табигый юлдыр, иң тугры хаттел-хәрәкәдер дигән фикерне дөнья әфкяре гомумиясенә көннән-көн җәйделәр. Советлар милләтләренең истикъляль хәрәкәте берлә моңарга биаман көрәшкә килсәләр дә вә бу эшкә бик күп акча сарыф итеп төрле провокационнар ясап барсалар да, истикъляль фикеренең илләрендә көннән-көн киңәюенә шаһид булдылар. Төрле провокацион юллары берлә СССРда яшәүче милләтләрнең истикъляль агымнарының уңын ала алмаячакларын күрделәр. Аңа каршы катгый тәдбирләр төшенделәр.
Гайне заманда великорусларның мөһаҗәрәте дә СССРда яшәүче милләтләрнең истикъляль хәрәкәтенең Аурупада, Асиядә зураю, үсүеннән Русия империализмы, ниһаять, җиңелә диеп куркып киләләр, большевикларның милләтләргә сүздә генә бул-са да биргән мохтариятләрен артык бирелгән бер хокук диеп тәнкыйть итеп баралар иде. Хосусән соңгы елларда СССРда золым астында яшәүче гайре рус милләтләрне коткаруның бәйнәлмиләл мәсьәлә булып өлгерүе, Русиянең бүленүе көннең мәсьәләләре арасына керүе сәясәтән бер-берсенә каршы кеби күренгән бу ике рус группаны да якынлаштырган иде. Читтән килә беләчәк милләтләрне коткару хәрәкәтендә большевикларны ватан саклау, русчылыкны саклау пәрдәсе астына сыгынырга вә кара руслыкның гайре рус милләтләргә дошманлыгы берлә хи- саплашырга мәҗбүр ителгән иде. Яңа кануны әсасия дә гайре рус милләтләрнең милли хокукларын кисү бөтен эшләрне мәркәзгә, Мәскәүгә туплау – руслыкның бездән куркуының ифадәседер. Большевикларның без гайре руслар хисабыннан кара руслыкка биргән ришвәтедер. Большевикларның читтән киләчәк Русияне бүлү эшендә ак рус мөһаҗирлеге берлә империализм нигезендә аңлашу тәҗрибәседер. Яңа кануны әсасиядә христиан диненә урын бирелеп, аның хокуклары аерым-аерым тәгъйин ителгән чакта, СССРда яшәүче утыз миллионлы төрек-татар халкының дине булган исламиятнең исеме дә зикер ителмәенчә кичелүе, исламиятне иярченләре ун меңгә җитмәгән атәшпәрәстлек кеби үтеп китү – руслыкның мөтәгассыйб карагруһына ямьле күренер өчен эшләнгән уйларыннан булган бер уйдыр.
Бер дәүләтнең нигезен корудагы маддәләр мәгълүм бер режим хөкүмәтенең кыска вакытлы сәяси хисапларыннан чыгып эшләнгәндә, бер дәүләт нигезе, дәүләтнең кануны әсасие була аламы? Табигый, юк. Шуның өчен большевикларның унбиш миллион нөсхәдә дөнья йөзенә таратылган кәгазьләре дә СССРда яшәүче халыклар дәүләтенең әсас кануннары түгел. Болар – большевикларның хәзерге төрле-төрле авырлыклардан чыгар өчен ясалган бер уйдырмаларыдыр. Моның берлә СССРда яшәүче мәзлум халыкларның тормышларының һичбер почмагында уңайлык булачак түгелдер. СССРда ачлыктан йөдәгән, йончыган халыкның кирәк матди, кирәк мәгънәви тормышында ике бакыр бер тиенлек үзгәреш ясый алмаячактыр. Нитәким шулай булды да.
Бу кануны әсасия игълан ителгәннең соңында Ленинның якын аркадашлары – коммунизмны ясашуда зур роль уйнаган уналты большевикны котырган этләр кеби ату3 – мондагы гадаләт, хөррият, тигезлек дигән сүзләрнең мәгънәсе ни икәнен үзеннән-үзе күрсәтә торган дәлилдер.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Кануны әсасие – конституциясе; төп законы.
Исляхлар – реформалар.
Гадаләт – тугрылык, гаделлек.
Риясәте – рәислеге.
Ляихәне мөзакәрә итеп – проект турында фикер алышып.
Мөмтаз булган – өстенрәк булган.
Чарлык – патшалык.
Тәшәббескә – инициатива күрсәтүгә.
Кабилиятне – сәләтлелекне.
Кираче – төрекчә: кираҗе – арендатор.
Мөрәккәб – торган.
Мөәссәсәнең – оешманың, органның.
Маликдерләр – хуҗалардыр, ияләрдер.
Намзәдләр – кандидатлар.
Хәер ителгәндер – билгеләнгәндер.
Гөруһның – төркемнең.
Листәгә – исемлеккә.
Тәгъйин итүе – билгеләп куюы, тәгаенләве.
Мәркәз кятибе – монда: Үзәк Комитет секретаре.
Истикъляльләре – бәйсезлекләре.
