КАЗАН ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ГАЯЗ ИСХАКЫЙ

Милләтнең бөеклеге халык  күплегеннән

түгел, акыллы һәм затлылык сыйфатына

ия булган кешеләрнең саныннан беленер.

Виктор Гюго2

 

Казан әдәбиятына нигез ташын Габделкаюм Насыйри (1824–1902) гәүдәләндерә. Эш сөярлеге, карарлылыгы һәм ихтыяры, бигрәк тә мәсләгенә ихлас күңелдән багланганлыгы белән аерылып торган бу бөек кеше Казан халык әдәбиятын туплаган, туган телне эшкәрткән һәм бу рәвешле гыйльми тикшеренүләр өчен ныклы нигез әзерләп куйган иде.

Бохарада фанатизмга каршы баш күтәргән Курсави3 Казан тарафларында да фанатизмны төбеннән тетрәтерлек орлык чәчкән иде. Искиткеч зиһене һәм сәләте белән шулай ук Бохарада гарәп телен өйрәнеп, аеруча гарәп әсәрләреннән төрки халыклар тарихын табып алган Мәрҗани мәрхүм4 дә халыкка тарихның, гыйлемнең һәм әдәбиятның кирәклеген аңлатырга тырышты. Насыйри исә гомерен  туган халкының  мәдәни мирасына һәм теленә тугры калуына багышлады. Фольклор, мәсәлләр, җырлар, табышмаклар, легендалар, риваятьләр аның тырышлыгы белән китап битләренә күчте.  «Ләһҗәи татари» исемле сүзлеге белән ул телнең байлыгын уртага куйды, бу телнең морфологиясе һәм синтаксисын язды, «Кавагыйде китабәт»е5 белән язуның орфография кагыйдәләрен өйрәтергә иҗтиһад итте. 1871 елдан 1897 елга кадәр чыгарган календарьлары белән нәкъ мәрхүм Әхмәт Мидхәт6 әфәнденең Төркиядә нәшер иткән «Дәгарҗык»7 һәм «Кырык амбар»8 китапларын чыгарган кебек, халыкны китап укырга ияләштерде. Насыйри әдип түгел иде, әдәби әсәрләре иҗат итмәде. Ул язучыларга һәм нигез әзерләде, һәм дә юл ачты.

Казанда иң беренче басылган әдәби әсәр – 1886 елда нәшер ителгән Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин мулла» романы. Аннан соң Заһир Бигинең «Гүзәл Хәдичә» һәм «Гөнаһи кәбаир» («Бөек гөнаһ») хикәяләре һәм 1895 тә мәрхүм казый Ризаэтдин Фәхретдиннең «Сәлимәсе» басылды.

Гаяз Исхакыйның тәүге әсәре – «Тәгаллемдә сәгадәт…»9 – 1898 елда дөнья күрде. Беренче басылу сәбәпле билгеле бер кыйммәте булган бу хикәядә Гаяз әдәби көчен күрсәтә алмаган иде. Бу хикәядән соң нәшер ителгән  «Кәләпүшче кыз»10 белән Казан әдәбияты, чыннан да, оригиналь, бөтенләе белән тормыштан алынган җанлы, өр-яңа әсәргә ия булды. Ә инде шуннан соң басылып чыккан «Бай угылы»11, «Өч хатын берлән тормыш»12, «Ике гыйшык»13, «Ике йөз елдан соң инкыйраз»14, «Алдым-бирдем»15, «Мөгаллим»16, «Очрашу…»17, «Зиндан»18, «Зөләйха»19 һәм башка зур һәм кечерәк күләмле әсәрләр көчле агым булып актылар. Шуның белән Гаязның әдәби шәхсияте генә түгел, Казан әдәбияты эчендә Гаязның әдәби мәктәбе дә җанланды. Казан әдәбиятына язган әсәрләренең күплеге һәм  үзенең әдәби өслүбе белән тирә-якка иң зур тәэсир иткән әдип, шиксез ки, Гаяз Исхакый.

