Татарстан Совет Җөмһүриятенең унъеллыгы

1920 елның 27 маенда Мәскәүдәге большевик Үзәк Комитетының Татарстан Совет Җөмһүрияте ясау хакындагы декреты игълан ителде. Шул декрет буенча шул ук елның 25 июнендә Татарстан идарәсе Татарстан революцион комитетына (ревкомга) тапшырылды. Шул комитет 1920 елның сентябрь аенда Беренче татар советлары корылтаен җыеп, Совет Татарстан хөкүмәтен сайлатты. Бу хөкүмәтнең башына Сәхипгәрәй Сәетгалиевне һәм дә Татарстан Коммунист партиясенең башы иттереп Борһан Мансуровны аерды. Шулай итеп, Татарстан Совет Җөмһүрияте дөньяга килеп, ул РСФСРның бер мохтар өлкәсенә әверелде. Менә шул вакыйгага хәзер ун ел вакыт үтте. Ун ел милләтләр тормышында зур бер заман булмаса да, татар милләте бу ун ел эчендә үзенең бөтен барын югалтып бетергәнгә, бу көн безгә шомлы бер көн булды. Бу көн кара язмышның яңа бер яше булып, канлы юллар берлә тарихымызга язылды. Бу көн безгә 1552 елда Иван Грозный тарафыннан Казан истикъляленең кан дәрьясында буылган 15 октябрь көне кебек икенче милли бер «милли матәм» көне булды. Аерма шунда: 1552 елда Русиянең кан эчүче патшасы Иван Грозный безнең илемез, суымызны җимергән вә матди байлыгымызны талаган иде. 25 июньдә шул ук Иван Грозный баласы – кызыл чикмәнгә бөркәнгән кызыл рус хулиганы илемез вә йортымызның җанын, мәдәниятен җимерде. Аның өч йөз җитмеш ел рус боендырыгы астында саклап килә алган үзлеген, минлеген былчыратты. Казанны Иван Грозный тарафыннан алынуда руслар ягыннан хаин татар ханы Шаһгали ярдәм иткән булса, большевиклар тарафыннан Казан татарының үзлеген, минлеген җимерүдә шул ук Шаһгалинең хаин балалары, татар большевиклары руска җитәкче булды. Татар мәдәниятен, татар барлыгын җимерүдә болар кызыл русның үзеннән күп иттереп татарга зарар китерделәр. Бу милли хаиннарның исемнәрен санап тормыймыз. Алар әле һәммәсе милләтнең күңелендә сакланганга, милләтнең үч алу көнендә аларның мордар исемнәре үзеннән-үзе мәйданга чыгачактыр. Ләкин без үзен татар коммунисты дип атый торган бу рус өмәчеләренең гөнаһларын гына милләтнең күзе алдына бер мәртәбә китереп китмәкче буламыз. Гәзитә мәкаләсендә барысын да язып бетерү мөмкин булмаганга, моның үзенчәрәк язуын тарихчыларга калдырып, без коточкыч милли җинаятьләрне генә санау берлә канәгатьләнәмез. Татарстан Совет Җөмһүрияте ясауда Мәскәү большевиклары ике төрле максатны күзәтәләр иде. Моның беренчесе һәм дә иң зурысы – Идел-Урал буендагы көчле бер төрек-татар берлеген бетерү, икенчесе – кыска күзле татар милләтчеләрен сүздә мохтарият биреп алдаштыру. Шуларның икесен дә мәйданга китерер өчен бу эшнең башында булган Йугашвили-Сталин үзенең имзасы берлә 1918 елның мартында чыккан татар-башкорт социаль җөмһүрияте ясау хакындагы декретны кайтарып ала. Бөтен тарих буе бергә барган бу Идел-Уралның ике халкын аерырга кирәкле таба. Патша заманасында охранкада хезмәт иткән Шәриф Манатов дигән башкорт хаинының җитәкчелеге аркасында 19 нчы елда ук Башкорт Совет