Китабәтенә – секретариатына.
Исвичрә – Швейцария.
Хариҗендә – тышында.
Мәнгы итү – тыю.
Мәхкәмәләрнең – хөкем йортларының.
Кортыладыр – азат ителәдер.
Мөддәте – вакыты.
Мөдахәлә ителә – керешә, катыша.
Фәрднең – аерым шәхеснең.
Химая – яклау, саклау.
Татбикъ – яраклаштыру, килештерү.
Тәхлил ителсә – тикшерелсә.
Әсастә – нигездә.
Зиһниятенең – идеологиясенең.
Мәкъбүл – кабул ителгән.
Затән – нигездә.
Гадаләт – турылык, гаделлек.
Әнхәсарына – монополиясенә.
Имтиязларга – өстенлекләргә.
Истибдадка – чикләнмәгән властька.
Зәмин – җирлек.
Могаһәдәләре – килешүләре.
Җәмгыяте әкъвамга – Милләтләр лигасына.
Сыкы мөнәсәбәт – тыгыз мөнәсәбәт.
Әфкяре гомумиясендә – җәмәгатьчелек фикерендә.
Истикъляль – бәйсезлек, азатлык.
Хаттел-хәрәкәдер – төп линиядер, төп сызыктыр.
Тәдбирләр – чаралар.
Сәясәтән – сәясәт ягыннан.
Сыгынырга – сыенырга.
Ифадәседер – аңлатмасыдыр.
Тәгъйин ителгән – билгеләнгән.
Атәшпәрәстлек – утка табынучанлык.
Мөтәгассыйб – фанатик.
Мәзлум – җәберләнгән.
Нитәким шулай – нәкъ шулай.
«Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 9 нчы һәм 10 нчы саннарында «Чыңгыз» имзасы белән басылган. Мәкаләне И.Нуруллин «Идел» журналының 1990 елгы 4 нче санында нәшер итә. Текст «Яңа милли юл»дан алынды.
1 Большевик кануны әсасие – бу Конституция Сталин конституциясе буларак тарихка кереп калган. Шул чор матбугаты аны нәкъ Сталин конституциясе итеп таныта, шулай языла. 1936 елның июль аеннан башлап халык тарафыннан конституция проекты тикшерелә. 1936 елның 25 ноябрендә Советларның чираттан тыш Бөтенсоюз съезды ачылып, анда Конституция, СССРның эчке һәм тыш-кы сәясәтенә һәрбер чыгышта анализ ясала, киләчәккә планнар билгеләнә. Конституция, 10 көн фикер алышулардан соң, 1936 елның 5 декабрендә раслана. И.Сталин чыгышыннан күренгәнчә, халык тарафыннан Конституция буенча җибәрелгән бер генә тәкъдим һәм теләк тә кабул ителми, барысы да кире кагыла. Г.Исхакый мәкаләсендә болар ачык күрсәтелә.
2 Сталин – Иосиф Виссарионович Сталин (1879–1953), партия һәм дәүләт эшлеклесе.
3 …Ленинның якын аркадашлары … уналты большевикны котырган этләр кеби ату… – 1918 елда башланган «кызыл террор» 30 нчы елларда югары ноктасына җитә. Сталин белән бергә революцион көрәшкә килгән, яңа аяк басып килүче Совет хөкүмәтенең сәяси һәм икътисади нигезләрен бергә корган һәм В.И.Ленинның якын дуслары булган, дәүләтнең иң күренекле җитәкчеләреннән 16 большевикны «Мәскәү процессы» исеме астында троцкий-зиновьевчы төркемен 1936 елның 24 август карары буенча атарга хөкем итәләр. Бу адым белән Сталин көрәш юлында көндәшләрен юк итү белән бергә диктаторлык позициясен ныгыта һәм шәхес культын урнаштыра. Бу 16 большевикның «Правда» газетасының 1936 елгы 20 август санында исемлеге дә басылган. Болар – Г.Е.Зиновьев, Л.Б.Каменев, Г.Е.Евдокимов, И.Н.Смирнов, И.П.Бакаев, В.А.Тер-Ваганян, С.В.Мрачковский, Е.А.Дрейцер, Э.С.Гольцман, И.И.Рейнгольд, Р.В.Пикель, В.П.Ольберг, К.Б.Берман-Юрин, Фринц Давид (И.И.Круглинский), М.Мурье, Н.Мурье. Хөкем ителүгә китергән сәбәпләр «Правда» газетасының 4 сентябрь санында күрсәтелгән: «Яростный вой, который подняла фашистская печать по поводу расстрела 16 бандитов троцкистско-зиновьевской шайки, показывает, как крепко сроднились эти бандиты с фашизмом, потерявшим в лице расстрелянных участников троцкистско-зиновьевского центра ценнейших своих сотрудников». «Халык дошманнары»н фаш итүне хуплаган чыгышлар матбугат битләрендә 1936 елда шактый очрый. 16 большевикны хөкем итү югарыдагы җитәкче кадрларны, генералларны ату, төрмәләргә утыртуларның башлангычы була.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 252-261.