106. Сәгадәт Чагатайга

1948, 20 апрель

Сөекле кызым!

Мәктүбеңне алдым. Исвичрәгәме, Инглизәгәме китүдә тәрәддед итсәң, мадәм ки, хәят бәһалелеге бер сәвиядәдер, икесенә дә барырсың. Вакыты килмәдән, уның өчен борчылып ятма. Әле синең хәрәкәтеңә ике ай ярым вакыт бар. Аңганчы тагы яңа мәгълүмат тупланыр. Катгый карар тагы уңайлашыр. Банкага китдем, акча килгән. Затән «Дуган» ширкәте боларның шөгъбәләре генә.

Без 17 апрель, шимбә көн, Тукай кичәсе ясадык1. Курка-курка башлаган булсак та, бик күңелле кичде. Бик тулы да булды. Халык та бик күп иде. 130 берлә 150 арасында иде. Ханымларның чәйләре дә бик шәп булды. Ашарга- эчәргә бик күп, хамур иши китергәнләр иде. Яшьләр бик йырладылар. Сания ханым2 да килеп чыкды. Ул да Тукай хакында сүз сөйләде, шигырен укыды. Иң зур хезмәтне Касыйм бәй3 гаиләсе япды. Яшьнә яшьләрне туплады. Төзәр4 бөтен татар көйләрен пиянода уйнады да торды. Мәрьям ханым, хатынларны җыеп, аш-су хәзерләтде. Сәгать 2 гә кадәр калдык. Һәркем фәүкылгадә мәмнүн булды. Аристократларымыздан Рәшид Рәхмәти5, Әхмәдвәли Мәңгәр6, бизинчә сәнгатьләргә башка мөһаҗәратның бөтен табәкасе бар иде. Халык эчендән дә чыгып, бик матур йырлаучылар булды. Шуның берлә шактый мәшгуль булдык. Хәзер килмәгән кешеләр дә, ник бармадык, дип үкенеп утыралар. Садри бәй яваш-яваш ийилеккә таба атлый. Ләкин әле һаман ятакда, бик тиз торуы ихтималы да күренми, бик зәгыйфь төшкән. Мөрүрнең хәрәкәте кәша халыкдан башка бернәрсә түгелдер. Муса әфәнденең хәле шәпдән түгел. Тавышы бик үзгәргән. Теле бәйләнә башлаган. Кайбер сүзләрне бик авыр әйтә ала. Иштиһасы да юк. Ул акрын-акрын гына юлчылыкка хәзерләнә. Башка яңа хәбәрләр юк. Кичәдә Ләбиб бик зур хезмәт күрсәтде. Ләкин иң авыр йөк Яшьнәдә иде. Машалла, бәчәрде. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

20 апрель, 1948. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
106. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Без 17 апрель, шимбә көн, Тукай кичәсе ясадык. – Бу кичә Г. Тукайның үлеменә 35 ел тулуга багышланган.

2 Сания ханым – Сания Гыйффәт (Сания Хәбирҗан кызы Кадыйрова) (1899–1957). 1913–1918 елларда «Тормыш» газетасындагы шигырьләре белән таныла. Гарәп теле белгече һәм тәрҗемәче, мөгаллим, журналист Закир Кадыйрига кияүгә чыгып, инкыйлабтан соң аның белән бергә чит илгә китә. Башта Голҗә, Хайлар, Пекин шәһәрләрендә (Кытай), Төркиядә, 1936 елдан Хельсинкида (Финляндия) яшиләр. Икенче бөтендөнья сугышы бетәр алдыннан яңадан Төркиягә әйләнеп кайталар. Чит илдә Г. Исхакый мөхәррирлегендә чыгып килгән «Милли юл», «Яңа милли юл» журналларында языша, шигырьләрен, истәлек язмаларын бастыра. Г. Исхакый белән аралашып яши.

3 Касыйм бәй – Касыйм Байҗын.

4 Яшьнә, Төзәр – Касыйм һәм Мәрьям Байҗыннарның балалары.

5 Рәшид Рәхмәти – Рәшит Рәхмәти Арат.

6 Әхмәдвәли Мәңгәр – Әхмәтвәли Ибраһим Мәңгәр (1891–1978) – Россия, Кытай, Төркия илләрендә яшәгән күренекле татар эшмәкәре һәм милләтпәрвәре.

 

  Тәрәддед итсәң – икеләнсәң.

  Бер сәвиядәдер – бертигездер.

  Хамур иши – камыр ризыклары.

  Пиянода – пианинода.

  Табәкасе – катлавы.

  Яваш-яваш – акрын-акрын.

  Кәша – көрәшче.

  Иштиһасы – ашыйсы килү теләге.

  Юлчылыкка хәзерләнә – үләргә әзерләнә.

  Бәчәрде – башкарып чыкты.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру