«ИЛ» НАШИРЕНЕҢ МӨРӘҖӘГАТЕ

«Ил» гәзитәсе былтыр тукталып калгач, бик күп агентларымыз, алыш-биреш иткән кешеләремез хисапларын бетермәделәр. Төрлеләренә төрлечә мөрәҗәгатьләр булса да, бу көнге көнгә кадәр «Ил» гәзитәсенең ил өстендә алачагы мең дә дүрт йөз сумнан артыктыр.

«Ил»нең нашире булуым өчен аның бурычларын түләргә миңа тугры килгәнгә, «Ил»гә бирәчәкләре бар әфәнделәр, ханымнардан бурычларны үтәүләрен бик үтенеп сорыймын. Акча, переводлар башка гәзитәләр берлән буталмаенча, үз исемемә җибәрелергә тиештер.

«Ил» гәзитәсенең нашире Мөхәммәдгаяз әл-Исхакый. «Москва, Мещеринское подворье, № 84. М.Гаязу Исхакову» дип язылырга тиештер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

«Ил» наширенең мөрәҗәгате. «Сүз» газетасының 1916 елгы 27 гыйнвар (15 нче) санында имзасыз гына басылган. Текст шуннан алынды.

«Ил» газетасы, 1913 елның 22 октябрендә «йорт-җир файдасын күзәтүче төрек-татар газетасы» булып, Г.Исхакый редакторлыгында Петербургта чыга башлый. Аның баш мәкаләсендә: «Халкыбызның өсте-башы бөтен, аш-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе-җыры көчле, сүзе-сазы татлы, кыйланышы килешле, җайлы; йөреше-барышы тугры иттереп күрәсебез килү безне зур мәсьүлиятле «Ил» эшен җилкәмезгә алырга мәҗбүр итте … Шул авыр эшне бүлешергә безнең дустыбыз, юлбашчыбыз – иманыбыз бар һәм шул иманны без «Ил»нең нигезенә салып, бөтен иманлыларны йөкне күтәрешергә, кайгы-шатлыкларны бүлешергә өндибез», – диелгән була. Әмма юлында каршылыклар беренче адымнарыннан ук башлана. Мәсәлән, газетаның 7 нче санында М.Мәннаф имзасы белән басылган «Татарга» шигыре өчен 6 декабрь номеры конфискацияләнеп, Гаяз Исхакый судка бирелә. Тикшерү барышында мөхәррир, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, шигырь авторының кемлеген әйтүдән баш тарта. 1914 елның 12 май утырышында хөкем палатасы шигырьдә законга каршы әйбер тапмый, эшне ябып, 7 нче саныннан конфискацияне ала; Гаяз Исхакыйны хөкем итмәскә карар бирелә*. Соңрак бу шигырьнең авторы Мәннаф исемле Троицкиның мәгълүм сәүдәгәре икәнлеге «Йолдыз» газетасында язылган. Газетаның кайбер саннары конфискацияләнгән, күп мәкаләләр ак таплар белән, хәтта буш урыннар калдырылып басылган.

Газетаның 12 нче сандагы «Ял итү мәсьәләсе» дигән имзасыз мәкаләсе өчен «Ил»гә штраф салына. Бу мәкалә Казанда рус бәйрәмнәрен мәҗбүри ял иттерү, татар бәйрәмнәреннән татарлар өчен эш көне итеп игълан итү карарына каршы язылган. Моның русларның сәүдә эшләренә уңайлык тудыру максатыннан чыгып эшләнгәнлеге әйтелә. Мәхмүтфуадның шул ук мәсьәләгә караган «Бу да мөмкинме?» исемле мәкаләсе 16 нчы санда урын алган. Петербург шәһәр башлыгы язманы законга каршы табып баш мөхәрриргә 350 сум штраф сала, түли алмаса, тугыз атнага төрмәгә ябылырга тиешлеген белдерә. Бары 16 саны чыгып өлгергән «Ил» өчен бу түләү, әлбәттә, авыр булуын исәпләп, Исхакый тоткынлыкка ризалык бирә. Ә газетаны шул юнәлештә дәвам иттерү өчен ва кытлы мөхәррир билгеләнә. 31 нче саныннан ул Нәҗип Гасрый мөхәррирлегендә чыга башлый. Бу хәбәрне ишетү белән казанлылар мәкаләдә язылган фикерләргә үзләренең кушылганлыкларын белдерәләр. Штраф суммасын түләүне үз өсләренә алып, телеграмма белән 350 сум акча җибәрәләр. Петербург мөселманнары да читтә калмый, Исхакый инде төрмәгә китәргә киенеп яткан минутта акча китерәләр. Фин татарлары да, Петербург мөселманнары кебек, бу мәсьәлә Казанга гына түгел, ә барыбызга да кагыла дип, штраф суммасына кушарга 50 сум акча җибәрәләр. Ахыр чиктә Исхакый тоткынлыктан котылып кала.

Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан соң, барлык газеталар да хәрби цензурага буйсындырыла. «Ил»гә цензор итеп А.Д.Смирнов билгеләнә, һәм газета өчен авыр көннәр башлана. Үз вакытында чыга алмый, үз йөзен, шактый дәрәҗәдә мөстәкыйльлеген югалта. Мөхәррир, эшләр болай дәвам итә алмаячагын аңлап, 41 нче саныннан газетаны зур авырлыклар белән Мәскәүгә күчерә. Баштарак Мәскәү шәһәр башлыгы «Ил»не Петербургта Гаяз Исхакый дигән кеше чыгара дип, Мәскәүдә яңадан газета чыгарырга рөхсәт бирми. Исхакый үзенең кемлеген аңлатканчы ике-өч ай вакыт үтә, бары тик 1914 елның 14 ноябрендә генә беренче саны дөнья күрә. Монда цензор итеп Шәрекъне сөюче, йомшак табигатьле бер әрмән билгеләнә. Әмма кискен, үткен телле «Ил» озак яши алмый. Кавказда аҗар мөселманнарына каршы рус хөкүмәте, рус гаскәренең кылган золымнарын язуы өчен 1915 елның 27 мартында 89 нчы номердан «Ил» туктатыла.

* «Ил»нең суды // Ил. . 1914. . 17 июнь.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 136.

Җавап калдыру