Җөмһүрияте игълан ителә. Вә аның башына татар дошманлыгыны үзенә кәсеп итеп алган авантюрачы Зәки Вәлидине утырта. Татар милләтчеләрен алдар өчен татар җөмһүрияте игълан итәргә кирәк булгач, шул ук Сталин бу җөмһүриятләрне ничек төзү хакында, коммунист партиясенең башы сыйфаты берлә тышкы яктан ихтыярлы милли җөмһүрият төсле булсын, әмма эчкәре ягы берлә коммунист партиясенең бер ячейкасы итеп эшләнелсеннәр, дип боерык бирә. Шулай булганы хәлдә дә татар милләтчеләре эчкә кереп куәтне алырлар дип курыкканга, Татарстанны мөмкин кадәр кечкенә ясатырга куша. Татарстанга татар халкының бары 36 % ын гына керттереп куйдырта. Шулай итеп, Татарстан Совет Җөмһүрияте Идел-Урал төрек-татар халкының файдасы өчен түгел, кызыл Мәскәүнең аерым бер планы өчен генә мәйданга китерелә вә шул юлда хезмәт иттереләдер. Совет Татарстанының идарәсе ревкомда булганда да, Беренче съезд тарафыннан сайланган татар хөкүмәтенә бирелгәндә дә сүздә генә татарда була. Бу вакыттагы чын идарә эш яһүди, бер исерек рус, бер кокаинчы Сәхипгәрәй Сәетгалиев дигән мәлгунь татардан җыелган бер җыйнауның (һәйәтнең) кулында булса да, асыл, идарә кызыл Мәскәү тарафыннан куелган яһүдиләрдә генә була. Йирле ике исерекбаш күз буяр өчен генә халыкны талый торган боерыкларга кул куяр өчен генә тотыла. Бу вакытларда большевик та «продналог» исемендә авыл халкының ашамак-эчмәк нәрсәләреннән, хайваннарыннан акча берлә түгел, әйбер берлә салым ала торган булалар. Статистикларның искеләре югалып беткәнгә, яңаларын ясарга вакыт булмаганга, бу салымнарны башларына ни килсә, шулай итеп кенә эшлиләр. Үзләре дә ни булса, шуңарга разый булалар. Чөнки әле көчләп талап алып халыкны өркетүдән куркалар. Моңа яңа Совет Татарстан Җөмһүриятенә шулай кәефләренә килгән бер сифрны язып җибәрәләр. Татарстан туфрагында 18 нче, 19 нчы елларда бер тарафтан большевик гаскәре, икенче яктан элгәре Учредительный собрания, соңыннан Колчак гаскәре арасында ике ел сугыш барганга, мәмләкәт бик таланган, җимерелгән була. Ат, тун, ике яктан да сугышка алынып, бик азайган. Мал-туар киселеп беткән дәрәҗәдә була. Ирләр ике яктан да гаскәрлеккә алынганга, илдә эшче азаеп, иген чәчү ярты-яртыга кимегән. Татар халкы бөтенләйгә йөдәгән, йончыган бер хәлдә була. Менә шуларны һичбер игътибарга алмаенча, Мәскәүнең рәхмәтен алыр өчен, беренче Татарстан хөкүмәте халыктан тулы көенчә ашлык салымы җыярга тотына. Халык, бик фәкыйрь булганга, шуны бирә алмый. Шуны күреп, Татарстан хөкүмәте, Колчак берлә сугыштан кайткан рус гаскәрен җансебергечләр (пулемётлар) берлә авылларга чыгарып, халыкны суктырып, аттырып ашлык җыйдырта. Һәм дә һичбер сүзгә, ялынуга карамаенча, тулы көенчә салымны тутырттыра. Кан, күз яше эчендә Мәскәүгә дигән ашлык миллион-миллион потлап Казанга җыела. Поезд-поезд Мәскәүгә күндерелә. Шул елны иген[е] чиксез уңган бер ил булган Украина үзенә салынган салымның 55 % ын гына түләгәне хәлдә, игене булмаган ач Татарстаннан салым йөз дә йөз