БУГАЗЛАР МӘСЬӘЛӘСЕ

Кара диңгезне Ак диңгез белән бердәнбер тоташтыра ала торган Истанбул бугазы (Босфор), Чанак кальга бугазы (Дарданелл) Төркия дәүләте корылган вакыттан бирле (14 нче гасыр) төрекләрнең кулында булып киләдер1, вә 18 нче гасырның башларына кадәр Кара диңгез тәмамән Төркиянең карамагында гына булгандыр. 1699 елда төрекләрнең Тиле Петр дип аталган Русия падишаһсы, Азак диңгезенә килеп чыгып, Азак каласын корадыр2 вә шуннан башлап Кара диңгез эшләренә катышырга уйлыйдыр. Ләкин Төркиянең диңгезне саклар өчен ачкан сугышында Петр бөтен гаскәре белән Төркия гаскәре тарафыннан чормалап алынадыр3. Төркия тарафыннан куелган авыр шартларны кабул итү аркасында гына җанын сәламәт алып кала аладыр. Ләкин моннан соң руслар берсе артыннан берсе килгән сугышларда Кара диңгезнең кырына килеп чыгалар. Ниһаять, Екатерина Кырымны алгач, 1784 елда Русия Кара диңгездә зур роль уйный4 торган бер дәүләт булып өлгерәдер. Моннан соңгы Русиянең Төркиягә каршы булган сәясәте һәрвакыт бугазларны Русия кулына күчерү, Истанбулдан төрекләрне куып, Истанбулны рус шәһәре итү төсенә буялып барадыр5. Вә моның өчен Төркиягә каршы әллә ничә мәртәбә сугыш ачадыр. 1854 тә рус падишаһсы Беренче Николайның Севастополь сугышы исемендәге мәшһүр сугышы да Истанбулны вә бугазларны алып, Рум илен Русиягә кушар өчен иде. 1877дә Икенче Александр тарафыннан игълан ителгән Плевнә сугышы6 исемендәге сугыш та төрекләрне Аурупадан куып, Истанбулны вә бугазларны Русиягә кушар өчен иде. 1914 елда игълан ителгән Дөнья сугышыннан Русия сәясәтенең төп теләге бугазларны вә Истанбулны рус кулына күчерү иде. Бу хакта Русия дәүләте үзенең иттифакчылары Ингелтерә, Франсә белән аңлашып, Истанбулның Русиягә бирелүе хакында сүз дә алган иде7. Ләкин Истанбул бугазының табигать тарафыннан бирелгән ныгытылуы бик таза булганга вә төрекләрнең бугазларны бирү истикъляльләрен югалту белән бер дип аңлаганга, бик каты саклаулары аркасында һичбер вакыт сугыш көймәләре Истанбул бугазына якынлаша алмаган кебек, рус гаскәре дә Истанбулга аяк баса алмагандыр. Кара диңгездә Русия куәтле бер дәүләт булып өлгерсә дә, үзенең Ак диңгезгә чыгуында, керүендә һәрвакыт Төркиянең рөхсәтенә баглы калгандыр. Төркия дәүләте соңгы Дөнья сугышының ахырына кадәр бугазларның ачкычын үз кулында бик каты тота алгандыр. Ак диңгез ягыннан сакчылык вазифасын үтәүче Чанак кальга (Дар-данелл) бугазы да, берничә мәртәбә Ак диңгез дәүләтләренең баскынына очраса да, һаман төрек кулында калып килгәндер. 1807дә Төркия-Франсә могаһәдәсен боздырыр өчен, Ингелтерә сугыш көймәләре8 Чанак кальга бугазыннан Мәрмәргә керә алган булсалар да, һичбер эшли алмаенча, көчкә качып котылганнардыр. 1833тә Франсә сугыш көймәләре Чанак кальгага һөҗүм итсә9 […]* җиңүчеләргә ачып бирәдер. Мәрмәргә Франсә, Италия, Ингелтерә, Грек сугыш көймәләре керәләр вә Кара диңгезгә дә шул ук дәүләтләрнең сугыш көймәләре үтәләр. 1920 елның 10 августында госманлы солтаны (Истанбул хөкүмәте), иттифакчыларның бөтен шартларын кабул итеп, Төркияне берничә дәүләт арасында бүлү, бугазларны ачык тоту, төрек гаскәрен утыз мең генә иттерү шартларын кабул итеп, Севр могаһәдәсен имза итәдер. Ләкин Анатолидә йирләшкән Мостафа Кәмал паша командасындагы истикъляль куәте бу могаһәдәне кабул итми, вә Төркиянең тулы истикъляле кулда ителгәнчә сугышырга карар бирә, вә дүрт елга якын сугышның нәтиҗәсендә ике йөз кырык мең юнан гаскәрен бөтен барлыгы белән төрек гаскәре тарафында диңгезгә себерелеп түгелгәннең соңында гына Төркиянең тулы истикълялен тану нигезендә 1922 елның 10 октябрендә Мөдания мөтарәкәсен имза итәдер10. Озын дәвам иткән мөзакәрәләрдән соң иттифакчылар белән Төркия арасында 1923 елның 24 июлендә Лозанна могаһәдәсе имза ителәдер. Яңа Төркия белән Аурупа дәүләтләре арасында солых йирләшәдер. Яшь Төркия хөкүмәтенең гаскәри куәте корыдан дошман гаскәрен ана туфрагыннан куып чыгарырга җитсә дә, Төркиянең диңгез көче бик зәгыйфь булганга, Төркия дәүләте бугазларның ачык калдырылуын, бугазларның ныгытмаларының җимерелүен кабул итәргә мәҗбүр буладыр. Бугазларның идарәләре бәйнәлмиләл комиссионга бирелеп, бугазларның ныгытылуы мәнгы ителәдер. Чанак кальга бугазы тирәсе ике яктан ун километрлык киңлектә11 гаскәр тотылмый торган бер йир итеп игълан ителә. Бу-газлардан сугыш көймәләренең кичүе хакында аерым бер низамнамә төзелеп, Лозаннада шул көнне имза ителә, бугазларның идарәсе бугазлар комиссионына тапшырыла. Бу хәл бу елга кадәр дәвам итеп килде. Яшь Төркия хөкүмәте төрле вакытларда бугазларны саклау хокукын яңадан үзенә бирү хакында сорауларда булса да, Аурупа дәүләтләре «әле вакыт түгел» дип кенә җавап бирә килделәр. Бугазларның идарәсе комиссион кулында. Бугазларның саклану нәзары буларак Лозанна могаһәдәсенә имза иткән олуг дәүләтләрдән: Франсә, Ингелтерә, Италия, Ниппонның кулында калып килде. Бугазлар ягыннан Төркиянең һөҗүменнән саклануы Җәмгыяте әкъвамның бурычы кебек ителеп каралып киленде. 1935 тә Җәмгыяте әкъвам әгъзасы Италия шул ук Җәмгыяте әкъвамның әгъзасы Хәбәшстанга һөҗүм итте. Үзенең зәгыйфь, коралсыз әгъзасы Хәбәшстанны куәтле Италиягә каршы саклауда Җәмгыяте әкъвам көчсезлек күрсәтте. Италия Хәбәшстанның бик күп йирен кулына алды. Моны күреп, Төркия хөкүмәте үзенең бугазлар ягыннан мәмләкәтнең саклануын һичбер нигезле бер көчкә багламаганын күрде. Төркиянең сәламәтлеген саклар өчен бугазларны яңадан ныгыту кирәклеген вә аны төрекнең үз көче белән саклануын тәэмин итү кирәклеген дәүләтләргә аңлатты. Бу юлы дөнья әфкяре гомумиясендә бер җылылык күргәнгә, Төркия хөкүмәте бу елның апрель аенда Лозанна могаһәдәсен имза иткән дәүләтләргә вә Кара диңгездә чикләре булган мәмләкәтләргә мөрәҗәгать итеп, бугазларны идарә итү вә бугазларны коралландыру хакында яңа бер бәйнәлмиләл низамнамә ясашу өчен аерым бер конгрә тупларга чакырды. Дәүләтләрнең һәммәсеннән диярлек ачык йөз, җылы сүз ишетеп, 22 июньгә Бугазлар конгрәсен ачты12. Аурупаның бу вакыттагы хәлләре бик чуалчык вазгыятьтә иде. Италия-Хәбәшстан сугышыннан килеп чыккан гасабилык бик куәтле иде. Франсәнең Советлар белән сугыш иттифакы ясавыннан13 килеп чыккан алманнарның Рейн буен коралландыра башлаулары әле һәзым ителеп өлгермәгән иде. Ингелтерәнең Ак диңгездәге хаким вазгыяте Италиянең Африкада куәтләнүе, сугыш көймәләрен арттыруы, тайярларын күбәйтүе белән какшаган бер хәлдә вә Ингелтерәнең Ак диңгез буендагы дәүләтләргә ихтыяҗы сизелгән дәвер иде. Төркия