Азәрбайҗан истикъляленең 15 еллыгы

Үткән ай бөтен мөһаҗир төрек-татар оешмалары Русия мөселманнарының уянуларында Тимер Казык йолдызы ролен үтәп килгән «Тәрҗеман»ның 50 еллык бәйрәмен үткәрде. 23 апрельдә, Костәнҗада башланган бу милли бәйрәм мөһаҗәрәтемез булган һәрбер йирдә уртак көчләр берлә эшләнде вә бу бәйрәмгә кырымлы, кавказлы, идел-ураллы вә төркестанлы бөтен кардәшләремез катышып килде. 29 апрельдә бу бәйрәм Истанбулда тантаналы төстә уздырылды. 12 майда Варшаваның Шәрекъ мәктәбендә, 17 майда Будапешттагы «Туран» җәмгыятендә, шул ук көндә Берлинда гаяни кичәне үткәрделәр. Ерак Шәрекътан хәбәрләр килеп җитәрлек вакыт булмады, аннан да, шөбһәсез, берничә йирдә аеры-аеры бәйрәмнәр эшләнгәндер. Бу бәйрәмдә без, туган илләреннән кызыл рус көчләре берлә куылып чыгарылган мөһаҗирләр, фикердә вә эштә берлек күрсәттек вә бер милләт булып эшкә катыштык. Һәммәмез бер оешманың әгъзалары кебек, мәҗлеснең авырлыкларын күтәрештек, вазифаларны бүлештек. Һәрбер эштә үзен-үзе дөньяның кендеге дип карарга ярата торган вә бөтен төрек тарихы үзеннән башлана дип уйлауны сөя торган төрек-татар балаларына бу кечкенә муаффәкыять түгелдер. Бу берлегемезнең мәфкүрәсенең хәзерләнүендә мәрхүм Исмәгыйль бәкнең «Тәрҗеман»ының бик зур роле булган кебек, һәммәмезнең аркамызда бертөрле уйнаган большевик камчысының да бу берлекнең эшкә куелуында роле кечкенә түгелдер. Бәлки, бу кызыл камчының унбиш ел дәвам иткән җисмани тәрбиясе «Тәрҗеман»ның утыз биш еллык мәгънәви тәрбиясеннән көчлерәк тә булгандыр. Шул зур хәрси бәйрәмемездә мөстәкыйль Төркия төрекләре, иран төрекләре вә әфган төрекләренең катышмаулары вә бөтен төреклеккә гаид мәдәни бәйрәмнәрдә «моя хата с краю» дип калуларының сәбәбе дә шул большевик камчысын татымаган икәнлекләрендә дисәк тә, хата итмәгән булачакмыз. Нинди генә сәбәпләрдән булса булсын, милли мәфкүрәне ташучы мөһаҗир төрек-татарларның берләшүе вә бергә хәрәкәт итүе бу көнге көндә зур бер казаныш вә киләчәктә алачак сәяси хаттел-хәрәкәмез өчен дә зур бер хәерле фалдыр.