тутырыла. Мәскәү Татарстан Совет Җөмһүриятенең шулкадәр тырышуына рәхмәт укый. Сәетгалиевка алтын сәгать җибәрә. Шуны күреп, Сәетгалиев вә аның иптәшләре тагы батырая, тагы медальләр алырга кызыгалар. Мәскәүгә телеграм биреп, без Казандагы гаскәрнең (ул вакыт Казанда кырык-илле меңле Кызыл Гаскәр тора) бөтен ашау-эчүен үземез тотамыз, дип рөхсәт сорыйлар. Мәскәү татар халкының имгәнүенә сәбәп булачак бу эшкә сөенә-сөенә разый була. Тагы җансебергечле бүлекләр авылларга ашлык җыярга чыгалар. Тагы кыйныйлар, суктыралар, аталар, үтерәләр. Тагы ашлык җыеп, Казанга кайталар. Ләкин бу юлы халыкның орлыкка дигән, үзеннән, бала-чагасыннан яшереп тоткан орлыкны җыеп киләләр. Бөтен Татарстан язгы орлыксыз кала. Язгы чәчүдә элгәреге елларның уннан берсе дә чәчелми. Җәй башыннан ачлык башлана. 1921 ел Идел-Урал буенда шул дәрәҗәдә ачлык була ки, халыклар балаларын кисеп, суеп ашыйлар. Ачлык берлә бергә вабасы, тир чирләре (тиф) тә куәтләнә. Идел-Урал буенда татар-башкорт халкының коты оча. Кыямәт булды дип курка. Ул иленнән кача. Меңләп-меңләп, төркем-төркем төрле якка тарала. Ләкин большевик Кызыл Гаскәре аны тимер юлга мендерми, пароходка утыртмый. Ул юлларда үлеп, кырылып бетә. Калганнары илләрендә ачка үлә. Шул бер ел эчендә төрек-татар гына ике миллионга якын үлеп бетә. Татар совет хөкүмәте шулай итеп Мәскәү алдында үзенең милли вазифасын үти. Ул Идел буендагы төрек-татар барлыгыны бер ел эчендә ике миллионга киметеп бирә. Ләкин бу кадәр вәхшилеккә каршы бөтен дөньяның ачуы кайный. Мәскәү большевик хөкүмәтенең тагы бер-ике миллион татарны үтерәсе иде дигән планы була алмаенча кала. Америка, бик күп азык җибәреп, халыкны ашатырга керешә. Вә берничә миллион төрек-татарны үлүдән саклап кала. Татар большевик хөкүмәтенең татар халкына беренче хезмәте менә шул була. Бу ачлыкка үтерү сәясәте татар-башкорт халкына бик кыйбатка мал булса да, кызыл Мәскәүгә бик файдалы эш булып чыга. Ачлыктан әлсерәп, үлем хәленә килгән татар-башкорт халкы, үзенең тамагын туйдыру берлә мавыгып, милли эшләрене уйларга, эшләргә вакыты калмый. Аның большевик берлә сугыш өчен булган энергиясе, көче тамак кайгысына китеп бетә. Большевик хөкүмәте, шул каршы килүче милли көчнең әлсерәвеннән файдаланып, Идел буенда үзенең хәлен ныгыта. Ул анда патшалар заманасында мөмкин булган русчылык сәясәтен йөртергә мәйданны киңәйтә. Шуның өчен 22 нче, 23 нче елларда большевик хөкүмәте бөтен көчен милли барлыкларымыздан мәдрәсәләрне бетерергә, укымышлыларымызны киң Русиягә таратып бетерергә тырыша. Казан Идел буеның гына түгел, бөтен Төркестан, Казакъстанның белек үзәге булган Казан белек көчләреннән бөтенләйгә мәрхүм бер хәлгә төшә, үтерелә. Ләкин бер-ике ел иген уңуы таралган татар халкын тагы үз иленә җыя. Нэп игълан итеп, аз-маз сату-алуга ирек булуы татар сәүдәгәрен җанландыра. 