хөкүмәте, Аурупаның уңайсызлыгыннан файдаланып, Бугазлар мәсьәләсен үзеннән-үзе хәл итеп куярга да, бәлки, имкян булган булыр иде. Ләкин Төркия дәүләте тәмамән иске могаһәдәләргә лояль бер вазгыять алды вә рәсми рәвештә Бугазлар мәсьәләсен мөзакәрәгә куйды. Моның белән Төркия бөтен дөньяның әфкяре гомумиясендә дөнья тынычлыгын сакларга теләүче бер дәүләт икәнлеген исбат итмеш булды вә үзенә бик күп дуст-иш казанды. Нәтиҗәдә бөтен дәүләтләр Төркиянең бу хаклы таләбен кабул иттеләр вә моның белән иске бугазлар низамнамәсен мәгънән бозылмыш итеп хисап иттеләр. Дәүләтләр белән Төркия хөкүмәтенең сөйләшүе нәтиҗәсендә 22 июньгә Монтре шәһәрендә (Швейцариядә) бугазлар конгрессы тәгъйин ителде. Тугыз дәүләт: Ингелтерә, Италия, Франсә, Ниппон, Совет Русиясе, Югославия, Румания, Болгарстан, Юнанстан шул көнгә конг-рәгә чакырылдылар. Мәҗлес рәсмән 22 июньдә ачылып, Тәүфикъ Рөшди бәк Төркия хөкүмәте исеменнән хәзерләнгән бугазлар хакындагы низамнамәнең ляихәсен тәкъдим итте14. Төркия хөкүмәтенең бугазлар эшенә киң бер бәйнәлмиләл ноктадан карый бел-гәнен ачык күрсәткәнгә, ляихә симпати уятты. Төркиянең сәламәтлеген саклау өчен бугазлар идарәсе Төркия дәүләте кулында булынуы вә Төркиянең бугазларны ныгытырга тулы хокуклы булу нигезенә корылып, мәнфәгате булган Кара диңгез дәүләтләренә вә башка эшләре булган дәүләтләргә киң хокуклар бирү төсендә төзелгән иде. Сату-алу көймәләре өчен бугазларның солых вакытында да, сугыш чагында да ачык тотылачагы вәгъдә ителә. Төрле дәүләтләрнең сугыш көймәләренә Төркиянең диңгез көченнән куәтле булмау шарты белән бугазлардан үтәргә, бер мәртәбәдә 14 мең тоннадан артык булмау шарты белән мөсагадә ителәчәге белдерелгән вә Төркия алдында сугыш тәһликәсе булдыгы вакытта бугазларны капату-капатмау Төркиянең карамагында калуы таләп ителгән иде. Конгрәнең беренче мәҗлесенә үк Италиядән башка бөтен дәүләтләрнең вәкилләре хәзер булдылар. Италия, Җәмгыяте әкъвам үзенә каршы санкционнар кабул ителгәнгә күрә, санкционнар бетерелмәс борын үзенең бәйнәлмиләл мөзакәрәләргә катнаша алмавын белдергән иде. Ингелтерә хөкүмәтенең вәкилләреннән Австралиянең баш назыйры15 – конгрәгә рәис, Юнанстан вәкиле могавин итеп сайландылар вә бүтән дәүләтләрнең вәкилләре, берсе артыннан берсе чыгып, Төркиянең бу таләбе хаклыдыр, Төркиянең тәклиф иткән ляихәсе сөйләшер өчен йирлек булырга мөнасибдыр кебек кайд белән мәҗлесенә иштиракъ итүләрен белдерделәр. Ниппон вәкиле, илче Сато сан16 да, Ниппонның да Төркиянең бу таләпләрен хаклы табуын зикер итеп, мөзакәрәгә катышачагын белдерде. Вә киләчәктә бугазлардан үтәчәк, керәчәк көймәләр хакындагы карарлар бөтен дәүләтләр өчен ти-гезлек нигезендә булса иде дигән теләкне кертте. Мәҗлес берничә комиссия сайлап эшне дәвам итте. Ләкин берничә көн соңрак Җәмгыяте әкъвамның тулы җыелышы булачагы вә анда Италия белән Хәбәшстан арасындагы мәсьәлә каралып, санкционнар бетереләчәге күздә тотылганга, бу мәҗлесләр хәзерлек төсен алды. Вә катгый карар кабул ителәчәк мәҗлесләр Италиянең катышуына имкян бирер өчен кебек Җәмгыяте әкъвам тупланышының соңына калдырылды. Төрле комиссионнар эшләнеп ятканда, Бугазлар мәсьәләсенә мөнәсәбәте булмаган кебек күренгән кечкенә генә бер вакыйга булып үтте. Бугазлар конгрәсе ачылган көнне Анкарада Төркиянең хөкүмәте Төркиянең бер банкасы белән Ингелтерә хөкүмәтенең химаясендәге бер банка арасында Төркиядә «Корыч вә тимер» исемендәге бер ширкәтнең могаһәдәсе имзаланды, вә Ингелтерә бу эшкә сәрмая бирәчәк булды. Бу могаһәдәгә ике тарафтан да хөкүмәтнең икътисади вәкаләтләре дә катыштылар, вә шулай итеп кечкенә генә бер мали эшкә (сәрмаясе ике миллион Ингелтерә лирасы) чит матбугатта ике хөкүмәт арасында бер мали аңлашма төсе бирелде. Бу могаһәдә Дөнья сугышыннан бирле Ингелтерә белән Төркия арасындагы беренче икътисади аңлашма булганга, Төркия белән Ингелтерә арасында Ак диңгез мовазәнәсен саклар өчен Төркиянең диңгез көймәләрен көчләндерү хакында сөйләшүләр бара дигән хәбәр йөргәнгә, бу могаһәдәгә киң, зур бер планның башлангычы дип карауга да имкян туды. Аурупа матбугатында төрле мәкаләләр язылды вә Совет Русиясендә бу бик зур бер гасабилык уятты. Совет Русиясе, Төркия Ингелтерә белән аңлашты, моннан соңгы читке сәясәтендә Советлар тәэсиреннән тәмамән чыгып, Ингелтерә дустлыгы ясарга тели дигән бер шик тудырды. Бугазлар конгрәсе дә гүя Ингелтерәнең теләве буенча ясалган кебек күрсәтелергә тырышылды. Моңанчы Төркияне дуст дип йөргән Советлар матбугатында Төркиягә каршы 2 июль нөсхәләрендә бик каты-каты мәкаләләр нәшер ителде. Бу мәкаләләрдә Совет хөкүмәтенең рәсми гәзитәсе «Известия», Коммунист фиркасенең мәсьүл гәзитәсе «Правда», Төркиянең Аурупа дәүләтләре тарафына күчүен ачыктан-ачык сөйләп, Төркияне куркытмакчы булдылар вә бугазлар хакындагы Төркия ляихәсен Советлар зарарына итеп карамакчы булдылар. Төркия матбугаты белән совет матбугаты арасында мөнакашә чыкты. Бугазлар Советларның махсус куюлары аркасында Кара диңгез, Ак диңгез мәсьәләсе төсен алды. Иске Русия дәүләте белән Ингелтерә дәүләте арасындагы гасырлар буе килгән диңгез көчләрен ясау хакындагы тартыш17 яңадан яңарды. Вә бу ике дәүләт арасында бугазларны сылтау итеп яңа сәяси мөҗадәлә башланды кебек күрелде. Совет Русиясе Кара диңгезнең ябык диңгез булып калуын, бугазлардан кереш-чыгыш Кара диңгез дәүләтләренең (Русиянең) хаклары һичбер шарт белән киметелмәвен таләп итте. Сугыш вакытларында Кара диңгездән Ак диңгезгә чыгып сугышкан вә җиңелеп качкан рус көймәләренең артыннан куып керергә бер дәүләтнең дә хакы булмавын өстәде. Вә Төркиянең көче белән саклана торган бугазларның артында Кара диңгезне рус пиратлары качып ята торган бер йир итәргә теләвен белдерде. Билгакес, Ингелтерә хөкүмәте Кара диңгезнең ачык булуын, сугыш вакытында качып бугазлардан кергән рус көймәләре артында, Төркия битараф булган чакта, куып килүче көймәләрнең дә кичәргә хаклары булуын таләп итте. Төркия суларында сугыш ясамауны шарт итеп, бу ике ноктаи назар конгрәдә тарафдарлар табып, бер-берсе белән тартышты. Төркия би-тараф булганда, Русия белән сугыша торган икенче бер дәүләтнең диңгез көймәләре Кара диңгезгә кичеп сугышулары русларның Бөек Петр васыятен йиренә китерүне калдыра торган бер эш булганга, Төркия өчен инглизләрнең бу тәклифе кабул ителмәслек түгел иде. Икенче яктан, Дарданеллдан кергән куәтнең Истанбул алдына килеп, Төркия хөкүмәтен тәзйикъ итмәвенә дә ышанып бетеп булмый иде.

