1917 елда Казанда тупланган бөтен Русия мөселманнарының җыелышы, бөтен Русия мөселман голямасының нәдвәсе, бөтен Русия мөселманнары Гаскәри шураларының төпләнеше, 22 июльдә (иске хисап берлә) Казанның иң зур бинасы булган театрда бергә җыелышып бер корылтай ясап, Идел буе төрек-татарының милли, мәдәни мохтариятыны игълан итте вә, шул милли, мәдәни мохтариятның кануннарын эшләп чыгарыр өчен, Милләт Мәҗлесе сайлауны лязим табып, шул эшне булдырыр өчен, мохтарият һәйәте исемендә бер оешма аерды1. Бу һәйәтнең уннан артык әгъзасы арасыннан Садри Максуди бәкне рәис итеп аерды, вә Милләт Мәҗлесенең җыелачак шәһәре итеп Уфаны сайлады, вә һәйәткә шунда урынлашып эш итәргә боерды. Һәйәт әгъзалары арасында Габдулла Шонаси, Закир әл-Кадыйри, Гомәр Терегулов, Әминә Мөхетдин, мәрхүм Солтанбәк Мәмлиев, мәрхүм Шәйхулла Алкин, мәрхүм Нәҗип Корбангалиев вә хәзер исәнлеге-саулыгы мәгълүм түгел мөәррих Һади Атласи бар иде2. Ул вакытларда сәяси әхваль бик тиз үзгәреп, бер мәҗлестә бирелгән карарны вөҗүдкә чыгарырга өлгермәс борын, аның вакыты үтеп киткәләгәнгә корылтай һәйәткә мөмкин кадәр тизлек берлә Милләт Мәҗлесен сайлатырга вә җыйдырырга әмер иткән иде. Шуның өчен булырга кирәк, корылтайдан соң күп вакыт үтмәде, һәйәт Уфага килеп, идарәи рухания янында йирләшеп, эшкә башлады вә Милләт Мәҗлесенә сайлауны булдырырга кереште. Ул вакытка кадәр Идел буе төрек татарының бөтен оешмалары Русия мөселманнары масштабында оештырылып килгәнгә, аның Идел буена гына махсус бер мөәссәсәсе дә юк иде, үзенең эшен генә эшләргә дип куелган бер хәзинәсе дә юк иде. Йөздән артык әгъзалы Милләт Мәҗлесен җыю, киң Русиягә таралган боларны бер йиргә туплау, вә мәҗлес дәвам иткәндә, әгъзаларның тормышларын тәэмин итү, һәйәтнең вә Милләт Мәҗлесенең язу ханәләрен алып барыр өчен, вә Милләт Мәҗлесенең кабул итәчәк кануннарын хәзерләп бастырыр, вә, ниһаять, Милләт Мәҗлесенең калдырачак Милли Идарәсен яшәтер өчен бик зур акча кирәк иде. Бу акчаны чыгара торган йиремез бер генә иде – ул да халкымыз. Һәйәт милләткә акча сорап мөрәҗәгать итте3. Бу вә мәгълүм бер көнне мәсҗидләрдә, милли оешмаларда мохтарият фонды өчен акча җыярга чакырды. Бу мөрәҗәгатькә халкымыз һичбер көтелмәгән рәвештә юмартча җавап бирде вә берничә атна эчендә мохтариятның фонды берничә миллион сумга чыкты. Һәйәтнең икеләнгән әгъзаларына да милләтнең бу тавышы батырлык бирде, вә бик тиз рәвештә Милләт Мәҗлесенә әгъза сайлауның низамнамәсе төзелеп игълан ителде, вә илле меңнән ким булмаган һәрбер Идел буе мөселман җәмәгатеннән бер әгъза сайларга кушылды. Вә сайлауның көне билгеләнде. Милләт Мәҗлесенең ачылачак көне итеп 20 ноябрь (искечә) тәгаен ителде. Бу эшләр эшләнеп бик кызуланып хәзерләнеп ятканда, Русиядә берничә зур вакыйгалар булып үтте. Буның беренчесе – һәр йирдә дә Учредительный собраниягә сайлау көне игълан ителеп, сайлаулар булды. Икенчесе – коммунист фиркасе, Петроград, Мәскәүдә Вакытлы хөкүмәтне җиңеп, Русиянең идарәсен кулына алып, Совет хөкүмәтен төзеде4. Ләкин бу эшләр ул вакытта бик күп көч, гайрәт сарыф ителеп эшләнсә дә, безнең халык үз эшеннән үзе ваз кичмәде, вакытында сайлаулар ясады, вакытында Милләт Мәҗлесенә Уфа шәһәренә әгъзалар күндерде. Бу беренче мәртәбә сайланган Милләт Мәҗлесе булганга, бәлки, сайлауларда кайбер уңгайсызлыклар булгандыр. Ләкин Милләт Мәҗлесенең мандатларыны тикшерү комиссиясендә зур канунсызлыклар барлыгы күренмәде, сайланган әгъзаларның һәммәсе дә әгъза ителеп кабул ителде. Ләкин мәҗлеснең утыра торган урын мәсьәләсе зур бер уңгайсызлык уятты. Һәйәтнең әгъзалары беренче җыелачак Милләт Мәҗлесе үзенә мөнасиб бер йирдә дә туплансын өчен, Уфаның матур, зур биналарыннан берсен сатып алып, мәҗлескә яраклы рәвештә хәзерләр өчен, йортлар эзләргә керештеләр. Вә бер рус […]* марҗа, сүзеннән җайды вә беренче Милләт Мәҗлесе үзенең бинасында утырышларын ясый алачак хәлгә килә алмады. Мувәкъкать рәвештә Сабирҗан Шәмигуловның зур магазинының бер каты