Төньяк төркиләре  әдәбияты, Истанбул әдәбиятыннан аермалы буларак, «Сәнгать өчен сәнгать» модасын әллә ни кабул итмәде. Моның иҗтимагый, сәяси, мәдәни  һәм күп кенә башка сәбәпләре бар. Аларның иң әһәмиятлесе  – халыкка таяну, аны хәрәкәткә китерү кирәклеге фикере. Моны бик яхшы тойган һәм беренче буларак бу юлны җанландырырга тырышып, ул юлдан һичбер әсәрендә, һичбер язмасында  аерылмаган язучы шулай ук Гаяз әфәнде. Аның бөтен әсәрләре һәм аларда сурәтләнгән образлар һәммәсе диярлек тормыштан алынган. Әсәрләрендәге муллалар, шәкертләр, сәүдәгәрләр, авыл кешеләре, хатын-кызлар һәммәсе дә үз рухлары, уйлары, хис-тойгылары белән, яхшы-яман гадәтләре белән күрсәтелгән. Аларның һәрберсе – җәмгыятьнең аерым бер чагылышы. Алар типик үзенчәлекләргә ия, хыял нәтиҗәсе түгел, бәлки җәмгыятьнең җимешләре.

Әсәрләрендәге халыкчылык Гаязны табигый рәвештә инкыйлабчылыкка китергән иде. Җәмгыять тормышын анализлау  аңа тормышыбызны кимергән, агулаган кешеләрнең кемнәр булуын  белергә  булышты. Шуның өчен дә аның бөтен әсәрләрендә яхшылык белән явызлык, хаклылык белән хаксызлык, олы җанлылык белән түбәнлек көрәшә. Язучы Казан төркиләренең иң фәкыйрь алачыгында яшәгән  иң бичара авыл кешесеннән алып иң гани баена кадәр бөтен халыкның һәммә катлавын  якыннан күрде, аңлады һәм  күргәнне-аңлаганны, һич тартынмастан, инкыйлабчы рухыннан алган көч һәм кыюлык белән укучыга күрсәтте. Җәмгыятьнең иң сөрсегән фикерле мөтәгассыйб муллаларның иң хөр фикерле кешеләр белән кискен бәрелеше көзгесендә ул бөтен фикри агымнарны белде һәм аларның халыкка тәэсирен өйрәнде. Ул халыкның зиһниятен, вакыйгаларны ничек аңлавын һәрдаим барлап торды һәм бөтен әсәрләрендә моны мисалы булмаган рәвештә гәүдәләндерде.

Рус әдәбиятында хөкем сөргән юнәлешләр Гаязга йогынты ясамады дисәк, әлбәттә, сүзебез хак булмас. Аның уйларына, фикер сөрешләренә народникларның һәм социалистларның брошюралары-рисаләләре, әлбәттә, тәэсир ясамый калмаган. Шулай ук Насыйриның халык әдәбияты үрнәкләре, календарьлары да яшь Гаязның халыкка таба борылуына, халыкның китап телен өйрәнүенә этәрде. Һәрхәлдә, «Тәрҗеман» газетасы аңа милли офыкларны ачтыруында шигебез юк. Фәкать боларның бөтенесеннән илһам алган, фикерен һәм максатын формалаштырган Гаязның халыкчылыгы, инкыйлабчылыгы, әдиплеге мөстәкыйль, үзенә генә хас рәвештә ачыла килде. Ул – туган халкының баласы, аның рухын төгәл чагыштыручы әдип. Казан төркиләренең социаль хәяты, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, зиһнияте русларныкына караганда тулысынча башка төрле, аермалы булган кебек, темаларны бу тормыштан алган Гаязның әсәрләре дә тулысы белән оригиналь, милли һәм шәхси.