Шул сөйләшүләр дәвам иткәндә, Җәмгыяте әкъвам тупланды. Италиягә каршы кабул ителгән санкционнарның бетерелүе хакында карар алынды. Италиянең бәйнәлмиләл конгрәгә катышуына манигъ булачак бер сәбәп тә калмады. Ләкин Италия тагы, конгрәгә иштиракъ итмәвен белдереп, Монтрега вәкил күндермәде. Мөзакәрәләр тугыз дәүләтнең иштирагы белән генә дәвам итте. Вә Төркиянең тәклифе белән бу конгрәнең кабул иткән карары, Лозанна могаһәдәсенә имза аткан Италия арада булмаса да, кануни хисапланачагы хакында сүз беркетелде. Мөзакәрәләр дәвам иткәндә, Ингелтерә вәкиле кайбер маддәләр хакында үзеннән яңа бер ляихә сыман нәрсә кертте. Конгрәнең күпчелеге моны кабул иткән кебек, Төркия вәкиле дә бу ляихәне сөйләтәчәк йирлек итеп кабул итте. Вә моны Ниппон вәкиле дә алга сөрде. Советларда тагы гасабилык куәтләнде. Совет матбугаты конгрәне ташлап китү ляземлеге хакында сөйләргә тотынды18. Үзләренең иттифакчылары французлар аша тәзйикъка кереште. Италиянең катышмавыннан файдаланып, конгрәнең хөрмәтен төшерер өчен, «без дә катышмыйбыз»-фәлән кебек сүзләр белән шантаж юлына керде. Озын сөйләшүләрдән соң Төркия битараф калган вакытында сугышучы дәүләтләргә бугазларның ябылу-ябылмавы Төркиянең карамавына калдырылды. Совет Русиягә истиснаи рәвештә бугазлардан кичәчәк көймәләрнең тоннасын егерме биш меңгә кадәр үстерелде. Нәтиҗәдә түбәндәге рәвештә могаһәдә хәзерләнеп бетте. Вә 1936 елның 20 июлендә конгрәдә хәзер булган тугыз дәүләтнең вәкилләре тарафыннан имза да алынды. Яңа могаһәдәнең төп әсасләре шулардыр.