мөнасиб рәвешкә китерелеп, мәҗлескә яраклы төстә хәзерләнде. Мин, ул вакытларда «Ил» гәзитәсенең баш мөхәррире сыйфаты берлә Мәскәүдә яшәсәм дә, Милләт Мәҗлесенең хәзерлекләреннән хәбәрдар булып бара идем. Вә шул вакытка кадәр Идел буе өчен һичбер мәркәз оешма тудыра алмавымызны уйлап, моның мәркәз бер мөәссәсәсе булып чыгуын бик тели идем. Вә мәкаләләрем берлә шул фикерне куәтли идем. Революция башланып киткәнгә берничә ай үткән булса да, вә без инде ике мәртәбә бөтен Русия мөселманнары корылтаен вә берничә мәртәбә башка конгрәләр (хатыннар, гаскәриләр, голямалар) ясасак та, үземезнең Идел буе эшемез берлә генә шөгыльләнә торган бер мөәссәсәмезнең дә булмавы бик зур чуалчыклар тудыра килә иде. Казан шәһәрендә йирләшкән Гаскәри Шура үзенчә мәркәзлек дәгъва итә, вә Казанның мөселман комитеты үзеннән-үзе беренче скрипканы уйнарга тырыша, һәрбер тәшәббескә каршы чыгып йөдәтә иде. Моңарга башка тагы Мәскәү съездында һич йиргә сайланмыйча калган берничә кешеләр аерым башкорт оешмасы ясарга маташып йөриләр иде5. Шул чуалчыклардан чыгар өчен вә милләт исеменнән сүз сөйли беләчәк бер мөәссәсә тудырыр өчен бердәнбер юл – бөтен халыкның сайлаган Милләт Мәҗлесен туплау вә аның аерган башкармасыны тудыру иде. Буннан башка юл да юк иде, имкян дә юк иде. Вәхаләнки руслар арасына кергән башбаштаклык, акрын гына булса да, безнең арага да керә. Вә безнең арада да мәсьүлиятьсез, кочаклап вәгъдәләрдә булына торган демагогларга акрын-акрын мәйдан ачыла иде вә милләтнең башы чуалтыла иде. Моңарга башка, Учредительный собраниядә тиздән җыелачак вә, анда Русиянең идарә ысулы тәгаен ителеп, милләтләрнең хокуклары төп кануннар да беркетеләчәк иде, вә моңарга да хәзерләнү лязим иде. Менә шул эшләрне күздә тотып, милләтнең бөтен аңлысы Милләт Мәҗлесенә сайлауга зур әһәмият бирде вә һәр йирдән үзенең ышанган затыны сайлады. Мәскәү вилаяте мине сайлап күндерде. Ул вакытта инде Мәскәүдә большевик идарәсе башланган булса да, моның тәэсире әле бик юк […]* башлануына башка бер нәрсәсе күренми иде. Безнең халык большевизмга бик кыска вакыт өчен мәйданга чыккан русның бер җүләрлеге генә дип караганга, аңа әһәмият биргән кеше дә юк иде, безнең арамызда әле ул вакытта Мәскәүдә коммунист булып мәйданга чыккан бер татар баласы да юк иде. Бу сәяхәтемнән юлымның авырлыгы гына хәтердә калган. Берничә көннәр буе бик начар товарный вагоннарда килеп, ниһаять, мин 20 ноябрьдә Уфага килеп чыктым. Вә юлда бөтен вагоннарны, вагоннарның өсләрен тутырган солдат берлә бергә бүленеп, бик җәфа чиктем. Уфада бөтен хәзерлекләр дәвам итүдә иде, бик күп әгъзалар килгән булса да, әле шактый күбесе юлның начарлыгыннан килеп өлгермәгән иде. Шуның өчен боларга кирәк килгән әгъзалар, һәйәт әгъзалары берлә тупланып, мәҗлес ачылуны бер һәфтәгә кичектерергә карар чыгарды6. Ниһаять, билгеләнгән көн килеп җитте. Хәтерем алдамаса, җомга көн иде. Мәҗлескә йөзгә якын әгъза килеп җиткән иде, Уфа вә тирәсенең бик күп кешеләре бу зур мәҗлесне күрергә ашыккан иде. Бөтен һәйәт, бөтен Диния идарәсе, мөфти Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләре берлә бергә хазир иде. Мәҗлесне һәйәтнең рәисе сыйфаты берлә Садри Максуди ачты. Мәҗлесне котлап беренче сүзне мөфти Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләре сөйләде. Моннан соң беренче уларак мандат комиссиясе аерылды, вә икенче көнне мандат комиссиясе һичбер канунсызлык күрелмәгән әгъзаларның Милләт Мәҗлесе әгъзасы икәнлекләрен тасдыйк итәргә сорады. Мәҗлес боларны тасдыйк итте вә риясәт һәйәте сайларга кереште. Мәҗлескә хазир булган әгъзаларның саны бу вакытта йөз тирәсендә иде7. Ләкин кайбер әгъзалар килеп җитмәгән вә кайбер милли вилаятьләрдә вакытында сайлау эшләнелә алынмаган иде, риясәт сайлау чыгу берлә, фиркачелек мәйданга атылды. Милләт Мәҗлесенең әгъзалары үзләренең сәяси, милли фикерләре берлә берничәгә бүленеп җиттеләр. Болар – төркичеләр, тупракчылар, коммунистлар, иттихаде исламчылар иде.