Миңа калса, ул дөньяга караш даирәсен шәкелләндергәндә, аны өйрәнгәндә иң тәүдә үз халкын күрә, башка кавемнәрнең вәкилләренә иярми, кемнәрнеңдер фикерен-мәсләген үзе өчен күчергеч итеп алмый. Чөнки Гаяз, башкаларны нәкъ булган кебек итеп танып-белүдән күбрәк, алар белән үз халкы арасындагы аермаларны табуга әһәмият биргән, башкаларда аларга иярерлек, әзер рәвештә кабул итәрлек нәрсәләрне эзләмәгән,  милли организмыбызның,  мәдәниятебезнең, зиһниятебезнең цивилизациягә, эволюциягә үрелеп үсүе турында уйлаган һәм моңа бөтен көчен-егәрен биргән.

Шулай итеп, Гаязның идеалы – мәдәният һәм хак-хокук. Бу идеал аның әдәби иҗатында гына түгел, сәяси мәсләгендә дә хөкем сөрә. Бөтен әсәрләрендә кадимчелеккә һәм наданлык-җәһаләткә һөҗүм иткән Гаяз даимән җәбер-золымга дучар булганнарның иңрәүләренә кушылып иңри, аларны коткарырга тырыша, аларны гыйсъянга өнди һәм уңышка алып бара.

Искиткеч тормыш көче, ныклыгы, гайрәте белән бу дөньяга килгән Гаязның һәр әсәрендә хәят, иман, өмет һәрдаим иң җанлы, иң саф, иң куәтле шәкелдә күз алдына килеп баса. Ул төшенкелек, өметсезлек, сүлпәнлекне танымаган һәм укучыга да танытмаган, шуңа күрә әсәрләре ифрат уңай тәэсир калдырган, халыкның бөтен катлауларына да бик тирән йогынты ясаган.

Идеалистларның уңышлары иманнары белән сүзләре, тормышлары белән фикерләре арасындагы якынлыгы белән үлчәнә. Шуның шикелле, әдипләрнең җәмгыятькә йогынтысы да бары тик яңа һәм «саллы» фикерләр табулары белән түгел, ә бәлки ул фикерләрен күз карасы урынына саклауларына, аларны ихластан сөюләре белән муафыйктыр. Гаязның әдәби әсәрләре халыкка шулкадәр куәтле тәэсир итә икән, аның төп сәбәбе әдипнең үз алдына куйган максатына, ягъни халыкка, хак-хокукка һәм мәдәнияткә булган самими тойгыларының көчлелегендә.

1934 елның 4 апрелендә «Әмәл» журналында20 басылган мәкаләмдә, язучыны сәяси җәһәттән сыйфатлаганда, мин болай язган идем: «Гаяз, бөтен башка нәрсәләргә караганда, «иман – куәт» дигән шигарьнең җанлы гәүдәләнеше. Аңа һичбер зарар китертмәгән кодрәтнең чыганагы – шушы иманы». Әдип Гаязның әдәби уңышлары да иманга булган эчкерсез баглы булуының нәтиҗәсе.

Сәясәттә тактикага әллә ни әһәмият бирмәгән Гаяз әдәбиятта да форманы камилләштерүгә омтылмый. Сүзләрнең, җөмләләрнең ялкылдап торуы, нәфислеге һәм төз булуы, әсәрләрендәге сүз төзелешенә юнәлтелгән тәнкыйтьнең барлыгы-юклыгы аның игътибарын ул кадәр үк җәлеп итми.