Бугазларны саклау – Төркия хөкүмәтенең хакы вә вазифасыдыр. Лозанна могаһәдәсе буенча төзелгән бәйнәлмиләл бугазлар комиссионы бетерелеп, аның бөтен эшләре, вазифалары Төркия хөкүмәтенә биреләчәктер. Төркиянең 15 августтан игътибарән моңанчы бугазларны ныгытырга вә гаскәр тотарга, мәнгы ителгән бугазларның ике тарафына да гаскәри куәтен йирләштерергә хаклыдыр. Бугазлар өстеннән чит дәүләтләрнең тайярларының очуы мәмнүгъдер. Бугазлардан чит дәүләтләрнең су асты көймәләренең кичүе мәмнүгъдер. Кара диңгез дәүләтләренең мондый көймәләренең төзәтер өчен чыгуларына мөсагадә булса да, болар көндезләрен һәм дә су өстендә көенчә үтәргә вә Төркия хөкүмәтеннән алдан изен алырга тиешледер. Сугыш вакытында сугышучы дәүләтләрнең сугыш көймәләрен бугаздан кичерү-кичермәү Төркия дәүләтләренең ихтыярындадыр. Мәмләкәтенә сугыш тәһликәсе күренсә, Төркия хөкүмәте дәракәт бугазларны каплатырга хаклыдыр. Чит дәүләтләрнең сугыш көймәләре, бер мәртәбәсендә унбиш меңнән артык булмау шарты белән Төркиядән алдан изен алып, бугазлардан үтәргә хаклыдыр. Совет Русиясенә истиснаи рәвештә егерме биш мең тонналык көймәләрне кичерергә хак бирелгәндер. Бугазларның эчендә Кара диңгездә бер дәүләтнең сугыш көймәләре утыз мең тоннадан артмаска тиештер. Җәмгыяте әкъвамның теләге буенча, бер җәберләнгән дәүләтне саклар өчен күндерелгәндә, бу цифр тагы сигез мең тоннага күтәрелә аладыр. Төркия хөкүмәтенең диңгез куәте арткан тәкъдирдә бу цифр кырык биш тоннага кадәр чыгачактыр. Чит дәүләтләрнең сугыш көймәләре бер атна элек Төркиядән изен алырга тиешләр вә ике атнадан артык булмау шарты белән бугазлар эчендә, Кара диңгездә кала беләчәкләрдер. Сугыш вакытында, солых чагында да һәрбер дәүләтнең сәүдә көймәләренә бугазлар даимән ачыктыр. Вә алардан алыначак виргу элгәрегегә караганда алтмыш процент иттерелгәндер. Үтүче көймәләр мөназеллес-сыйххәт кагыйдәләрен ригаядә төрек кануннарына табигъдарлар. Вә һәрбер мөгамәләләрендә бәйнәлмиләл фәтваләр кануны белән мөгамәлә ителәчәктер. Бу могаһәдә кабул ителеп имза ителгәндә, могаһәдәнең бүтән дәүләтләр тарафыннан ратификациясе көтеп торылмаенча, 15 августтан башлап Төркиянең ныгытырга хакы барлыгы аерым бер протокол белән карарга алынды. Могаһәдәнең мөддәте егерме елдыр. Әгъзаларның дүрттән өчесе теләгәндә могаһәдәнең үзе йә аерым маддәләре үзгәртелә беләчәкдер. Шулай итеп, бер ай кадәр дәвам иткән мөддәттә конгрә Бугазлар мәсьәләсен тәмамән хәл итте вә Төркиянең бугазлар өстендәге тулы хакын кабул итеп тәмам булды. Моның белән Төркиянең сәламәтлеге өчен кирәкле булган иң мөһим бер ноктасы үз кулына кайтарылып, Төркия чын мәгънәсендә һәр яктан мөстәкыйль бер дәүләт булды. Төркиянең бу сәяси уңышы, Лозанна могаһәдәсен тәмамлау урынын тотып, Төркиянең киләчәктәге тышкы сәясәте тәмамән сәрбәст көенә дәвам итүдә зур роль уйнаячактыр. Төркиянең Ак диңгезгә мәнфәгатьләрен тагы өсткә чыгарып, Ак диңгез якасындагы дәүләтләр белән якынлашуына сәбәп булачактыр. Төркиянең бу уңышы – бөтен төрек милләтенең уңышыдыр. Төркиянең бу уңыштан чыккан олуг шатлыгы – безнең барыбызның да уртак шатлыгыдыр. Төркиянең Дөнья сугышында югалткан хакларын кайтарып алуы – без бөтен төрек илләренең югалткан истикъляль хакларын киләчәктә кайтарып ала беләчәкләренә изге фалдыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