Төрекчеләрнең саны илледән артык иде. Бөтен күзгә күренгән кеше төрекчеләргә кереп бетә язган иде. Аннан соң килгән фирка тупракчылар иде. Боларның әгъзалары утызга якын булып, моның исеме элгәре «татарчы» булса да, төреклеккә хилаф бернәрсә кебек күренмәсен өчен, «тупракчы» дип атаганнар иде. Өченчесе коммунистлар иде. Болар да унөч кешедән гыйбарәт булып, күпчелеге солдатлар иде. Иттихаде исламчылар бер генә кешедән тора иде. Ул да ул вакытларда гаскәри имам булып йөрүче Баһаутдинов иде. Моңарга башка, һичбер фиркагә дә язылмаган бер мәбгус та бар иде. Мәҗлес рәислегене сайлауда әгъзалар бергә хәрәкәт итсен өчен, фиркачелектән читкә чыгып сөйләшү юлына кердек вә, ахырдан килешеп, Садри Максудины рәис, могавин Ибнеямин Әхтәмев, сәркатиб Габдерахман Фәхретдин, кятиб урынбасары итеп Галим Акчура8 һәм дә бер забит сайландылар. Боларның забиты большевик фиркасенең кешесе иде, исеме хәтеремдә юк. Моннан соң берничә комиссия аерылды. Боларның мөһимнәре – кануне әсаси, мәгариф, малия комиссияләре иде. Бу сайлауларда эшләр тәмамән Ауруопаның парламентлары ысулында бара иде. Һичбер төрле кытыршылык чыкмый иде. Уфада ул вакытта ун меңнән артыграк татар солдаты бар иде. Болар ике полкка аерылганнар иде. Мәҗлес эшенә башлагач та, боларның вәкилләре, килеп, Милләт Мәҗлесенә садыйк калырга ант иттеләр, вә берничә көн соң Милләт Мәҗлесе боларга байрак бирде. Шулай итеп, ноябрь ахырында башланган Мәҗлес бик кызу итеп эшкә кереште. Эшнең иң зурысы комиссияләргә төште. Алар шул вакытта үзләренең алган эшләрен тикшереп чыгып, аларны ляихә сурәтендә Милләт Мәҗлесенең тулы җыелышына кертергә тиеш иделәр.
Ул вакытларда большевиклар әле Учредительный собранияне җыю тарафында булып күренәләр һәм аның тиз көннән җыелачагын игълан итәргә хәзерләнәләр иде. Учредит. собраниянең беренче утырышларында безнең эшләремез каралачак булмаса да, Милләт Мәҗлесе әгъзалары арасында аның да әгъзалары булганга, алар киткәнче, безнең теләкләремезнең төп юлларын аерып алу һәм маяклар кадау лязим иде. Бу комиссияләрнең иң мөһиме, мәмләкәт үлчәвеннән караганда, кануне әсаси комиссиясе иде. Без монда Идел буе төрек-татарының дәүләт эчендәге бөтен хакларын билгеләргә тиеш идек. Шуңа күрә бу комиссиягә безнең бөтен юристларымыз кергән һәм алардан башка бик күп җәмәгать эшчеләремез дә язылган иде9. Аның утырышларына бик күп язылмаган әгъзалар да тыңларга килеп йөргәнгә, мәҗлесләр бик зур була иде. Шулай ук тупраклы мохтарият, мәгариф һәм малия комиссияләре дә мөтәхассыйсларны җыеп, бик нык эшләргә тиеш иде. Болардан башка бик күп милли һәм сәяси мәсьәләләргә дә Милләт Мәҗлесенең карашын билгеләү лязим иде.
Милләт Мәҗлесе ачылып бер-ике көн үтмәде, Петербурдагы Мәркәзи Мөселман Шурасының әгъзасы Солтанбәк Мамлиев килде һәм Милләт Мәҗлесе алдында Петербурдагы хәлләрдән озын бер мәгърузә укыды. Большевикларның Мәркәзи идарәне кулга алуларына Милләт Мәҗлесенең карашын ачарга кирәк иде. Аннан башка большевиклар Мәркәзи Милли Шурадан безнең тарафтан ясалган Мөселман комиссариаты төзүнең кирәклеге турында язылган низамнамәне дә* сорап алганнар һәм, мөселман халыкларга якын күренер өчен, шул низамнамә буенча бер Мөселман комиссариаты ясарга йөриләр иде. Алар шул хакта Мөселман шурасы рәисе Әхмәд Салиховны чакырып, аңа шул эшнең башында булырга тәклиф иткәннәр иде. Әхмәдбәк тә, Милләт Мәҗлесенә телеграм сугып, шул хакта аның фикерен сорый иде. Шулай ук башка урыннардан да йиренә күрә чыккан эшләр хакында киңәш сораган телеграмнар тулып ята иде. Шулай ук Милләт Мәҗлесе калдырачак идарәне төзү дә – аның ялгыз мәдәни, хәриси һәм дини төстә булуы яисә аның киләчәктә бер хөкүмәт төсенә керә алуы өчен, бөтен дәүләт кирәкләренә яраклы рәвештә, мәсәлән, гаскәр төзүне дә эченә алуы зур һәм мөһим мәсьәләләрдән иде. Бу вакытлардагы сәяси агымнарда динне милләттән аеру кирәк дигән фикер дә бик таралган бер фикер иде. Бу фикер тарафында булу суллык кебек карала иде. Шуңар күрә Милли Идарәнең Дини идарә берлә бергә булып-булмавы мәсьәләсе дә бик күп төшенеләчәк бер нәрсә иде. Милли Идарәнең урыны мәсьәләсе, Идел буе төрек-татарларының мәркәзе мәсьәләсе мөзакәрәгә куелачак иде.
Милләт Мәҗлесенең җыелышларын алып бару эше дә ганганәгә ияргән нәрсә түгел иде. Ул вакытларда һәр йирдә мичкә өстенә менеп сүз сөйләү бик мода булганга һәм сөйләнгән сүзнең дөресме-түгелме икәнен тикшереп тору гадәт булмаганга, бик күп кеше «митинг» хасталыгы берлә авыруда иде. Милләт Мәҗлесе әгъзалары арасында да аны митингка әверергә теләүчеләр юк түгел иде. Хосусән коммунист фракциясе башында торучылар солдатлар аркылы Мәҗлеснең җыелышларын бу юлга төшерергә бик тырышалар иде. Әгъзалар арасында фиркачелек дисциплины эшләнеп бетмәгәнгә, Мәҗлесне милләтнең шәрәфенә мөнасиб итеп алып бару бик авыр иде. Садри Максуди һәм Әхтәм әфәнделәрнең бик тырышып, нык идарә итүләре аркасында җыелышлар юлга куелды һәм тәмам бер парламент төсен алды. Ләкин риясәтнең нык алып баруы өчен, аның арка таяначак мәҗлестә көче булуы кирәк иде. Ул уртак тавыш берлә сайланган булса да, коммунистлар һәм аларга якын әгъзалар үзләрен мондый чикләр берлә чикләргә теләмәгәнгә, тәртипне саклар өчен бер кимчелек булырга тиеш иде. Ул төрекчә фракциясенең өстенә төшә иде.