Казан төркиләренең әдәби телен иң яхшы эшкәртеп камилләштергәннәрнең берсе, һичшиксез, Габдулла Тукай. Фатих Әмирхан исә сәнгатьчәлеккә һәм фикер тирәнлегенә әһәмият бирүдә тиңдәшсез. Туган теленең матурлыгын йөрәге белән тойган Г. Тукай аны идеаллаштыра, ул аңа гашыйк, аңа «өф» итәргә дә курка, гүзәлнең гүзәле итәргә атлыгып тора. Гаяз да телне сөя, ул да Казан төрки телле җанлы. Тик ул телне мөҗәррәд нәрсә дип кабул итми, гел аның турында гына уйламый, телне тагы да матур итүне үзенә аерым максат итеп куймый. Сәнгать чаралары да, тел дә аның өчен корал булып хезмәт итә. Гаяз өчен иң мөһиме шәкел түгел, бәлки рухтыр, аның әсәрләрендә мәсләк-максат күпкә бәһасезрәк. Искелекне җимерү, наданлыкны җиңү, хаксызлыкны буып ташлау эшендә ул нәфасәткә һәм телгә икенчел дәрәҗәдәге роль бирә. Аны сурәтләнгән вакыйга яки күренешнең стихиясе чолгап ала, ул аның ялкынлылыгын тасвир итәргә ашыга. Рух һәм фикер мәсьәләләрен җиңел генә сизеп алырга, нәтиҗә чыгарырга һәм укучыда реакция тудырырга тиеш. Ул, сәнгать әсәре бирүдән бигрәк, халыкны тетрәтергә, тоярга һәм фикер йөртергә ашкына. Гаяз әсәрнең шәкелен яңа идеяләр, фәлсәфи төшенчәләр, халык авыз иҗатыннан алынган үрнәкләр белән бизәргә тырышмый. Моңа карамастан ул үз уйларын тормыштан алынган гүзәл күренешләр, җанлы гыйбарәләр, нечкә сүз уены, кискен тәнкыйть һәм мәрхәмәтсез һөҗүмнәр белән бик үтемле итеп белгертә. Гаязның көче-кодрәте һичшиксез бик зур. Бигрәк тә тормышның бөтен ваклыкларын һәм нечкәлекләрен күрә белүдә, халыкның зиһниятен тулысынча аңлауда һәм сурәтләүдә, үзенең инануларын, тәнкыйтьчел карашларын ачык итеп белдерүдә Гаязга тиңнәр юк.

Гаяз үзенең иҗаты өчен темаларны җәмгыятьнең төрле-төрле катлаулары тормышыннан алган, роман, пьеса һәм хикәя жанрында күп санлы әсәрләр язган. Аларның һәммәсендә дә тормышны, хакыйкатьне, халыкның уй вә хисләрен ничек бар, нәкъ шулай сурәтләгән, Казан төрки әдәбиятында халыкчы-инкыйлабчы агымны барлыкка китерүдә беренче роль уйнаган. Боларны барысын исәпкә алганда, Гаязны Казан әдәбиятының иң олпат, ул гына да түгел, аның үзәгендә торган тарихи вәкиле дип әйтсәк, хата булмас.

Мадам де Сталь21 сүзләрен искә төшерик. Ул болай дигән иде: «Гёте22 бөтен алман әдәбиятына вәкиллек итә. Ихтимал, бу мәмләкәтнең бүтән бөек язучылары нинди дә булса яктан аннан югарырактыр да. Әмма ләкин ул язган әсәрләрендә алман идеясен башкалардан аерып торган сайланма сыйфатларны туплый».

Яшь Казан әдәбиятында дәвер, мохит һәм шартларны күз уңында тотсак, без дә, Гаяз бөтен Казан әдәбиятының вәкиле, дип әйтә алабыз. Чөнки безнең дәвернең социаль тормышы, идеяләре, гореф-гадәтләре һәм хис-тойгылары, Гаязның әсәрләрендәгечә гомумиләштерелеп һәм колачлы итеп, бөтен үзенчәлекләре һәм сыйфатлары белән һичбер әдип тарафыннан күрсәтелә алмады. Гаяз ХIХ гасыр ахырында җанланып киткән Казан әдәбиятының киңәюенә, тизлекле рәвештә үсүенә, халыкчы-инкыйлабчы рух белән сугарылуына башка әдипләргә караганда күпкә нәтиҗәлерәк өлеш кертте.