* Бу урында газета кисеп алынган.

Мөтарәкәсен – вакытлы килешүен.

Бәйнәлмиләл комиссионга – халыкара комиссиягә.

Мәнгы ителәдер – тыеладыр.

Нәзары – уе.

Һәзым ителеп – сеңдерелеп.

Тайярларын – очкычларын.

Ляихәсен – проектын.

Мөсагадә ителәчәге – мөмкинлеге, ярдәм итәчәге.

Тәһликәсе – һәлакәте.

Капату-капатмау – ябу-япмау.

Австралиянең баш назыйры – бу урында «Австриянең баш назыйры» дип уку дөрес булыр.

Могавин – урынбасар.

Тәклиф иткән – боерган, кушкан.

Мөнасибдыр – яраклыдыр.

Кайд белән – билгеләп.

Иштиракъ итүләрен – катнашуларын.

Химаясендәге – яклавындагы.

Сәрмая – акча.

Мали эшкә – финанс эшенә.

Мовазәнәсен – иминлеген.

Имкян – мөмкинлек.

Мәсьүл – җаваплы.

Мөнакашә – бәхәс.

Мөҗадәлә – сүз көрәштерү, бәхәсләшү.

Ноктаи назар – караш.

Манигъ булачак – киртә булачак.

Ляземлеге – кирәклеге, тиешлеге.

Истиснаи – чыгарма.

Әсасләре – нигезләре.

Игътибарән – башлап.

Мәмнүгъдер – тыелгандыр.

Изен – рөхсәт.

Дәракәт – саклау өчен, саклау максатыннан.

Виргу – салым.

Мөназеллес-сыйххәт – санитария.

Табигъдарлар – буйсынучылар.

Фәтваләр – карарлар

Сәрбәст – ирекле, азат.

          «Милли байрак» газетасының 1936 елгы 14 август санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Язылу урыны һәм вакыты «Берлин, 22 июль» дип күрсәтелгән. Текст шуннан алынды.

            1 …Истанбул бугазы (Босфор), Чанак кальга бугазы (Дарданелл) Төркия дәүләте корылган вакыттан бирле (14 нче гасырдан) төрекләрнең кулында булып киләдер… – Босфор, Дарданелл бугазлары, гомумән, бүгенге Төркиянең Аурупа өлеше Урхан улы Сөләйман тарафыннан 1354 елда яулап алына. Шул заманнан бирле бу җирләр Төркия карамагында яши. Ләкин Беренче бөтендөнья сугышында җиңелгән Төркиягә аның өчен аеруча әһәмиятле саналган бугазларны югалту куркынычы яный. Севр тынычлык килешүе буенча Төркия бугазлары тулысы белән халыкара Бугазлар комиссиясенә тапшырыла.