Инде менә тагы бер төрек-татар бәйрәмен каршылыймыз. Вакыт итү игътибары берлә бу 15 еллык бер бәйрәм генә булса да, мәгънә игътибары берлә бу «Тәрҗеман»ның 50 еллык бәйрәме кебек зур бер бәйрәмдер. Бу бәйрәм төрек иле Азәрбайҗанның 1918 елның 28 маенда истикълялен игълан иткән вә ике ел дәвамында мөстәкыйль яшәгән беренче төрек җөмһүриятенең бәйрәмедер. 1883 елның 23 апрелендә «Дилдә, фикердә, эштә берлек!» шигаре берлә «Тәрҗеман» чыга башлаган көн булса, бу шигарьнең Азәрбайҗанда эшләнеп җитеп, азәри кардәшләремезнең: «Инде мин үз илемне идарә итәргә җитәрлек көч булдым!» – дип, сәяси бәлягатькә ирешеп, Азәрбайҗан Мөстәкыйль Халык Җөмһүрияте игъланы бу 28 май көнендә булды. Бу 28 май ялгыз азәрбайҗанлылар өчен генә бер тарихи көн түгел. Бу көн сабикъ Русиядә яшәгән бөтен төрек өлкәләре өчен яңа бер дәвернең башлангычыдыр. Азәрбайҗан Халык Җөмһүрияте Азәрбайҗан өчен генә эшләнгән булса да, ул Русиядәге бөтен төрек-татар өлкәләренең эшләячәк эшләрнең үрнәгедер. Аларның барысының да милли гая итеп алган өметлеләренең ноктасыдыр. Шуңа күрә 28 май көне азәрбайҗанлылар өчен бер ватан бәйрәме булса, ул башка төрек илләренең балалары өчен төрек-татар милләтенең истикъляль дәверенә керерлек үсеп җиткәнен күрсәтә торган яңа тарихымызның башлангыч көнедер. Бу 15 еллык бәйрәм сабикъ Русия төрек-татарының милләтчелегенең дәүләтчелек баскычына басканына унбиш ел тулды димәктер. Бу унбиш ел эчендә азәриләрдән соң истикъляль юлына кырымлы кардәшләремез басты, алар артыннан төркестанлылар үзләренең иске дәүләтләрен корырга керештеләр. Фикри хәзерлектә боларның берсеннән дә артта булмаса да, җәгърафи вазгыяте бик авыр булганга, Идел-Урал бу юлга тәдриҗи рәвештә йөрде. Элгәре үзенең милли мәдәни мохтариятын корды. 1918 елның гыйнварында тупраклы мохтариятының нигезен салды. Тирә-юне дошман берлә капланганга, үзенең гаскәри көчен корырга кереште. Татар алайлары тудырды вә шуларга таянып, билфигыль үзенең илендә үзенең хөкемен йөртергә тотынды.

Ләкин… бу төрек өлкәләренең Русиядән аерылып, мөстәкыйль булуларындагы төп гамил уртак төрек-татар көче булмаганга, боларның һәммәсе дә аерым-аерым көенчә рус кара көченә каршы килеп бастымы – зур руслык империализмына каршы җитә алмады, җимерелде. Элек Кырым татарларының истикъляль байрагы яндырылды. Аның артыннан Төркестан мохтар хөкүмәте куылды, аның артыннан Идел-Урал җөмһүриятенең бөтен матди-мәгънәви көчләре (Милли Идарәсе, милли хәзинәсе, Гаскәри Шурасы) җимерелде. Азәрбайҗан Төрек Җөмһүрияте ике ел бербуйдан үзенең истикълялен саклап килә алды. Ләкин вазгыять үзгәреп, кызыл рус гаскәре каршысында ялгыз калгач, ул да истикъляль байрагын мөхафәзә итә алмады. Шулай итеп, 28 майда башланган Русия төрек-татарының истикъляль адымы тулы мәгънәдә муаффәкыять берлә тәмам була алмады. Гаяни вакыйгаларда Русиядән аерылган бер ярым миллионлык Эстония, ике миллионлык Латвия истикъляльләрен бу көнгә кадәр саклый алдылар да утыз миллионлык төрек халкы эчендә тик берсе генә дә бу көнгә кадәр истикълялен дәвам иттерә алмады? Ни өчен төрек-татар кабиләләренә тарихларындагы бу адым бу кадәр бәхетсезлек берлә бетте? Бу сөальләргә тулы җавап бирер өчен бик зур китаплар язарга кирәктер. Мондый кыска мәкаләдә генә моны тәхлил итеп бетерү мөмкин түгелдер. Ләкин бу бәхетсезлекнең бер-ике мөһим сәбәпләрен күрсәтеп китү авыр эш түгелдер. Боларның берсе – җәгърафи вазгыять. Төрек өлкәләре һичбер таяначак бер куәт таба алмадылар. Мисал, Азәрбайҗан җөмһүрияте ике ел мөстәкыйль яшәсә дә, үзенең күршесендә аның истикълялен аңлый торган дуст бер көч була алмады. Иран, Азәрбайҗан җөмһүриятенең киләчәктә үзенә рәкыйб чыгуыннан куркып, яшь җөмһүрияткә кардәшлек кулын сузмады. Төркия истикъляль сугышлары берлә мәшгуль булганга, Кавказда туган мөстәкыйль төрек җөмһүрияте Азәрбайҗанның, Шимали Кавказның, Гөрҗестанның истикъляльләренең үзенә никадәр файдалы икәнен уйларга вакыт була алмады. Аурупалы дәүләтләр Русиядә булып яткан большевизмның бөтен дөнья өчен никадәр зарарлы бернәрсә икәнлеген, бөтен дөнья тарихында ише күрелмәгән бер реакцион икәнен карый алмадылар. Бу реакционнан үзләрен коткарыр өчен Русиядән аерылган вә аерылырга теләгән милләтләргә ярдәм итүне тиешле тапмадылар. Билгакес, шул халыклар өстендә руслар берлә базарлыкка керештеләр. Милләтләргә каршы көрәшүдә большевикларга ярдәмдә дә булдылар. Бу тышкы сәбәпләргә каршы эчке сәбәпләр дә, әлбәттә, юк түгел иде. Боларның иң зурысы ул вакыттагы йирле оешмаларымызның уртак бер мәркәзгә баглы булмаулары вә уртак төрек эшләрен йөртә торган бер көчкә таяна алмауларыдыр. Кирәк Кырымдагы кардәшләрме, кирәк азәриләр, кирәк башкалар булсын, истикъляльләрен ялгыз үз көчләре илә, үз илләренә генә таянып эшләделәр вә шуңа гына таянып истикъляльне саклап каламын, дип ышандылар. Нәтиҗәдә һәрберсе аеры-аеры дошман берлә каршылашып һәлак булды.