Төрекче фракциясе фикер ягыннан бер төстә булса да, ул тәрбия ягыннан бер-берсенә башка гонсырлардан җыелган иде. Монда рус гали мәктәпләрен бетергән бик күп әгъзалар берлә Бохара, Мисыр һәм үз мәдрәсәләремездә тәхсил күргән голяма һәм мөгаллимнәр, тормышын кибеттә үткәргән приказчиклар һәм сәүдәгәр утыра иде. Боларның теләкләре барысының да бер булса да, алар юлларыны аеры-аеры күрәләр һәм аеры-аеры төшенәләр иде. Шулай ук болар арасында күп вак мәсьәләләрдә дә аермалар юк түгел иде. Мәсәлән, Дини идарәне* Милли Идарәдән аеру мәсьәләсе. Шуңар күрә төрекче фракциясен дисциплинга кую, аны һәр мәсьәләгә бер кеше кебек тавыш бирә торган хәлгә китерү бик зур хезмәтләргә баглый иде. Шуның өчен без, Мәҗлес ачылыр-ачылмас, фракциямезне бик нык итеп төзедек.
Аның низамнамәсен язып, риясәтен, сәркатиблеген сайлап, аның эшен юлга суктык. Боларны эшләгәндә, интеллигент кыйсемебез бик мөтәвазигъ хәрәкәт итте. Рәислек-фәлән кебек сайлауларда да карт хезмәтчеләремезне алга сөрде. Үзе эшнең авырын өстенә алды. Без беренче мәҗлесләремездә үк бик каты дисциплин ясап, мәҗлескә йөрүләрне мәҗбүри иттек. Мәҗлестәге әгъзаларның барлыгын-юклыгын тикшереп торыр өчен, махсус бер әгъзамызны сайладык вә аңа берничә ярдәмче куйдык. Ул мәктәпләрдә шәкертләрне барлаган кебек бөтен әгъзаларны барлап, мәҗлес уртасында чыгарга мөсагадә итми, һәммәсенең тора торган уйларын белгәнгә, мөһим мәсьәләләр алдында килми калучы булса, ярдәмчеләрдән берсен атка утыртып, йөгертеп, җилтерәтеп китертә иде.
Моннан башка мәгънәви дисциплина ясар өчен дә бик күп тырышулар кирәк иде. Монысы өчен фракциянең мәҗлесләрендә гомуми барышымыз хакында мәгърузәләр укый, үземезнең төп мәсьәләләремезне ачык итеп сөйли идек. Һәрбер мәҗлестә мөзакәрәгә куелачак мәсьәлә хакында әгъзаларны таныштырып, фикер алышуны гадәт иттек. Ничек тавыш бирүләрне беркетеп, кемнәрнең фракция исеменнән сөйләүләрен билгели идек. Кайбер мәсьәләләрдә әгъзаларга тавыш бирүдә киң хөррият биргән кебек, кайберләрендә фәлән төстә тавыш бирүне мәҗбүри итә идек. Шуның өчен безгә фракция берлә бик озын мәшгуль булырга тугры килә иде. Һәрбер көнне аның мәҗлесен ясамыйча калмый идек. Кайбер мөһим мәсьәләләр көтелмәгәндә мәйданга чыкканда, риясәттән тәнәфес сорап, мәҗлес урталарында да фракция мәҗлесләрен үткәрә идек, мәҗлестә таркалып китәргә теләгән берничә куәт булганга, боларны тимер кыршау берлә кыршаулап, берлекне алып бару – безнең фракциянең өстенә йөкләтелгән иде. Аның кыршавының бер әгъзаның да тәненә батмыйча, тимер икәнлеген яшерү без зыялыларга бурыч булып төшкән иде. Шуңа күрә безнең эшемезнең исәбе-хисабы юк, вә безнең бурычымыз да бик нечкә һәм бик нәзек иде. Хәзер хәтерлим: без, иртә берлә торып, Садри Максуди, Гомәр Терегул, Нәҗиб Корбангали, мин, тагы берничә эш башындагы аркадашлар бергә чәй эчә идек. Чәй янында бу көнге комиссиядә һәм мәҗлестәге мәсьәләләрне күздән кичереп, нинди юллар алып бару хакында сүз беркетә һәм рольләрне бүлешә идек. Сәгать унда комиссия мәҗлесе билгеләнгән була иде. Аңа беренче уларак барып җитү безнең вазифа иде. Мәҗлес алдыннан без бер ярты сәгать булса да фракция мәҗлесемезне уздыра идек.
Уфада Милләт Мәҗлесе җыелу бик зур вакыйга булганга, Уфа халкы Милләт Мәҗлесе әгъзаларын күрер өчен һәр көн мәҗлесләр ясый иде. Җыелышның тәмам булуын мәҗлес янында атлар көтә иде. Ашны ашап бетерер-бетермәс, тагын комиссиягә, аннан соң кичке мәҗлес алдындагы фракция мәҗлесен үткәреп, мәҗлескә башлый идек. Күп көннәрне кичке мәҗлес сәгать бер ярым-икегә кадәр дәвам итә һәм без өемезгә сәгать өчләрдә генә кайта идек. Шул рәвештә көннәр буе дәвам иткән, оештырылган бер чалышу аркасында, бер-ике атнадан соң төрекче фракциясе Милләт Мәҗлесендә тулы мәгънәдә хаким булып өлгерде һәм бөтен карарларда үзенең теләген имля итә башлады. Моның берлә бергә Милләт Мәҗлесе авыр көннәр һәм таралып китү куркынычларын үткәрмәде түгел. Үткәрде. Боларның хәтердә калганнары шулар: 1) Совет хөкүмәтенә мөнәсәбәтне билгеләү; 2) Диния нәзарәтен Милли Идарәдән аерып-аермау; 3) мәркәз итеп Казанны йә Уфанымы билгеләү; 4) тупраклы мохтарият ляихәсен кабул иткәндә Әстерханны Идел-Урал җөмһүрияте эченә кертеп-кертмәү; 5) башкорт мәсьәләсе; 6) Милли Идарәне сайлау. Боларның һәммәсе хакында бик кайнар моназарәләр көннәр буенча дәвам итте вә Милләт Мәҗлесе бик авыр дәкыйкалар үткәрде. Бу вакытларда коммунист демагогларның бердән һөҗүмнәренә очрады. Икенче вакытта астыртын хәрәкәт итә торган әллә нинди бүлүче, бозучы көчләр алдында булынды. Өченче яктан, мәрхүм мөфти Галимҗан әл-Баруди хәзрәтенең идарәсендәге бер кыйсеме голяманың һәр эшкә үзләре хуҗа булу теләге берлә тартышырга мәҗбүр булды. Ләкин Милләт Мәҗлесе, бу авырлык эчендә уңга да, сулга да тайпылмыйча, алган юлында дәвам итте. Халкымызның милли, мәдәни, дини вә сәяси теләген мәгълүм формага куеп, «Төрек-татар милләтенең кануне әсасисе»н төзеде10 һәм аны һәрбер мәдәни мәмләкәтнең парламентында кабул ителә беләчәк эшләнгән бер төстә тәмам итте.
