Бөек әдибемез, милли вә сәяси юлбашчыбыз Гаяз әфәнде Исхакый җәнапларының озын дәвам иткән Ерак Шәрекъ сәяхәтендән сау-сәламәт килеп җитү мөнәсәбәте берлә Берлиндагы идел-ураллылар тарафыннан 10 апрельдә мөхтәрәм әдибемезне каршы алу мәҗлесе уздырылды.
Гаяз әфәнде Париста вакытта1 милли шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу уңае берлә җыелышканда, шул кичәнең рәсми кыйсеме тәмам булгач, Габдерахман әфәнденең тәклифе буенча тиздән шәһәремезгә киләчәк Гаяз әфәндене каршыларга стасьюнга чыгу вә мөмкин булган кадәр хөрмәтләп каршы алу җәһәтеннән башка иҗтиһадларны күрү өчен өч кешедән гыйбарәт махсус бер һәйәт сайланган иде.
3 майда Гаяз әфәнденең Берлинга килеп җитәчәк сәгате һәм минуты да мәгълүм булу берлә, илдәшләр, бер-берсенә телефон аркылы яисә ничек мөмкин булса, шулай хәбәр бирешеп, стасьюнга чыктылар. Стасьюнда һәйәттән башка да илдәшләребез җыелган, азәрбайҗанлы вә төркестанлы кардәшләребез дә булу өстенә, шул көннәрдә Берлинда булган Кырым милли истикъляль хәрәкәтенең рәисе Җәгъфәр Сәедәхмәд2 бәй рәфикасы илә берлектә стасьюнда хазир булулары без идел-ураллыларның шатлыгын арттырды.
Шулай зур бер төркем булып, терән килә торган әтрафка карашып торганда, көтелгән терән безнең көткән бөек кунагыбызны каршыбызга китереп тә туктатты. Гаяз әфәнде, терәннән төшүе берлә, барыбыз берлә дә күрешеп, шул арада: «Агай-энеләр ничек яши?» – дип, бондагы илдәшләрнең хәл-әхвалләрен дә сорашып алды.
Ерак Шәрекъка китмәстән, әүвәл күрдегебезгә караганда, Гаяз әфәнде вә соңгы ике ел ярым эчендә бик картаеп вә чәчләре дә бик артык агарган булса да, сәяхәте уңышлы вә Ерак Шәрекъта эшләнгән бөтен сәяси вә милли-дини эшләребезне муаффәкыятьле кичереп, гомумән, мәмнүн булуын аның көләч йөзлелеге һич үзгәрмәве күрсәтә иде.
Һәйәтнең чакыруы буенча, 10 майда сәгать җидедә Берлин мәсҗеде янындагы бинага Берлин мәхәллә имамы Шәех Габдулла хәзрәтнең йортына җыелдык. Гаяз әфәнде мәҗлескә килеп керү берлә, хазир булып көтеп торучылар, Гаяз әфәндегә каршы килеп, берәм-берәм күрештеләр. Гаяз әфәнде, илдәшләр берлә күрешкәндә, йөзе, яхшы сүзе берлә агай-энеләрне шатландырды. Инде алдан хәзерләнеп куелган бик матур чәчәкләр вә төрле-төрле милли ашлар берлә булган чәй бирелгәч, мәҗлеснең рәисе сыйфаты берлә Габдерахман әфәнде тарафыннан кыска гына итеп мәҗлесне ачу нотыгы сөйләнеп, Гаяз Исхакый җәнапларыннан үзенең Ерак Шәрекъ сәяхәтеннән алган тәэсиратыннан мәгълүмат бирүен үтенде. Бер-ике дәкыйка да үтмәде, Гаяз әфәнде, утырган урыныннан калку берлә, мәҗлес тарафыннан дәвамлы алкышланды. Гаяз әфәнденең Ерак Шәрекъта яшәгән илдәшләребезнең тормышы, дини-милли эшләре вә, гомумән, үзенең Ерак Шәрекъта эшләгән сәяси эшләре хакында бер сәгать ярым сөйләгән нотыгы, бик тынлык берлә тыңланып, сансыз алкышланды. Һәм бу тәэсирле нотыгы өчен рәхмәт укылды. Соңра килгән кунакларга, вакытларын вә малларын сарыф итеп, милли ашлар хәзерләгән ханымнарга һәм безнең бөек кунагыбыз Гаяз әфәнде Исхакый җәнапларына хөрмәт итү җәһәтеннән иң хөрмәтле урын булган мәсҗед идарәсенә, хосусән, мәхәллә имамына күп рәхмәтләр әйтелде.
Соңра Гаяз әфәнденең үтенече буенча илебезнең бөек галиме булган, дини вә милли эшләребездә бик зур роль уйнаган, шул көннәрдә генә вафат хәбәре ишетелгән мөфти Ризаэтдин бине Фәхретдин3 хәзрәтләренең рухына Коръән укылып багышланды.
Илдәшләр вә бөтен кунаклар, Гаяз әфәнде берлә берәм-берәм күрешеп, бик шат рух берлә таралыштылар.
Г. Мөхәммәдҗан
Искәрмәләр һәм аңлатмалар:
Берлинда Гаяз әфәндене каршылау мәҗлесе. Мәкалә «Яңа милли юл» журналының 1936 елгы 6 (100) нчы санында «Г. Мөхәммәтҗан» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 Гаяз әфәнде Париста вакытта… – Гаяз Исхакый Ерак Көнчыгыштан Берлинга Париж аркылы килә.
2 …Җәгъфәр Сәедәхмәд – Җәгъфәр Сәедәхмәт Кырымлы, Кырымәр (1889–1960), Кырым милли азатлык хәрәкәтенең танылган җитәкчеләренең берсе, Гаяз Исхакыйның көрәштәше һәм якын дусты.
3 …Вафат хәбәре ишетелгән мөфти Ризаэтдин бине Фәхретдин – Русия мөселманнарының мөфтие Ризаэтдин Фәхретдин 1936 елның 11 апрелендә вафат була.
Тәклифе буенча – әмере буенча.
Һәйәт – комиссия.
Рәфикасы – тормыш иптәше.
Терән – поезд.
Мәмнүн булуын – риза булуын.
Дәкыйка – минут.
Сансыз – монда: күп мәртәбәләр.