СЪЕЗДЛАР АЛДЫНДА

Бу көнге номер гəзитəмездə бердəн ике съездның игъланы басыладыр1. Берсе – Бөтенрусия мөселманнарының съезды, икенчесе – мөгаллим, мөгаллимəлəр съезды. Боларның икесе дə – безнең мəдəни, сəяси тормышымызда бик зур урын тоткан ике бүлегемезнең съездларыдыр. Боларның икесенең дə иткəн мөзакəрəлəре2 бөтен Русия мөселманнары өчен фəүкылгадə3 əһəмиятледер. Боларның икесенең дə чыгарган карарлары Русия мөселманнарының хəятларына, бөтен тамырларына кадəр тəэсир итəчəк карарлардыр. Шуның өчен бу ике съездга да зур дикъкать белəн хəзерлəнү, зур көч белəн кушылу – əһле булган һəр мөслим, мөслимəнең бурычыдыр, вазифасыдыр.

Иң əүвəл мөслимəлəр съездын алыйк: моның никадəр зур икəнен, бу съездның никадəр əһəмиятле икəнен сөйлəп торасы бармы? Бар шул. Бу никадəр бəдиһи1 булса да, сөйлəп торасы бар шул. Һəркемгə мəгълүм: безнең төрек-татар хатыны һичбер вакыт изелеп, кол булып тормаган. Безнең бабайларымыз, Урал елгасын үтеп, атларын йөздереп, Иделне кичеп, Аурупага аяк басканда, Аурупадагы бөтен халыкларга үзлəренең баһадирлыкларын танытканда, алар белəн бергə безнең əбилəремез дə бар иде. Безнең батыр бабаларымызның янында, бер адым калмаенча, алар да хəрəкəт итəлəр иде. Карпат таулары йомры тояклы төрек атының аяк астында тапталганда, Балкан таулары төрек угланнарының сукмаклары белəн бизəклəнгəндə, саф башында безнең хатыннарымыз, кызларымыз да бергə иде. Искиткеч баһадирлык белəн үзенең флагын күтəрер өчен никадəр тырышса да, рус гаскəре аяк эзен күрмəгəн Маҗарстанда төрек байрагы җилбердəгəндə, төрек-татар хатыны ире, угылы белəн бергə иде.

Русиянең бөтен вилаятьлəрен татар гаскəре билəгəн чагында, Русиянең бөтен əтрафында татар кануны хөкемен йөреткəндə, татар-төрек хатыны ире белəн бергə иде. Кайгысында, шатлыгында бергə иде. Сугышында, солыхында бергə иде. Казан ханлыгы заманында татар хатыны ире белəн бергə гаскəр иде. Ире кебек бергə идарə башында иде. Ире кебек хан да иде. Казанның соңгы гакыллы ханнары Сөембикə булса, Казанның кальга өстендə, кальгасы эчендə дə руслар белəн сугышкан, актык канына кадəр сугышканнар да татар хатыннары иде. Ирлəре белəн бергə шəһит булган татар хатын баһадирлары иде. Казан мəгълүб булып, русларның залим түрəлəре итмəгəн җəбер, кылмаган золымны калдырмаганда, татар хатыны ире белəн бергə иде. Ул ире белəн бергə төрмə дə күргəн, җəбер дə күргəн, ире белəн бергə дар агачына да асылган иде.

Шуның өчен дə төрек-татар хатыны һəрвакыт үзенең вазифасы башында була белгəнгə, төрек-татар хатыны, һəрбер авыр лык алдында башын имəенчə, иманын зəгыйфьлəндермəенчə, Алланың боерганын күрергə разый булганга, күргəнгə, без бер миллəт булып, без бер дин əһле булып яши алган идек. Хатыннарымыз, аналарымыз, əбилəремез безнең милли барлыкла ры мызны үзлəренең җаннары, тəннəре белəн саклап килə алганга, килгəнгə, без аерым бер мəдəният белəн яши торган миллиятлəремезне саклый алдык. Аларның ныклыклары аркасында рус диңгезендə эреп бетмəдек. Аларның солбиятьлəре аркасында христиан галəмендə изелеп юк булмадык. Хатыннарымыз безне сакладылар, безнең гореф-гадəтлəремезне, безнең җолаларымызны, безнең милли симамызны сакладылар. Безнең телемезне, безнең көемезне, безнең моңымызны кара көннəр, йолдызсыз төннəр арасыннан өстерəп килделəр.

Бу көн əдəбиятымыз мəйданга чыкса, бу көн музыкамыз, көемез юлга салынса, бу көн телемез əдəби хəленə китерелсə, боларның иң төп хезмəтчелəре, боларның иң баш каһарманнары – хатыннарымыздыр.

Алар шул милли, мəдəни хезмəтне бөтен тарафтан килгəн салкын, суык җил искəндə эшлəгəннəр, алар шул вазифаны золым-җəбернең иң модадагы вакытында, мөселманнарны мыскыл итү, тəхкыйрь итүнең түрəлəр кашында иң файдалы бер кəсеп итеп танылган вакытында эшлəгəннəр. Лəкин вазифа, бурыч əле аның белəн генə бетмəгəн. Татар-төрек хатыны алдында тагы зур бурыч туган. Ул да – хөр Русиядə хөр гражданка булу, була белү. Хөр Русиядə үзенең хокукы өчен хөрчə тартышу, үзенең истикъбале, үзенең килəчəге өчен хөрчə бина төзү. Менə шул мəсьəлəлəрне мөзакəрə өчен, шул мəсьəлəлəр хакында карар чыгарыр өчен, менə шул мəсьəлəлəр хакында бергə-бергə эшлəр өчен, шул Русия мөселманнарын бер байрак астына җыяр өчен мөслимəлəр Казанда съезд ясыйлар. Хөр Русиядə хөр мөселман хатыннарының урыннарын тəгаеннəр өчен, аның хокукын билгелəр өчен съезд ясыйлар. Моңгарга сөенмəскə мөмкинме? Русиядəге мөселманнарның килəчəген парлак күрəсе килгəн һəрбер кеше яртымыз булган хатыннарымызның шул мəдəни, сəяси адымнарына сөенмəскə мөмкинме?