25 нче елларга таба тагы Идел буенда милли хәрәкәт җанлана. Тагы большевикка каршы эчке дошманлык тышка чыгарга хәзерләнерлек дәрәҗәгә килә башлый. Мәскәү тагы шикләнә. Казанның җанланып, милли барлык күрсәтүеннән курка. Ул Татарстан большевиклары арасында «тазарту» ясый. Аларның милли фикердәгеләрен, иске милли хәрәкәткә катышканнарын читкә чыгарып ыргыта. Тагы әллә кайлардан вак-төяк аңсыз татар коммунистлары китереп, эшне тагы руслар кулына бирә. Ләкин бу да файда бирми. Үзенең милләтен, үзенең руска башкалыгын сизү яшь коммунистлар, комсомоллар арасында көчәя. Иске тарихларны тикшерү, үзләренең бай тарихлары эчендә бөтен дөньяга мәшһүр Чыңгыз, Аксак Тимер кебек зур командирларның булуы аларда милли һавалылыкны уята. Аларның сәлҗүгы вә госманлы төрекләре, төркестанлы вә кырымлылар берлә бер халык икәнлеген аңлаулары күз алларында төрек-татарның дәрәҗәсен күтәрә, үзен дөньяның зур милләтләре кебек күрә. Румалылар, хәзерге французлар, инглизләр дәрәҗәсенә мендерә. Русның берничә йөз халкының урманда йөри торган вәхши булганын өйрәнү, русның бөтен хөкүмәт корышы, бөтен кием-салымы безнең бабайлардан бурычка алынган булуы элгәреге русның гына түгел, бу көнге кызыл русның да дәрәҗәсен төшерә. Татар коммунист яшьләре арасында кыйбланы Мәскәүдән үзгәртеп, Аурупага бору хакында зур агым туа. Мәскәү, татарның тагы яңа көче булып чыгуыннан куркып, яңа җимерүләр планы төзи. Ул татар-башкортны башка төрек илләреннән – Төркестаннан, Төркиядән мәдәният, әдәбият җәһәтеннән аерырга план кора. Аларның иске мәдәниятләренә, иске әдәбиятына багланыш җепләрен кисүне төшенә. Ул гүя татар-башкортның бик мәдәниятле булуын тели, имеш тә, аның мәдәни булып өлгерүен тыеп тора торган каршы көчләр бар, имеш; ул көч тә – татар-башкортның мең еллык тарихын бәйли торган әлифбасы, имеш. Мәскәү гарәп әлифбасын үзгәртергә кирәк таба вә шуңарга керешә. Ул шуның аркасында Идел-Уралны бердән үзенең милләттәшләре – Төркия, Иран, Әфган, Кытай төрекләреннән аермакчы була. Икенчедән, яшь буынны Мәскәүгә генә карап тәрбия итүдә чуалчыклык ясый торган ике мең еллык тарихыннан кисмәкче була. Татар укымышлысы, коммунист булса да, моңарга разый булмый. Ул үзенең әдәбияты, матбугаты, әлифбасы өчен кычкырыша, сугыша. Мәскәү дим вә киңәш берлә генә җиңә алмаганын аңлый. Ул аңарга ультиматум биреп, көч берлә куркытып, татар-башкортка рус, латин, әрмән әлифбаларыннан ясалган кырык корамалы бер әлифбаны кабул итәргә мәҗбүр итә. Вә моннан соң татар-башкортның яшь буынын үзенең тарихыннан, мәдәниятеннән киселгән иттереп, аны бертөрле генә тәрбия итәргә, аны руслаштырырга юл хәзерли. Мәктәпләргә, тәрбия йортларына шул турыда боерыклар бирелә. Гаҗәбе шул: мәйданда эшкә ярамаган яһүди әлифбасы, ямьсезлектә тиңдәше булмаган әрмәни әлифбасы, авырлыкта гарәп әлифбасыннан әллә никадәр читен булган рус әлифбалары торган вакытта, Мәскәү боларның берсен дә ислях итәргә керешмәде, төрек-татарның мең ел кулланган әлифбасын төзәтергә керешә. Шулай иттереп, Совет Татарстанда ике миллион халыкны үтерү берлә генә канәгатьләнми, аның үзлеген, минлеген