Гаязны әдәбиятта билгеле булган кайсы мәктәпләргә нисбәт итәргә мөмкин? Әүвәл шуны әйтү кирәктер: ул тулы мәгънәсендә романтик түгел. Шул ук вакытта аны «коеп куйган» реалистлар рәтенә дә кертеп булмый. Аның өслүбе генә түгел, ысулы да үзенә генә хас, оригиналь. Темалары, әсәрләренең формасы, алардагы фикер һәм хис нисбәте, чынбарлык белән хыял чагыштырмасы бөтенләй башка, үзгә. Әгәр инде Гаязны башка милләтләрнең язучылары белән чагыштырсаң, мин аны Бальзакка23 охшатыр идем. Беренче нәүбәттә, аның әдәби манерасы, тормыш сюжетларын, аларның нәфислеген һәм тупаслыгын нәкъ тормыштагыдай, ягъни бөтен вак-төяген игътибардан читтә калдырмый теркәве Бальзакныкына охшаш.

Бальзак иҗат иткән образлар күп еллар буенча Франциядә типик образлар итеп саналды. Гаязның да шәкертләре, муллалары, байлары, мөгаллимнәре һәм башка әдәби типлары Казан әдәбиятында үрнәк урынын тоттылар, кешеләр арасындагы әңгәмәләрдә «нәкъ үзе» гыйбарәсе белән сыйфатландылар.

Инде Гаяз язган әсәрләрнең рухына килсәк, монда эшләр бүтәнчәрәк. Бу җәһәттән ул Золяга24 охшый төшә. Инкыйлабчы рухлы Золя «хак өчен хак» принцибын яклады, мәзлүмнәрне һәм изелгәннәрне ихлас шәфкать белән сөйде һәм укучысына да сөйдерде. Шулай ук Гаязның рухи дөньясында хаксызлыкка каршы гыйсъян хөкем сөрә. Ул – Казан әдипләре арасында патша режимы тарафыннан кыерсытылган халыкның иң көчле һәм ялкынлы яклаучысы. Казан әдәбиятында аның кебек хатын-кызларның  социаль һәм рухи дөньясын тирән анализлаган әдип юк дисәк, дөп-дөресен әйткән булырбыз.

Золя халкын яклаучы буларак, Гаяз халкының көрәшчесе буларак хаксызлыкка һөҗүм иттеләр һәм гомерләрен шушы көрәшкә багышладылар. Көрәш дәрте белән сугарылган рух халәте аларның әсәрләрендә үзен ап-ачык сиздерә. Золяда инсанлык, гуманизм никадәр көчле булса, Гаязда шуңа тиң халыкчылык ургып өскә чыга. Золя бәхетле француз җәмгыятендәге җәберләнгәннәргә, хаксызлыкка дучар булганнарга ярдәм итәргә ашкынды, Гаяз исә  үтә җитди ике проблеманы: Идел-Урал төркиләренең милләт буларак яшәп калуы һәм бу милләтнең эчке каршылыклары проблемаларын чишү чараларын армый-талмый эзләде. Әгәр әсәрләренең тирәнлеге һәм галилеге ягыннан Золя куәтле булган булса, колачлаган мәсьәләләрнең күплеге, сюжетлары һәм темалары, иҗат иткән образлары җәһәтеннән Гаяз көчле. Без бу ике язучыны, сәнгатьчәлек күзлегеннән торып чагыштырудан бигрәк, язган әсәрләрендәге мәгънәви һәм рухи якынлыкларын тикшерергә тырыштык.

Казан әдәбиятында бик көчле халыкчылык юнәлешен ачкан Гаяз әдәбиятта соңгы сүзен әйттеме соң? Ул кереп киткән сәяси көрәш, милли бәйсезлек өчен орыш һәр милләт өчен мөһим булган шикелле, Идел-Урал төркиләре өчен дә, шөбһәсез, иң мөкаддәс эш булып кала. Әмма бу көрәшү-тартышу юлыннан гел алга атлаган мөҗаһид Гаяз әдип Гаязны үтереп ташламасмы? Һәм бу, шулай булса, милли-мәдәни үсеш өчен зур югалту булмасмы?