Бу көнге Азәрбайҗан истикъляленең 15 еллык бәйрәмен үткәргәндә, Азәрбайҗан истикъляленең югалуының сәбәпләрен эзләгәндә, без үземезнең бу эштә зур гаебемез бар икәнен хәтерләргә, күтәрелгән төрек байрагын төшермәс өчен, ул чакта һәммәмез ил берлеге берлә тырышырга тиешлекне аңламавымызны да онытмаска тиешмез. Бу гаеп безнең Русия төрек илләренең һәммәсенең уртак гөнаһыдыр. Бу бәйрәмнең бу көн Бакуда эшләнмичә, Аурупада, мөһаҗирәттә эшләнүендә һәммәмез өчен уртак йөз кызыллыгы бардыр. Ул вакытларда һәммәмезнең вазифамызны идракьтән еракта булганыны күрсәтә торган кимчелекле якларымыздыр.

Бу көн, беренче Төрек Җөмһүриятенең игъланының 15 еллык бәйрәмен иткәндә, без әсас булган бер фикерне онытмаска тиешмез. Ул да – Русиядәге һичбер төрек-татар өлкәсенең үзенең генә, үз көче берлә генә истикълялен алырга вә шуны сакларга көче җитмәве, икенчедән, бер генә төрек иле рус кул астында калса да, башка төрек илләренең истикъляльләре тулы вә катгый көенчә алынып бетмәгән булуыдыр. Шуның өчен, большевиклардан алган дәресләрдән файдаланып, мөһаҗәрәттәге төрек-татар оешмалары бер-берсе берлә сүздә генә түгел, эштә дә берләшергә тиешләр. Шул берлек рухыны мәмләкәтләремезгә кадәр китереп, берләшкән рус сафына каршы дәимән берләшкән төрек-татар сафыны хазир тотарлык вә һәрбер вакытта фигъли хәрәкәткә килә торган бер хәлгә куймалыдыр. Әгәр халкымызның большевик дәверендә кичергән бу авыр дәресләреннән шундый нәтиҗәне ала алмасак, башка тарафтан истикъляль өчен хәзерләнеп йиткән булсак та, зур руслык алдында көчемез зәгыйфьлегеннән гаямезгә ирешә алмаячакмыз. Илле ел элгәре башланган «Телдә, фикердә, эштә берлек!»нең мәгънәсе бу көнге көндә «Сәясәттә берлек!» димәктер. Моны эшли алсак, шуны эшли алырлык дираять күрсәтә алсак, моннан унөч ел элек гаиб ителгән Азәрбайҗанның истикъляле яңадан кайтачагы кебек, Төркестан, Кырым вә Идел-Уралның да истикъляльләре вөҗүдкә чыгачактыр. Әгәр без бу берлекне ныгыта алмасак, аерым-аерымларымыз авызы берлә кош тотса да, сәламәтлек юлына чыгара алмаячактыр, вә, бөтен тартышларымыз әрәм китеп, бөтен корбаннарымыз һәбаән мәнсүра калачактыр.