бетерер өчен аның мәдәниятенең тарихи тармагын кисә. Моның берлә татар-башкорт эчендәге әдәбият вә матбугатның асты өскә килә. Мәскәү үзенең корган кызыл Татарстан Совет Җөмһүриятеннән үзе өчен тагы бер зур эш эшләтә, бу бәла-казага татар халкы күнәргә өлгерә алмый, Мәскәү тагы яңа бер нәрсә уйлап чыгара. Бу искедән калган татар укымышлысы коммунист булса да, Мәскәүнең һәрбер нәрсәсенә «баш өстенә» дип тормаячагын аңлап, аны төбе-тамыры берлә бетерергә лязим таба. Шуңарга план кора. Идел-Уралда кызыл русның золымына туйганнан килеп чыккан истикъляльчелек фикерен сылтау итеп, татарның бөтен аз-маз укыганын солтангалиевче, истикъляльче дип җыеп ала. Алар берлә бөтен төрмәләрне тутыра. Аларның хатын, бала-чагасын бөтен Себергә тарата. Шуның берлә Идел буеның бөтен милли тойгысын инде бастым, издем дигән фикергә килеп җитә алмый. Тагы шул ук татар коммунистлары һәм дә рус марҗасы алган, рус мәдәниятенә баткан татар коммунистлары арасында милли рухның барлыгын сизенә. Ул тагы аптырабрак кала. Тагы татарга яңа бер йодрык төшерергә юл эзли. Ул аны да таба. Татарның мөселман булуы, аның мөселманлык җебе берлә башка мөселман халыкларга бәйләнүендә үзенә хәтәр бар кебек күрә. Ул татарның бу кадәр нык үзлеге, минлеге өчен тартышуында көчне чит мөселман илләреннән ала, күрәсең, дигән фикергә килә. Ул мөселманлык берлә һичбер төрле иман бирмәенчә тартышырга боерык бирә. Совет Татарстан Җөмһүриятенә һичбер ык-мык димәенчә, Мәскәүнең яңа йөкләгән бурычын үтәргә куша. Ачларга ярдәмче иттереп алласызлар җәмгыятьләре ясаттыра. Аларның башына Николай заманасындагы әллә никадәр рус миссионерларын мендерә. Идел буенда ислам диненә каршы хөкүмәт көче берлә көрәш башлана. Мәсҗедләр йөзләп-йөзләп көчләп бикләнә. Меңләп-меңләп мулла-мөәзиннәр төрмәләргә ябыла. Меңләп-меңләп Себергә сөргенгә җибәрелә. 29 нчы елда Идел-Уралдагы сигез мең мәхәлләнең азында җиде меңе ябыла, бетерелә. Калган бер меңенең дә яртысы 1930 елның өч-дүрт аенда ябылып бетә. Бөтен Идел-Уралда җомга түгел, гаед укырга да мәсҗед калдырылмый. Исем кушарга гына түгел, үлек күмәргә, җеназа укырга да мулла калмый. Гаедләрдә әс-салә кычкырырга да мөәзин табылмый. Шулай итеп, татар совет хөкүмәте ССФРда теләгәнчә чиркәүләр, синогоглар тулып ятканда, үзенең милли дине йортларын Мәскәүгә җимереп бирә. Патшалар заманасында өч йөз ел бербуйдан тартышып та рус миссионерларының эшли алмаган эшен татар совет хөкүмәте чукынчык татар малайларының кулы берлә Мәскәүгә шуны эшләп бирә. Ләкин Мәскәү моның берлә генә дә канәгатьләнми. Ул татарны әллә ничә мәртәбә үлде инде дип, утыртып куйганның соңында да торып яши башлаганын күргәнгә, бу ябылган мәсҗедләр тагы ачылмасын, бу кабакка әверелгән гыйбадәт йортлары тагы «Аллаһы әкбәр!» тавышы берлә яңгырамасын дигән шөбһәсе бетми. Ул тагы яңа шайтанлыклар уйлый. Татар халкының үзлеге вә минлегенең бөтен төбен, тамырын бетермәкче була. Шулай итеп, татар мәсьәләсеннән тынып калмакчы була.