Бу сорауга җавап бер: Гаязның рухына әдәбият шулкадәр хакимлек итә ки: аның аннан арыну, аны ташлау мөмкинлеге юк. Гаязның тормышка карашында, кешеләрне күрә һәм таный белүдә һәм хәтта сәяси фикерләрендә рухындагы әдиплекнең бөек тәэсире барлыгы мәгълүм. Иң мөһим җыелышларда, иң кискен сәяси бәхәсләрдә Гаязның башы берьюлы ике яссылыкта эшли. Сәясәтче Гаяз әңгәмәдәшләрнең максатларын, омтылышларын аңларга тырышканда, әдип Гаяз сәнгатькяр күзе белән аларның рухларын өйрәнә. Гаязның эчендә ике шәхес бар, һәм ул аларның икесенә дә шул дәрәҗәдә гашыйк  ки, кайвакыт берсен икенчесе хакына фида итә.

Иң әһәмиятле сәяси тема турында иң җитди фикерләрен аңлатканда, кинәт аның әдип күзе җанлана, тавышы үзгәрә, йөзенә елмаю чыга, ул нурлана, тиз генә «бер җәя ачып», яңа фикергә кереп китә, әңгәмәнең ниндидер нечкәлеген тотып ала да сәнгатькяр теле белән бизәкли яисә бөтен шәрәлеге белән ачып сала… Боларны, әлбәттә, табигый рәвештә эшли, сәнгатькяр кеше генә тойганча эшли, рухи самимилек белән эшли.

Гаяз үзен бөтен нәрсәдән читләштерә ала, әмма язучылыктан түгел. Шәхси һәм иҗтимагый хәятында мең дә бер төрле давылны кичкән Гаязның иң якын дусты – аның иҗаты. Төрмәдә, сөргендә, мөһаҗирлектә, Русия полициясен эздән яздырып яшәгән фатирларда, Финляндиядә, Парижда, Берлинда, Истанбулда, Анкарада, Варшавада – кайда гына, нинди генә шартларда булмасын, аның рухы һәрзаман иҗатына кавышкач кына рәхәтләнә, җиңел «сулап куя». Кайвакытларда Гаязга бер әсәрен берничә илдә төрле-төрле шартларда язып тәмамларга туры килгән. Бу аның, башка сәнгатькярләргә охшаш рәвештә, тормышның тышкы сүрүенә карап яшәмәве, рухын даимән иҗаты белән җанландырып торуы, әсәрләрен уч төбендәге ут урынына саклап торуы турында сөйли. Азатлыкны аңа әсир булган кешеләр мәйданга куя, бөек сәнгать әсәрләрен исә рухлары шул сәнгать  хакимиятенә тәмам буйсынган затлар иҗат итә.

Ничек уттан эссене, нурдан яктыны, әйбердән күләгәне аеру мөмкин булмаса, шулай ук сәнгатькяр булып туган, сәнгать белән сугарылган һәм бу илаһи кодрәт белән мәдәният дөньясында фикернең һәм йөрәкнең гали илһамнарын гәүдәләндергән әдипләрнең дә  рухларыннан вә талантларының тәэсирләреннән аерылулары мөмкин түгел. Тормыш, аның җил-давыллары, ачылган офыклар, башкарган эшләр сәнгать кешесенең рухына яңа темалар, яңа ашкынулар бирә. Гаяз «Өйгә таба» әсәрен Беренче бөтендөнья сугышында алманнарга әсир төшкән Казан төркиләренең Төркияне яклап сугышыр өчен үз теләкләре белән Гыйрак фронтына баруларыннан илһамланып язды. Бу хакта аннан әсәр язуны берәү дә үтенмәде, башка берәр язучы да бу теманы яктыртырга алынмады. Гаязны исә бу тема дулкынландырды, ул гына да түгел, тетрәтте. Ул вакытта шәхси тормышы иң авыр сынаулардан үтә иде, аңа карамастан, бөтен дөнья мәшәкатьләрен онытып, әсәрен язуга бөтен көчен куйды.