            2 …Азак диңгезенә килеп чыгып, Азак каласын корадыр… – Петр I нең Азов диңгезенә походы 1695–1696 елларга туры килә. Россия Швециягә каршы сугыш хәлендә булганга, рус хөкүмәте 1700 елда Төркия белән 30 еллык тынычлык килешүе төзи. Бу килешү нигезендә Россия Азов һәм Азов диңгезе яр буеннан китәргә мәҗбүр була. Шулай ук рус хөкүмәте төзегән крепостьлар да Төркия кулында кала.

            3 …Петр бөтен гаскәре белән Төркия гаскәре тарафыннан чормалап алынадыр. – Бу урында Г.Исхакый Россия белән Төркия арасында булган Прут сугышы (1711) турында сүз алып бара кебек. Тарихка кереп калган Петр I нең 1711 елның җәй айларында башланган Прут походы вакытында Яссы шәһәре янында төрек гаскәрләре белән зур бәрелеш була. Россия әлеге сугышта да җиңелүгә дучар була. Шуның нәтиҗәсендә, 1711 елның 12 июлендә Прут тынычлык килешүе төзелеп, Россия Төркиягә Азов диңгезен, Таганрог, Каменный Затон, Богородицк крепостьларын калдыра һәм поляк эшләренә катнашмаска, Константинопольдә илчелек тотарга тиеш була.

            4 …Екатерина Кырымны алгач, 1784 елда Русия Кара диңгездә зур роль уйный… – Г.Исхакый бу урында Төркия белән Россия арасындагы 1770–1774 елгы сугышны күз уңында тота кебек. Екатерина II, 1762 елда властька килү белән, эчке һәм тышкы сәясәттә Петр I башлаган сәясәтне дәвам итә. Ул идарә иткән елларда рус хөкүмәте көньякта үз позициясен ныгытыр өчен Төркиягә бер-бер артлы һөҗүмнәр оештыра. Россия Кырым һәм Кара диңгездә гаскәри көчләр булдыра. Кырым, Төркия кулыннан алынып, Россия яклавы астындагы бәйсез дәүләт буларак игълан ителә.

            5 …Истанбулдан төрекләрне куып, Истанбулны рус шәһәре итү төсенә буялып барадыр. – Явыз Иван (1530–1584) дәвереннән үк башланган рус хөкүмәтенең яулап алу сугышлары СССР алып барган тышкы сәясәттә дә дәвам итә. Аның төп нигезе Петр I «Васыятьнамә»сенә (1725) салынган. «Васыятьнамә»дә Истанбулга кагылышлы урын да бар. «Васыятьнамә»нең 9 нчы маддәсендә «Русия дәүләтен дөнья мәмләкәтенә әйләндерер өчен аның башкаласын Азия һәм Аурупа хәзинәләренең ачкычы булган Истанбулга күчерү шарт. Кичекми һәм ялгышмый эш итеп, Истанбулның көнбатыш җирләренә ия булу кирәк. Шөбһәсез ки, Истанбулга ия булган патша дөньяда илаһи патша булачак» дигән юллар бар. Петр I «Васыятьнамә»сендә урын алган фикер Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышы вакытларында да көн таләбеннән төшми. 1914 елда Петербургта «Көнчыгыш эше буенча аеруча мөһим киңәшмә» үткәрелә. Бу киңәшмәдә Россиянең Көнчыгышка карата алып барыла торган империалистик программасы формалаша. Хәтта 1945 елдан соң да Сталин Төркиядән Босфор һәм Дарданелл бугазларын таләп иткән.

            6 1877 дә Икенче Александр тарафыннан игълан ителгән Плевнә сугышы… – Рус хөкүмәте Кара диңгезгә чыгу һәм Балканны Төркия составыннан чыгару өчен ХIХ гасырның 1877–1878 елларында Төркиягә каршы һөҗүмнәр оештыра. Ләкин Госман паша корпусының вакытында килеп җитүе белән Плевнә янында 8–18 июль көннәрендә барган сугышта рус гаскәре җиңелүгә дучар ителә. 30–31 август Плевнә янында Россиянең кабат һөҗүмгә күчүе дә уңышсыз була, бары 28 ноябрьдә генә шәһәрдәге төрек гарнизоны капитуляцияләнә.

            7 Бу хакта … Ингелтерә, Франсә белән аңлашып, Истанбулның Русиягә бирелүе хакында сүз дә алган иде. – 1915 елның февраль-март айларында Петроградта Англия, Франция һәм Россия арасында Бугазлар мәсьәләсенә караган яшертен килешү төзелә. Бу килешү буенча, Истанбул һәм Кара диңгез бугазлары Россиягә кушылырга тиешлеге күрсәтелә. Беренче бөтендөнья сугышы баш-ланган вакытта, ягъни 1914 елның 9 сентябрендә Лондонда Россия илчесе Германия сугышта җиңелгән очракта Бугазлар мәсьәләсе Истанбул Россия файдасына хәл ителергә тиешлеген искәртеп белдерү ясаган була. Ул вакытта Франция берникадәр шикләнүдән соң ризалаша. Әмма Англия һәм Франциядә дипломатиясе Россиянең Германиягә каршы ахыргача сугышкан очракта гына бу җирләргә ия булачагын аңлата.