Милләт Мәҗлесе кабул иткән карарларны эшкә ашырыр өчен, Диния, Малия вә Мәгариф нәзарәтләре исемендә җидешәр әгъзалык өч нәзарәт тудырды вә боларның вазифаларын, хокукларын билгеләде. Бу өч нәзарәтнең әгъзаларыннан тупланган мәҗлескә Милли Идарә исемен бирде. Бу Милли Идарәне милләт исеменнән сөйли ала торган бердәнбер мөәссәсә итеп, аңа Идел-Урал төрек-татарларының суверенлык вазифасын йөкләде. Бу аеры нәзарәтләрнең эшләре бер эздә барсын өчен, бөтен нәзарәтләрне берләштерү вазифасын йөкләп, бер рәис тә сайлады11. Милли Идарәнең урыны итеп Уфа шәһәрен билгеләде. Моннан башка Русиядә төзелүе көтелгән федератив хөкүмәт берлә Милли Идарәнең мөнәсәбәтен алып бару өчен, өч әгъзалык бер илчеләр һәйәте төзеде һәм аңа мәркәз хөкүмәт яшәгән йирдә торырга әмер итте. Русиянең чуалчык эшенең үз эчендә генә эшләнеп бетәчәгенә ышанмаганга, ул сугыш беткәч (ул вакытта әле Русия сугыштан чыккан булса да, Аурупада канлы сугыш дәвам итеп килә иде) булачак Солых мәҗлесенә иштиракь өчен өч әгъзалы бер Солых һәйәте сайлады. Тупраклы мохтарият эшен эшләп бетереп, Идел-урал мохтариятлы җөмһүриятен вөҗүдкә чыгарыр өчен, җиде әгъзадан мөрәккәб аерым бер комиссия вөҗүдкә китерде вә аның урынын Казан шәһәре итеп билгеләде. Бу һәйәтләрнең һәммәсенә дә аерым низамнамәләр, тәгълиматлар хәзерләнде.
Милли Идарәнең рәисе итеп Садри Максуди, Диния нәзарәте рәисе – мөфти исеме берлә Мәскәү съездында сайланган Галимҗан әл-Баруди, Мәгариф нәзарәте рәисе – Нәҗип Корбангали, Малия нәзарәте рәисе – Шәйхулла Алкин әфәнделәр сайландылар. Диния нәзарәтенә казый Ризаэтдин Фәхретдин (мөфти могавины), казый Салихҗан Урмани, казый Габдулла Сөләймани, казый Кәшшаф Тәрҗемани, казый Хөҗҗәтелхәким Мәхмүд, казый Гомәр әл-Караши һәм казый Мөхлисә ханым Буби сайландылар. Мәгариф нәзарәтенә Закир әл-Кадыйри, Гомәр Терегул, Гали Еники, Исмәгыйль Үтәмеш, Ибраһим Биккол һәм Кәлимулла әфәнделәр сайландылар. Малия нәзарәтенә Сәлимгәрәй Җантурә, Гариф Кәрими, Латыйф Яушев, Гали Кормай, Габдулла Буби һәм Зәйнетдин Агафуров әфәнделәр сайландылар. Илчеләр һәйәтенә Заһид Шамил, Солтанбәк Мамлиев, Гаяз Исхакый; Солых һәйәтенә – Фатих Кәрими, Әхмәдбәк Салих, Гаяз Исхакый; Тупраклы мохтарият һәйәтенә – Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Шәрәф, Ильяс Алкин, Галим Акчурин, Сәлах Атнагулов һ. б. сайланганнар иде. Милләт Мәҗлесенең риясәте Уфада калдырылды. Аның рәис урынбасары булган адвокат Биньямин Әхтәмевка да Милли Идарә мәҗлесләрендә иштиракь итү вазифасы йөкләтелгән иде. Шул эшләрне эшләп бетергәч, Милләт Мәҗлесе үзенең вазифасын тәмам булды дип хисаплады. Ул үзенең икенче җыелышын 1917 елның 20 маена билгеләп таралды12.
Милли Идарә шул юлда эшләп барганда, большевиклар бик көчләнеп җитеп, Мәскәүнең әмере берлә Милләт Мәҗлесенең әгъзасы Гыйлемдар Баембитов13 командасында килгән Кызыл гаскәр көче берлә 1918 елның 12 апрелендә Милли Идарә ябылды. Бик күп әгъзасы кулга алынды һәм милли фонды гасыйб ителде. Шул ук җәйдә большевиклар куылып, Уфада йирле хөкүмәт төзелгәч тә, Милли Идарә яңадан эшкә башлады, Уфада булган Дәүләт киңәш мәҗлесенә катышты14. Большевиклар Уфага икенче кат килә башлагач, 1918 елның октябрендә Себернең Кызылъяр шәһәренә күчеп китте. Анда, бәхетсезлеккә каршы, кара русчы Колчак хөкүмәтне кулга алды вә Милли Идарә әгъзаларын, мөфти Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләре дә булдыгы хәлдә, тотып ябарга әмер дә чыгарды. Милли Идарә большевиклар кулыннан алынган Уфа шәһәренә 1919 елның апрелендә кире кайтты. Анда эшкә керешергә өлгерә алмады, большевиклар, тагы һөҗүм итеп, Уфага таба килә башладылар. Милли Идарә июль айларында Омскига күчеп килде15.