Башкалар нидән бу эшне башкармадылар? Минемчә, чын әдип булмаулары сәбәпле. Рухларында бүтән нәрсәне басып-изеп киткән сәнгатьне сөюнең хөкем сөрмәве сәбәпле… Ни өчен романны Гаяз язды? Әдип буларак туган булуы һәм гомер буе әдиплегеннән  читләшмәве өчен язды! Дөресен әйтсәк, Казан әдәбиятының  бөек хезмәткәре Гаяз әдәби каләмен үз эченнән ургылып чыккан илһам дәрьясыннан  тапты. Төрмәләрдә, сөргеннәрдә, йортсыз-җирсез, баш төртерлек урынсыз калганда да аңа шушы илһамы яшәү көче бирде.

Гаязның хәзерге сәяси сугышлары никадәр авыр, никадәр ялыктыргыч булмасын, алар аны иҗатыннан аера алмаячак. Үзе сайлаган бөек тарихи юл да аның әдәби хәятына бары тагын да киңрәк офыклар ачачак, тагын да югарырак темалар бирәчәк, тарихи персонажлар таптырачак.

Тарихта бөек иҗатчыларның үз әсәрләрен утка ягу мисаллары бар. Ләкин күңелләренә килгән илһамнарына буйсынудан туктаганнары күрелмәде. Сәнгатькярләр «балаларын» онытырга мөмкин, әмма аларны иҗат итүдән туктау кулларыннан килмәс.

Гаяз әсәрләренә темаларны гел халык тормышыннан алды. Әлбәттә, туган илдән аерылып яшәү аның әдәби иҗатында эз калдырмады дип әйтә алмыйбыз. Ләкин бу хосусны кабул иткән тәкъдирдә дә үзгәрешләр фәкать әсәрнең формасына, рәвешенә, төсенә тәэсир итә алган, илһамына, ялкынына, ярсуына кимчелек китермәгән һәм китермәячәк. Ә инде чәченә кергән чал агарганнан-агара икән, анысы Гаяз үзенең мәгънәви балаларын тагын да күбрәк шәфкать һәм игътибар белән үстерә дигән сүз.

Казан әдәбиятының хәзерге торышына карасак, без Гаяз әсәрләре белән ачылган яңа әдәби мәктәп, аның сөйкемле йөзле, ялкынлы сүзле, фидакяр рухлы халыкчы-инкыйлабчы шәкертләрен, зур язучылар гаиләсен күрербез. Киләчәккә күз текәсәк, анда да безне, һичшиксез, иҗатта һәм сәясәттә зур эшләр башкарачак, тирән эзләр калдырачак затлар көтә. Иҗатның илаһи кодрәте белән җанландырылган бу нурлы затлар төркеменә Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал һәм башкаларның балалары һәм оныклары килеп кушылачак. Идел-Урал тормышын цивилизациягә һәм эре үзгәрешләргә алып баручы бу нурлы төркем тарихның кара сәхифәләрен йолкып чүплеккә ташлый. Яңа иҗатчылар золмәтнең нур тарафыннан җиңелүен исбат итә. Бу гали иҗаткярләр яккан Казан әдәбияты чырагы бөтен җиһан мәдәнияте хәзинәсендә үзенә лаеклы урын ала  һәм илаһи чыраг буларак мәңгелекне сәламли. Гаяз  бик бәхетле кеше! Ул хак һәм мәдәният, халык һәм ватан фаҗигасе эчендә бәргәләнеп янган-ялкынланган рухының утын иҗат күрегендә кулланып, аны золым да, вәхшилек тә, заман да юкка чыгара алмаслык бакый югарылыкка ирештерде!

Гаяз минем дә, хәтта безнең дә котлавыбызга мохтаҗ түгел… Аны мәңгелек үзе котлады.