            8 1807 дә Төркия-Франсә могаһәдәсен боздырыр өчен, Ингелтерә сугыш көймәләре… – ХIХ гасыр башында Төркия-Россия мөнәсәбәтләре кабат кискенләшә. Рус-Австрия сугышында рус гаскәрләре җиңелүеннән файдаланып, француз дипломатиясенең тәэсире астында Төркия Россиягә каршы һөҗүмгә әзерлек эшенә керешә. 1787–1791 елгы сугышта Төркия күп кенә биләмәләрен югал-тып чыккач, 1806–1812 еллар эчендә Кара диңгезнең төньягындагы җирләрне һәм Грузияне үзенә буйсындыру форсаты туа. 1806 елның ноябрендә, Россия хәрби һәм сәүдә судноларының бугазлардан ирекле үтүен туктатуны сылтау итеп, ике арада сугыш башлана. Бу уенда инглиз эскадрильясы да катнашып китә. 1807–1809 елгы сугыш Төркия өчен уңышсыз тәмамлана. 1807 елда төзелгән Тильзит килешүе буенча инглиз-рус союзы тарала. Бу урында Г.Исхакый 1807 елгы Тильзит килешүендә Франция белән Төркия арасындагы мөнәсәбәткә бәйле вакыйганы искә ала кебек. Ике дәүләт арасында 1807 елда килешү төзелүе турында мәгълүмат юк. Александр I белән Наполеон арасында булган сөйләшүдә Төркия мәсьәләсе дә кузгатыла.

            9 1833 тә Франсә сугыш көймәләре Чанак кальгага һөҗүм итсә… – бу урында Г.Исхакый 1831–1833 елгы Мисыр кризисын күз уңында тота. Бу кризиста Төркияне, бигрәк тә Истанбулны үзенә буйсындырырга теләгән Англия, Франция һәм Россия аеруча активлык күрсәтә. Һәрбер дәүләт үз мәнфәгатьләре белән әлеге бәрелешне хуплый. Николай I исә Мисыр патшасы Мөхәммәд Алигә каршы көрәшкән төрек солтаны Мәхмүд II не яклый. Аның төп сәбәбе: Франциянең Якын Көнчыгышта басымын яисә йогынтысын киметү, икенчедән, Госманлы Төркиянең көчсезләнү Россия өчен күпкә отышлы булуы. Шул шартларда 1833 елның 8 июлендә Россия белән Төркия арасында Өнкәр-Искәләс килешүе төзелә. Килешүдә каралган аерым маддәләр Англия һәм Францияне канәгатьләндерми. Ике дәүләтнең Хәрби-диңгез флоты Төркия яр буйларына якынлаша. 1833 елның октябрь аенда Россия дәүләтенә махсус нота белән мөрәҗәгать ителә. Шушы вакыйгадан соң Николай I Өнкәр-Искәләс килешүенең әһәмиятен киметә.

            10 …тулы истикълялен тану нигезендә 1922 елның 10 октябрендә Мөдания мөтарәкәсен имза итәдер. – Г.Исхакый бу урында 1922 елның 11 октябрендә имзаланган килешүне күз уңында тота. Мәрмәр диңгезе буендагы Мөдания шәһәрендә Англия, Франция, Италия һәм Төркия катнашында төзелгән бу килешү нигезендә Төркия тулы мөстәкыйльлеккә ирешә. Шулай да Төркия өчен мөһим роль уйнаган Бугазлар мәсьәләсе ачык калдырыла.

            11 Чанак кальга бугазы тирәсе ике яктан ун километрлык киңлектә… – ХХ гасырның 30 нчы елларында дөнья сәясәтендә вазгыятьнең үзгәрүе белән үзенең – тулы иминлеген тәэмин итәргә омтылган Төркия Бугазлар мәсьәләсен кабат күтәрә. 1935 елда Лондонда барган сөйләшүләрдә 1936 елның җәендә Монтреда Бугазлар мәсьәләсен карау буенча Англиянең ризалыгы алына. 1935 елның апрелендә Милләтләр лигасында сүз кузгатылса да, чынлыкта бугазларны Төркиягә кайтаруда Англия позициясе хәлиткеч роль дә уйный. 1936 елның 22 июнендә башланган сөйләшү һәм кызу бәхәсләр 21 июльдә Төркия файдасына уңышлы төгәлләнә. Бугазлар Төркия карамагына кайтарыла. Элекке килешүләр буенча, Дарданелл бугазы демилитаризация зонасы буларак калдырыла. Бу проблема да Төркия өчен уңай чишелеш таба. Әлеге вакыйга «Правда» газетасының 22 июль санында түбәндәгечә тасвирлана: «Сегодня в 9 часов утра начались вступления турекцких войск в 19-километровую зону Дарданелльского пролива. Занятие Дарданелл закончилось в 11 часов утра. Ремилитаризация Дарданелл происходит с особой торжественностью. По пути войск воздвигнуты триумфальные арки. Местные власти и бывшие участники войны встречают войска приветственными речами».