Менә бу ел большевиклар[ның] күмәкләшү җүләрлеге берлә авырулары башлана. Алар төшләрендә дә, өннәрендә дә Америкадагы кебек зур-зур иген кырлары, басулары күрү берлә хыяллана башлыйлар. Шуны декрет берлә, боерык берлә Русиядә дә ясарга уйлыйлар. Моны ясар өчен уникенең берсе дә юк икәнлегене белгән большевиклар булса да, бу уеннан ваз кичертергә маташсалар да, Мәскәү тыңламый. Ул тиз рәвештә күмәкләшү кампаниясе игълан итә. Вә безнең Идел-Уралны, Башкортстан, Татарстанны тоташтан күмәкләшү өлкәләре итеп тәҗрибәне анда башлата. Идел буеның Граждан сугышларыннан, озын сөргән ачлыктан яралары әле һаман ямалып бетмәгәнгә, күмәкләшүгә кирәкле шартларның берсенең дә юклыгын Мәскәү белми түгел. Ул аны белә; ләкин ул тәҗрибәне халкы рус булган губерналарда эшләргә теләми. Ул аны татар-башкорт өлкәләрендә эшләүне Мәскәү өчен тагы файдалы таба, шуның өчен аны Идел-Уралдан башлый. Шул күмәкләшү эше берлә беррәттән кулакны бетерү кампаниясе дә игълан ителә. Ул да Татарстанда, Украинадагыдан вә ССФРның башка йирләренә караганнан башка төстә эшләнә. Бөтен Русиядә кулак хуҗалыгы 5% хисап ителгәндә, Русиянең хәзер иң ярлы өлкәсе булган Татарстанда татар хуҗалыгының 14 % ы кулак иттерелеп аерыла. Вә бу 14% татар хуҗалыгын җимерергә, талатырга боерык бирелә. Татар совет хөкүмәте Мәскәүнең хәтере калмасын өчен атасын үтерергә хәзер торган имансыз татар малайларыннан гыйбарәт булса да, Мәскәү аларга ышанып бетми. Ул Мәскәүдән унбиш эшче бригадасы күндерә. Шуларга Татарстанның 14 % хуҗалыгын бетерергә куша. Бөтен Татарстанда кораллы рус эшчесе таларга тотына. Ул хатын-кызлар, балаларның өстендәге күлмәкләренә кадәр салдырып ала. Ул аларның казандагы пешә торган ашына кадәр талап ала. Ул аларны кыш уртасында үз өйләреннән, үз кулы вә үз көче берлә салган өйләреннән урамга чыгарып ыргыта. Ул аларны меңләп-меңләп Себергә, рус губерналарына тарата. Ул, күмәкләштерәбез дип, татарның чәчү орлыгын, ашамлык ашлыгын тартып ала. Аның атын, сыерын, кош-кортын җыеп ала. Бөтен татар илен иске заманалардагы җау баскан хәлгә китерә. Татарстан, Башкортстан таланып беткәч, талау рус губерналарына килә башлагач, Мәскәү талауны туктата. Аңлашылмау булган икән дип, җимерүдән ваз кичә. Ләкин Татарстанда инде бөтен авыл таланып эштән чыгарылган була. Нәтиҗәдә бөтен Татарстан язгы чәчүгә орлыксыз, атсыз, тунсыз, сукасыз, сабансыз көенчә керә. Аның алдына 21 нче елдагы кебек ачлык куркуысы килеп баса. Мәскәү тагы файдалы чыга. Ул, үзенең ясаган татар совет хөкүмәте аша татар халкының бөтен хуҗалыгын да җимереп, ул яэҗүҗ-мәэҗүҗ кебек татарның бөтен барлыгын, бөтен байлыгын ашап бетереп өлгерә. Ул татарны тагы тора алмаслык итеп әлсерәтеп исен ала. Тагы аны үлмәскә чабалану, тамак туйдыру төшенчәсенә бәйләп куя. Менә совет җөмһүриятенең татар халкына ун елда иткән хезмәтләренең барысы. Менә татар коммунистлары дип йөри торган кешеләрнең үзләренең милләтләренә эшләгән хыянәтләренең җимеше. Менә аларның Мәскәүгә, олуг руслыкка китергән файдалары, иткән хезмәтләре. Шуның өчен дә бу көн безнең өчен 15 октябрь көне кебек матәм көне, кайгы көнедер! Алладан: «Йә Рабби, өстебездән бу бәлане тиз ал!» – дип дога вә теләк көнедер!..

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Татарстан Совет Җөмһүриятенең 10 еллыгы. «Яңа милли юл» журналының 1930 елгы 6 нчы (1 июнь) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

 

Һәйәтнең – комиссиянең.

Ислях итәргә – килештерергә, яхшылатырга.

Истикъляльчелек – бәйсезлек.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 141-148.

Җавап калдыру