Ул арада Сибирия хөкүмәте сүтелә башлаганга, Милли Идарә монда утырып эшли алмады. Аның яшьрәк әгъзаларыны Колчак хөкүмәте көчләп гаскәрлеккә алды (Шәйхулла Алкин, Солтанбәк Мамлиев). Калган әгъзаларының бер бүлеге Иркутка кадәр күчеп киттеләр. Бер бүлеге Семипалатта йирләшкән казакъ-кыргызларның «Алаш Урду»ларына хезмәткә керделәр. Ул да беткәч, Төркестанга чыгып, андагы милли хәрәкәткә катыштылар. Иркутта калганнарның кайберләре Кытай Төркестанына чыктылар, кайберләре яңадан Уфага кайтып киттеләр. Икенче дәвер эшләрендә Милли Идарәнең рәисе Садри бәк большевизиядә өзелеп калганга, ул Себер хәрәкәтенә катыша алмады. Сибириягә икенче күчүдә мөфти Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләре Уфада калды. Бу вакытларда инде бөтен Русия большевиклар тарафыннан тотылып өлгергәнгә, Милли Идарәнең утырып эшли торган аяк басачак йире булмаганга, таралып китте. Бу чуалулар арасында, билгеле, Милләт Мәҗлесе дә икенче мәртәбә җыела алмады. Милләт Мәҗлесеннән туып калган ялгыз Диния нәзарәте генә яши алды. Халкымызның дини хисе берлә уйнаудан курыкканга, большевиклар, Диния нәзарәтенең яшәвенә төрле киртәләр салсалар да, тәмамән манигъ була алмадылар. Ул, 1928 елларга кадәр шактый оешып, бөтен Русия мөселманнарының бердәнбер дини мәркәзе вазифасын үтәп килде. Ләкин 1928 дән соң башланган дингә каршы большевикларның хәрәкәтендә аның мәмләкәт эчендә төзегән бөтен дини тәшкиләтләре җимерелде. Аның мәхәлләләре ватылды, меңнәрчә мәсҗедләре кулыннан тартылып алынды. Аның мәркәзи идарәсен җимерер өчен большевик хөкүмәте бик тырышса да, мөфти Ризаэтдин хәзрәтнең тырышлыгы аркасында гына ул яшәп калды. Аның халык берлә мөнәсәбәте, багланышы бик авыр юлларга куелганга, аның хәзерге ясаешы халыкның күтәргән дини мохтарият байрагыны саклауга гына хәсыр ителеп калды.
Милләт Мәҗлесенең калдырган һәйәтләреннән Тупраклы мохтарият һәйәте Казанда Идел-Урал җөмһүриятенең корылтаены җыярга вә шул Идел-Урал җөмһүриятен игъланга хәзерләнде, хәтта шуның көнен дә билгеләп, тантаналы рәвештә ясар өчен тәдбирләр күрде. Ләкин игълан көненең гарәфәсендә аның һәйәте вә Гаскәри Шураның мәркәзе большевиклар тарафыннан кулга алынды. Илчелек һәйәтен Мәскәүдә йирләшкән большевик хөкүмәте танымаганга, ул йөкләтелгән вазифасын тутыра алмады. Солых һәйәтенең Брест-Литовск мәҗлесенә баруына большевиклар манигъ булганга, ул мәҗлескә катыша алмады. Себергә күчкәндә аның әгъзалары таралып киткән булганга, аның мәсарифе өчен кирәкле акча большевиклар тарафыннан таланган булганга, һәйәтнең калган әгъзасы Гаяз Исхакыйның милләткә ачык хат берлә мөрәҗәгате нәтиҗәсендә бердән шактый акча тупланды16. Солых һәйәтенә яңа әгъзалар сайлар өчен Кызылъярда җыелган Себер корылтае яңа иптәш итеп Фуад Туктаров берлә Солтанбәк Мамлиевны сайлады17. Боларның икесе – Фуад Туктаров берлә Гаяз Исхакый – 1919 елның октябрь аенда чех гаскәре берлә бергәләп* Аурупага киттеләр дә, Финляндия тарафыннан качып чыккан Милли Идарә рәисе Садри Максуди бәк берлә берләшеп, Версаль** мәҗлесенә Милләт Мәҗлесенең теләкләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ул вакытларда тукталмыйча булып тора торган төрле бәйнәлмиләл конгрәләргә үз милли таләпләремезне язып, сөйләп аңлаттылар вә Җәмгыяте әкъвамга да мөрәҗәгатьләр ясадылар. 1921 елда Парижда тупланган Учред. собрания әгъзаларының киңәш мәҗлесләренә катышып, анда үзләренең милли хокукларын танытырга тырыштылар. Бу эшләр 1922 елга кадәр дәвам итте. Аннан соң Солых һәйәте дә таралып китәргә мәҗбүр булды.
Бу көнге көндә Милләт Мәҗлесенең йөздән артык әгъзаларының кайсыларының вафат икәнлекләрен белү безнең кебек мөһаҗәрәттә яшәүчеләргә бик авырдыр. Ләкин һаман тикшереп, сорашып торганга, кемнәрнең вафат булганнарын беләмез. Мәгариф нәзарәтенең рәисе Нәҗип Корбангали әфәнде 1919 елның көзендә Төркестанда үпкә хасталыгыннан вафат итте. Малия нәзарәтенең рәисе Шәйхулла Алкин 1930 елда Оренбург шәһәрендә, большевик золымына чыдый алмыйча, үзен-үзен үтерде. Латыйф Яушев, Зәйнетдин Агафуровлар Харбинда 1922–23 елларда вафат иттеләр. Солтанбәк Мамлиев большевиклар тарафыннан 1920 ел, гыйнвар аенда атып үтерелде. Казый Салихҗан18 хәзрәтләре бик озын төрмәләрдә сөрелдергәннең соңында төрмәдә тиф хасталыгыннан вафат итте. Сәлимгәрәй мирза Җантурин19 1926 елда Казанда тирән базга егылып төшеп вафат итте. Гали Корманов 1928 елларда Мәскәү тирәсендә вафат итте. Мөфти Галимҗан әл-Баруди хәзрәтләре 1922 елда Казанда тиф хасталыгыннан вафат итте. Әхмәд Салихов 1929 елда Варшавада вафат итте. Калганнардан бик күбесе СССРда яшиләр. Мөһаҗәрәттә бу көнге көндә Милләт Мәҗлесенең рәисе Садри Максуди бәк – Анкарада, мәгариф нәзарәте әгъзасы Закир Кадыйри бәк – Истанбулда, малия нәзарәте әгъзасы Гариф Кәрими бәк20 – Аурупада, солых һәйәте әгъзасы Фуад Туктар бәк – Анкарада, Гаяз Исхакый – Варшавада, Милләт Мәҗлесе әгъзасы Габдулла Баттал бәк Анкарада яшәмәктәдерләр.