 

Җәгъфәр Cәедәхмәт Кырымлы1

 

 

Искәрмәләр һәм аңлатмалар:

 

Казан әдәбияты һәм Гаяз Исхакый. Мәкалә беренче тапкыр «Әмәл» журналының 1937 елгы 113 нче санында «Кырымлы Җәгъфәр Сәедәхмәд» имзасы белән басылган. «Мuhammed Ayaz Ishaki. Hayati ve faaliyeti» җыентыгында кабат урын алган. Текст cоңгысыннан алынды.

1 Кырымлы Җәгъфәр Сәедәхмәд – кырымча исеме – Җафер Сейдамет. Кырым татарлары азатлык хәрәкәтенең әйдаманы, 1918 елда Кырым татар хөкүмәте премьер-министры һәм тышкы эшләр министры. 1923 елда Кырымнан бөтенләйгә китә, Төркиядә яши.

2 Виктор Гюго – (1802–1885) француз язучысы, шагыйрь һәм драматург. Француз әдәбиятында романтизм агымының иң күренекле вәкиле.

3 Курсави – Габденнасыйр Ибраһим улы Курсави (1776–1812), мәгърифәтче, илаһиятче, дин галиме.

4 Мәрҗани мәрхүм – Шиһабетдин Мәрҗани.

5 «Кавагыйде китабәт» – Каюм Насыйриның матур һәм дөрес язу кагыйдәләре дәреслеге, 1892 елда язылган.

6 Әхмәт Мидхәт – төрек (чыгышы белән адыг) язучысы һәм мәгърифәтчесе, 1844–1913 елларда яшәгән.

7 «Дагарҗык» («Белем хәзинәсе») – Әхмәт Мидхәт чыгарган журнал (1872–1873).

8 «Кырык амбар» – Әхмәт Мидхәт нәшер иткән газета (1873). Барлыгы утыз дүрт саны чыккан.

9 «Тәгаллемдә сәгадәт…» – «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» Г. Исхакыйның Казанда 1899 елда чыккан хикәясе.

10 «Кәләпүшче кыз» – Г. Исхакыйның бу повесте 1897 елда басылып чыга.

11 «Бай угылы» – хикәянең басылу вакыты – 1899 ел.

12 «Өч хатын берлән тормыш» – бу пьеса 1900 елда дөнья күрә.

13 «Ике гашыйк» – драма 1903 елда басыла.

14 «Ике йөз елдан соң инкыйраз» – повесть 1904 елда нәшер ителә.

15 «Алдым-бирдем» – Г. Исхакыйның бу пьесасы 1907 елда басылып чыга.

16 «Мөгаллим» – бу хикәя 1908 елда дөнья күрә.

17 «Очрашу…» – язучының «Очрашу яки Гөлгыйзар» хикәясе 1903 елда басыла.

18  «Зиндан» – бу хикәя 1907 елда нәшер ителә.

19 «Зөләйха» – бу мәшһүр драма 1912 елда дөнья күрә.

20 «Әмәл» журналы – Кырым татарлары телендә 1930 елдан башлап Румыниядә чыккан журнал. Беренче нашире һәм мәсьүл (җаваплы) мөдире – Мөстәҗип Үлкүсал (Мөстәҗип Нәҗип Фазыл, 1899–1996). Хәзерге вакытта да шундый ук исемдәге кырым татар журналы нәшер ителә.

21 Мадам де Сталь – француз язучысы (Анна Луиза Жермена де Сталь, баронесса де Сталь-Һолштайн, 1766–1817).

22 Гёте – Вольфганг Гёте (1749–1832), немец шагыйре.

23 Бальзак – Оноре де Бальзак (1799–1850), француз язучысы.

24 Золя – Эмиль Золя (1840–1902), француз язучысы.

Зиһнияте – ментальлеге.

Мөҗәррәд – ялгыз.

Чырагы – факелы.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 15 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2014. Б. 120-128.

 

Җавап калдыру