            12 …ачык йөз, җылы сүз ишетеп, 22 июньгә Бугазлар конгрәсен ачты. – Дөньяда сәяси вазгыять катлаулану сәбәпле, 1936 елның 11 апрелендә төрек хөкүмәте Лозанна конвенциясендә катнашучы барлык дәүләтләргә (Англия, Франция, СССР, Италия, Румыния, Греция, Югославия, Болгария һәм Япония) Бугазлар мәсьәләсен карау буенча нота җибәрә. Шушы нота нигезендә 1936 елның 22 июнендә Швейцариянең Монтре шәһәрендә Лозанна конвенциясе дәүләтләре сөйләшүгә җыела. Милләтләр лигасының Италия-Эфиопия сугышына мөнәсәбәттә ясалган санкциясен истә тотып, Италия делегациясе генә сөйләшүгә катышмый. Монтреда карала башлаган Бугазлар мәсьәләсе 1936 елның 20 июлендә Лозаннада 20 еллык срок белән имзалана.

            13 Франсәнең Советлар белән сугыш иттифакы ясавыннан… – Г.Исхакый бу урында 1935 елның 2 маенда Франция белән СССР арасында бер-берсенә ярдәмләшү турында килешүгә имза куюны искә ала. Килешү 1936 елның 27 февралендә раслана.

            14 …Тәүфикъ Рөшди бәк Төркия хөкүмәте исеменнән хәзерләнгән бугазлар хакындагы низамнамәнең ляихәсен тәкъдим итте. – Арас Тәүфикъ Рөшди (1883–1972), төрек сәясәт эшлеклесе, дипломат. 1920–1923 елларда – Төркиянең Бөек Милләт Мәҗлесе депутаты, 1925–1938 елларда – тышкы эшләр министры, 1939–1942 елларда – Англиядә Төркиянең илчесе. 1942 елдан актив сәяси эшчәнлектән китә. Ул тышкы эшләр министры вазифаларын башкарган елларда яшь Төрек республикасының күп кенә мөһим тышкы сәяси мәсьәләләре уңай хәл ителә. Шул исәптән Севр (1919) һәм Лозанна тынычлык килешүләре (1922–1923) буенча ачык калдырылган Бугазлар мәсьәләсе Монтре (1936, 20 июль) конференциясендә Төркия файдасына хәл ителә. Конференциягә берничә вариант чыгарыла. Төп рольне Англия варианты уйный. Төркия үз вариантын делегация хөкеменә тапшыра. Шунысы ачык: һәр вариант тулыландырылып, күп дәүләтләренең мәнфәгатьләренә туры китерелеп эшләнә. Шактый зур бәхәс тудырган Бугазлар мәсьәләсенә Тәүфикъ Рөшди чыгышында яңгыраган кайбер фикерләр ачыклык кертә. «Правда» газетасының 1936 елгы 14 июль санында түбәндәге юллар бар: «Монтре. 13 июля (ТАСС). Арас коснулся возможности для какого-либо государства подписать или присоединиться к конвенции. Турецкий представитель заявил, что нет необходимости оставлять конвенцию открытой для этой цели. Она должна вступить в силу немедленно после подписания вследствие того, что Лозаннская конвенция от 1923 года устарела так же, как до нее устарел договор от 1871 года. Турция, указом Араса, не считает возможным согласиться на особое обращение к какой-либо державе и не видит никакой необходимости в заключении двусторонних соглашений по вопросам, обсуждаемым на конференции…».

            15 Австралиянең баш назыйры – Шушниг Курт (1897–1977), Австриянең сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, христиан-социаль партиясе лидерларының берсе. 1934–1938 елларда – Австриянең канцлеры. 1938 елда гитлерчылар тарафыннан кулга алына, 1945 елда, азат ителеп, АКШка китә. 1968 елда ватанына кайта.

            16 Ниппон вәкиле, илче Сато сан – Сато Наотаке (1882–?), япон дипломаты. 1906 елдан – дипломатик хезмәттә. Бу елда ул Петербургта япон атташесы вазифасын башкара. 1923 елдан – Польшада кече илче, 1930 елдан – Бельгиядә Япониянең илчесе, бер үк вакытта Милләтләр лигасында – Япония делегаты, 1933–1936 елларда – Франциядә илче, 1937 елның февраль-июнь айларында – Япония тышкы эшләр министры, 1942–1945 елларда – СССРда илче.

            17 Иске Русия дәүләте белән Ингелтерә дәүләте арасындагы … диңгез көчләрен ясау хакындагы тартыш… – бу урында Г.Исхакый Россия белән Англия арасында 1801 елда имзаланган Петербург конвенциясен күз уңында тота. Анда ике дәүләт арасында диңгез көчләре мәсьәләсе дә карала. 1930 елның 21 гыйнварыннан 22 апрельгә кадәр АКШ, Англия, Япония, Франция, Италия катнашында Хәрби диңгез көчләре проблемасы буенча Лондон конференциясе эшли. Бу мәсьәлә АКШ һәм Англия инициативасы белән 1935–1936 елларда Лондонда уздырылган конференциядә кабат карала. Анда тикшерелгән төп моментлар 1937 елда төзелгән Совет-Англия килешүендә дә чагылыш таба.

            18 Совет матбугаты конгрәне ташлап китү ляземлеге хакында сөйләргә тотынды. – Г.Исхакый язганча, «Правда» һәм «Известия» газеталарында конференцияне ташлап китү турында мәсьәлә күтәрелми. Совет хөкүмәте бары Англия тәкъдим иткән Бугазлар мәсьәләсен күтәргән килешү проектына ризасызлык белдерә, аерым маддәләр өстәүне генә күтәреп чыга. Бу тәкъдим кайбер делегатларда шактый бәхәс уята. Г.Исхакый шул каршылыклар, бәхәсләрне истә тота кебек.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 11 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2011. Б. 228-235.

Җавап калдыру