1917 елда халкымызның җан теләге берлә башланган, үз эшенә үзе хуҗа булыр өчен корган беренче Милләт Мәҗлесе вә аның тудырган мөәссәсәләре дошманнарымыз тарафыннан тар-мар ителде. Халкымыз башсыз калдырылып, рус, яһүд кулында уенчык хәленә китерде. Ләкин халыкларның үз эшләренә үзләре хуҗа булыр өчен тартышуларында дошман тарафыннан мондый кырылулар, ватылулар булып килә торган эшләр булганга, әлбәттә, безнең халкымызда моның берлә генә үзенең иманын югалтачак түгелдер, үзенең теләген тулы көенчә булдырырга тырышачактыр. Һәм дә үзенең иленә, үзенең эшенә үзе тәмам хуҗа булып бетмәс борын, бу милли тартыштан ваз кичмәячәктер.
Беренче Милләт Мәҗлесенең җыелуына 15 ел тулу мөнәсәбәте берлә эше-көче минеке кадәр булмаган* Милләт Мәҗлесенең вә Милли Идарәнең әгъзалары язар, дип көтсәм дә, һичбер йирдән тавыш ишетелмәгәнгә, шул фарзы кифаяне үтәр өчен, шул юлда шәһид булган иптәшләремезгә бөтен иманлы милләттәшләр догада булсыннар өчен, үткән хәлләрнең меңнән берсен генә кыскартып яздым.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Беренче Милләт Мәҗлесенең 15 еллыгы. «Яңа милли юл» журналының 1933 елгы 1, 2 3, 5 нче (гыйнвар, февраль, март, май) саннарында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 …мохтарият һәйәте исемендә бер оешма аерды. – Казанда узган өч корылтайның (Икенче Бөтенрусия мөселманнар, Хәрби Шура һәм голямалар съездларының) берләштерелгән утырышында территориаль автономия мәсьәләсе читләштерелеп, милли-дини мохтарият (автономия) игълан ителә, башкарма орган буларак милли мохтарият һәйәте сайлана.
2 …Габдулла Шонаси, Закир әл-Кадыйри, Гомәр Терегулов, Әминә Мөхетдин, мәрхүм Солтанбәк Мәмлиев, мәрхүм Шәйхулла Алкин, мәрхүм Нәҗип Корбангалиев вә хәзер исәнлеге-саулыгы мәгълүм түгел мөәррих Һади Атласи бар иде. – Бу урында сүз педагог, дәреслекләр авторы Габдулла Шонаси (Ибраһимов, 1885–1928), журналист, галим, җәмәгать эшлеклесе Закир Кадыйри (1878–1954), сәяси эшлекле, педагог Гомәр Терегулов (1883–1938), хокук белгече, сәяси эшлекле Әминә Мөхетдинова (1893–1944), кече офицер, сәяси эшлекле Солтан Мәмлиев (???–1919), сәяси эшлекле, язучы Шәйхулла Алкин (1893–1922 елдан соң), адвокат Мөхәммәтнәҗип Корбангалиев (1866–1918 елдан соң), тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи (1876–1938) турында бара.
3 Һәйәт милләткә акча сорап мөрәҗәгать итте. – Бу мөрәҗәгать «Милләткә хитаб» исеме белән журналның 1930 елгы 9 нчы санында (11–13 б.) басылган.
4 …Совет хөкүмәтен төзеде. – 1917 елның 25 октябрендә Россиядә хакимиятне большевиклар үз кулына алалар һәм Совет хөкүмәте төзиләр.
5 …берничә кешеләр аерым башкорт оешмасы ясарга маташып йөриләр иде. – «Башкорт мәсьәләсе» беренче тапкыр 1917 елның 1–11 маенда булып узган Беренче бөтенроссия мөселманнары съездында туа. Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге башкорт делегациясе корылтайның җир мәсьәләсе позициясе белән килешми. 1917 елның июнендә Башкорт Милли Шурасы оештырыла, 16 ноябрьдә Башкорт автономиясе игълан ителә.
6 …мәҗлес ачылуны бер һәфтәгә кичектерергә карар чыгарды. – Милләт Мәҗлесен ачуны кичектерү тиз генә мәҗлесне үткәрү өчен бина таба алмауга һәм, кыш башланып, юлларны кар басу сәбәпле, депутатлар Уфага килеп җитә алмауга бәйле булган.
7 …әгъзаларның саны бу вакытта йөз тирәсендә иде. – Г. Исхакый «Унбер ел» исемле мәкаләсендә (Яңа милли юл. – 1929. – № 9) 96 дип яза, Г. Баттал – 120 кеше дип.
8 могавин Ибнеәмин Әхтәмев, сәркатиб Габдерахман Фәхретдин кятиб урынбасары итеп Галим Акчура… – бу урында сүз хокук белгече, сәясәт эшлеклесе Ибнеямин Әхтәмов (1877–1919 елдан соң), журналист, тәрҗемәченең Габдрахман Фәхретдинов (1887–1937, Ризаэтдин Фәхретдиннең улы), сәясәтче, шигырьләр авторы, тәрҗемәче Галим (Галимҗан) Акчурин (1890–1938) турында бара.