Соңгы «Тәрҗеман» бәйрәмендә бөтен оешмаларымызның бергә хәрәкәт итүләре аурупалылар алдында, һәрбер мәмләкәттә бу хариси эштә бер милләт булып чыга алуымыз – большевизм дәресенең барымыз өчен дә файдалы кичкәнен белдерә торган вә безнең барымызның да сүздән эшкә кичкәнлегемезне күрсәтә торган өмидле вакыйгадыр. Сәяси тартышымызда да шул юлда дәвам итә белсәк, Азәрбайҗанның киләчәк истикъляль бәйрәмен тиз көндә Бакуда, Гөнҗәдә итәчәкмез вә шул азәри истикъляль бәйрәме янына Кырым, Төркестан, Шимали Кавказ вә Идел-Урал бәйрәмнәрен дә төзәчәкмез. Соңгы вакыйгалар безнең барымызның да шул юлга шөгурлы кергәнемезне күрсәтеп торганга, без бөтен шул истикъляль бәйрәмнәренең еракта түгеллегенә ышанамыз вә бөтен төрек дөньясы өчен газиз булган шул көннәрне тизрәк күрергә өметлемез. Азанын күңел колагымыз берлә ишеткән бу бәйрәмемез якындыр. Без уйлаганнан да якындыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Азәрбайҗан истикъляленең 15 еллыгы. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 6 нчы (июнь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Журналның бу санында берничә язма Исмәгыйль Гаспринскийга һәм аның «Тәрҗеман» газетасының чыга башлавына 50 ел тулуга мөнәсәбәтле. 1933 елның 12 маенда Варшавада Шәрекъ институтында Җәгъфәр Сәедәхмәт җитәкчелегендә уздырылган конференциядә исә Гаяз Исхакый да, сүз алып, төрки матбугатның беренче көннәрен җанландырып уза. «Үзенең беренче язуының «Тәрҗеман»да басылып чыгуын күргәндә булган шатлыгын сөйләде дә: «1905 елларда без, кызу канлы яшьләр, Исмәгыйль бәктән бераз аерылдык. Чөнки ул бары төрек татар милләте өчен генә тырыша. Ә без бөтен дөньяны бәхетле ясарга тели идек», – диде. Моннан соң Гаяз бәк Петербурда үзенең Исмәгыйль бәк берлә күрешкән чакта мәрхүмнең аңа: «Яшьлек, кызу канлык һәрвакытта шулай була. Бераз картая төшкәч, кеше һәр эшне төрле яктанрак уйлап эшли торган була!» – дигәнен һәм башка шундый араларында булган күрешүләрне җанландырып сөйләп, бөтен гомерен халкының файдасына һәм аның мәдәни күтәрелүенә багышлаган Исмәгыйль бәкнең большевиклар тарафыннан «контрреволюцияче» дип игълан ителүен искә төшерде».

 

Костәнҗада – Констанцада (Румыниядәге шәһәр).

Гаяни – билгеле.

Муаффәкыять – уңыш.

Мәфкүрәсенең – уртак фикеребезнең.

Җисмани – физик.

Хәрси – җирле.

Хаттел-хәрәкәмез – тактикабыз.

Бәлягатькә – җитешүгә, өлгерүгә.

Сабикъ – әүвәлге, элекке.

Тәдриҗи – эволюцион.

Билфигыль – чынлыкта.

Гамил – фактор.

Мөхафәзә итә – саклый.

Тәхлил итеп – аңлатып.

Рәкыйб – конкурент.

Билгакес – киресенчә.

Идракьтән – төшенүдән, зиһенгә алудан.

Әсас – төп, нигез.

Фигъли – монда: гамәли.

Дираять – зирәклек, акыллылык.

Гаиб ителгән – юкка чыгарылган.

Истикъляльләре вөҗүдкә чыгачактыр – бәйсезлекләре тормышка ашачактыр.

Хариси – монда: саклык таләп итә торган.

Шөгурлы – аңлап, төшенеп.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 426-430.

Җавап калдыру