9 …бу комиссиягә безнең бөтен юристларымыз кергән һәм алардан башка бик күп җәмәгать эшчеләремез язылган иде. – Сүз «Яңа канун ләихәләре комиссиясе» хакында бара булса кирәк. Анда ике фракциядә дә алтышар әгъза сайланган: «төрекчеләр»дән – Ибнеямин Әхтәмев, Нәҗип Корбангалиев, Гаяз Исхакый, Госман Диваев, Габдулла Сөләймани, Һади Атласи, «тупракчылар»дан – Сәгыйд Янгалычев, Галимҗан Ибраһимов, Ильяс Алкин, Гани Абызов, Фәтхи Әхмәдетдин, Фатих Сәйфи-Казанлы.
10 …«Төрек-татар милләтенең кануне әсасие»н төзеде… – 1918 елның 16 гыйнварында Милләт Мәҗлесе тарафыннан 93 маддәдән гыйбарәт булган Кануне әсасия (Конституция) игълан ителә.
11 …бөтен нәзарәтләрне берләштерү вазифасын йөкләп, бер рәис тә сайлады. – 1918 елның 7 гыйнварында 47 тавыш белән Милләт Мәҗлесенең рәисе итеп Садри Максуди сайлана.
12 …икенче җыелышын 1917 елның 20 маена билгеләп таралды. – Монда хата киткән булса кирәк, чөнки Милләт Мәҗлесенең икенче чакырылыш сессиясе 1918 елның 1 маенда ачылырга тиеш була.
13 Гыйлемдар Баембитов – Гыйлемдар Баембәтов (1886–1933), сәясәт эшлеклесе, журналист, Милли Мәҗлес депутаты.
14 …Уфада булган Дәүләт киңәш мәҗлесенә катышты. – Дәүләт киңәшмәсе, Уфада 8–21 сентябрендә ачылып, ике атна дәвам иткән. Анда 170 ләп делегат, шул исәптән Милли Мәҗлес вәкилләреннән унике кеше (Г. Исхакый да) катнашкан.
15 Милли Идарә июль айларында Омскига күчеп килде. – Кызыл гаскәрләр Уфага якынлашу сәбәпле, Дәүләт киңәшмәсе Омскига күчеп килә.
16 …Гаяз Исхакыйның милләткә … бердән шактый акча тупланды. – Г. Исхакый «Маяк» газетасының 1918 елгы 7 декабрь санындагы бер язмасында солых һәйәтенең ике әгъзасы белән элемтә өзелгәне, алар урынына яңаларны сайлау кирәклеге, солых һәйәте өчен билгеләнгән бюджет акчасының большевиклар тарафыннан конфискацияләнүе, шуның өчен ярдәмгә ихтыяҗ барлыгы турында әйтә. Газетаның укучыларга мөрәҗәгать итүе бушка китми, бераздан солых һәйәте өчен 500 меңләп сум акча туплана (Надир Дәүләт хәбәре). «Юл» газетасында 85 мең диелгән.
17 …яңа иптәш итеп Фуад Туктаров берлә Солтанбәк Мамлиевне сайлады. – Бу хата. Чынлыкта Мамлиев түгел, ә Гомәр Терегулов сайланган була.
18 казый Салихҗан – Диния нәзарате казые Салихҗан Урманов турында сүз бара.
19 Сәлимгәрәй Мирза Җантурин – Җантурин Сәлимгәрәй Сәетхан улы (1864–1920), сәяси эшлекле, филолог, Милләт Мәҗлесе депутаты, Малия нәзарәте әгъзасы (1913).
20 Гариф Кәримим бәк – Мөхәммәдгариф Гыйльман улы Кәримов (1892–1934), җәмәгать эшлеклесе, әдип, журналист.
Нәдвәсе – киңәшмәсе, җыелышы.
Мөәррих – тарихчы.
Идарәи рухания – руханилар идарәсе.
Мөәссәсәсе – оешмасы.
* Моннан соң бер юл ак калган.
Мувәкъкать – вакытлы.
* Моннан соң бер юл ак калган.
Һәфтәгә – атнага.
Тасдыйк итәргә – расларга.
Риясәт һәйәте – рәислек итү комитеты.
Иттихаде исламчылар – ислам фикерендәгеләр.
Мәбгус – депутат.
Могавин – урынбасар; ярдәмче.
Забит – офицер.
Кануне әсаси – төп закон (Конституция).
Садыйк калырга – тугры булырга.
Ляихә – проект.
* Бу низамнамә Вакытлы хөкүмәтнең соравы буенча мәркәз милли шура тарафыннан эшләнгән иде. – Г. Исхакый искәр.
Мөтәхассыйсларны – белгечләрне.
Мәгърузә – доклад.
Тәклиф иткәннәр – кушканнар иде.
Хәриси – саклаучы.
Мөзакәрәгә – фикер алышуга.
* Чыганакта: Дини идарә.
Ганганәгә – традициягә.
Мөнасиб итеп – лаеклы рәвештә.
Риясәтнең – рәислекнең.
Гонсырлардан – элементлардан (кешеләрдән).
Тәхсил күргән – гыйлем алган.
Низамнамәсен – кагыйдәләр җыелмасын; законын.
Мөтәвазигъ – түбәнчелекле.
Мөсагадә итми – рөхсәт итми.
Мәгърузәләр – докладлар.
Имля итә – яздыра.
Моназарәләр – бәхәсләр.
Дәкыйкалар – вакытлар, мизгелләр.
Мөәссәсә – оешма.
Мөрәккәб – торган; гыйбарәт.
Иштиракь итү – катнашу.
Гасыйб ителде – талап алынды.
Манигъ – киртә.
* Башкача Аурупага чыгарга визалар алмадылар. – Г. Исхакый искәр.
** Чыганакта: Версай.
Хәсыр ителеп – кайтарылып.
Тәдбирләр – чаралар.
Мәсарифе – чыгымы.
* Эше-көче минеке кадәр булмаган – минем мәкаләдән тәфсиллерәк. – Г. Исхакый искәр.
Фарзы кифаяне – җитәрлекне.
Мөәррих – тарихчы.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 393-404.