Русия мөселманнарының өстенə төшкəн зур сəясəт йөген хатын нарымыз да тартышыр өчен бергə җыелуларына, бергə тартырга тырышуларына сикерə-сикерə шатланмаска мөм кинме? Чын мөселман кешегə, йөрəгендə төрек каны тибə торган, тамырларында бабаларның хəлəл каны ага торган төрек-татар угылына мөмкин түгел шул зур туй алдында биемəскə, мөмкин түгел.

Без дə бөтен саф күңелле мөселманнар белəн бергə, без дə бөтен хəлəл канлы төрек-татар угыллары-кызлары белəн шул зур эшкə сөенəмез. Алдан ук эштəге ханымнарымызны тəбрик итəмез. Алдан ук аларга муаффəкыять телимез. Мөгаллимнəр, мөгаллимəлəр съезды роле кечкенəмени? Моңганчыга кадəр татар-төрек дөньясының рухын ашландыручылар кемнəр иде? Моңганчыга кадəр төрек-татар баласына үзенең газыймəтле тарихын сөйлəүче, үзенең парлак килəчəгенə өмидлəндерүче кемнəр иде? Мөгаллим, мөгаллимəлəр иде. Авылларда, шəһəрлəрдə мəктəплəр ачучы, бөтен караңгы почмакларда гыйлем шəмен яндыручылар кемнəр иде? Мөгаллимнəр, мөгаллимəлəр иде. Кара көч белəн тартыша-тартыша, ачлык-мохтаҗлыкта изелү челəр, тирə-юньдəге кара пəрдəне үтə алмаенча туңып үлүчелəр, чахоткага элəгеп, чəчəк вакытларында шəһит булучылар кемнəр иде? Мөгаллимнəр, мөгаллимəлəр иде. Залим түрəлəрнең, дуңгыз инспекторларның, ахмак чиновник ларның капризлары, хөкемнəре белəн авылдан авылга куылган, өлкəдəн өлкəгə сөрелгəннəр кемнəр иде? – Мөгаллимнəр, мөгаллимəлəр иде.

Менə хəзер шулар, безнең мəдəни, милли хезмəтчелəремез, тарихның өстлəренə йөклəгəн мəсьəлəлəре хакында съезд ясыйлар. Үзлəренең хокуклары хакында, үзлəренең укытулары, тəрбиялəре хакында киңəш мəҗлесе ясыйлар. Моңганчыга кадəр халкымызны гыйлемле, белемле итеп торган остазларымыз, хəлфəлəремез, мөгаллим, мөгаллимəлəр килəчəк тормышта, хөр Русия тормышында яшь буынны ничек тəрбиялəү хакында съезд ясыйлар.

Элгəреге караңгы көннəрдə үз вазифаларын үти белгəн мөгаллимнəр, мөгаллимəлəр кояш чыгып көн яктыргач ничек эш башлау хакында программа төзилəр. Залим, җəбер идарə астында вазифалары башында була белгəн мөгаллим, мөгаллимəлəр яңгы дөньяда саф башында бу лырга ашкыналар, милли нигезне тудыруга беренче ташны салу мөса бəкасенə үз өстлəренə төшкəн бурычны үтəр өчен чабыша лар.

Рəхим итеңез! Мəктəп-мəдрəсə сезнең хезмəтеңезне көтеп тора. Килəчəк буын сезгə таба өмид күзен текəп тора. Бөтен халыкка игълан ителгəн хөррият безнең мөселманнар өчен фəгалиятькə чыгып4 урынлашуында сезнең шифалы кулларыңызга карап тора.

Яңгы гына күтəрелгəн милли хəрəкəт байрагы җилбер-җилбер җилбердəсə дə, күтəргəн агачы ныгуны, шуны ныклап йиргə утыртуны, милли тупракка утыртуны сездəн көтеп тора.

Бөтен эшеңезгə муаффəкыять телимез. Милли хезмəтеңездə рухан без дə сезнең белəн бергə!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

Съездлар алдында. «Ил» газетасының 1917 елгы 16 апрель (10 нчы) санында «Гаяз» имзасы белəн басылган. Текст шуннан алынды.

Г. Исхакый март ае ахырында (Пасха көннəрендə) поезд юлы белəн Казанга кил гəч, шəһəрдə аның катнашында төрле чаралар үткəрелə. Шуларның берсе хакында «Аваз» газетасы (1917, 8 апрель): «Гаяз əфəнде тарафыннан зур митинг пəнҗешəмбе көн кич сəгать 6 дан төнге 11 гə кадəр Никитиннар циркы бинасында ясалды, митингка 2000 нəн артык халык җыелган иде. Халык Гаяз Исхакыйны нотыклары өчен берничə мəртəбə бик озак алкышладылар», – дип яза. Шул ук сандагы «Казан хəбəрлəре»ндə: «Гаяз əфəнде Исхакый шəрəфенə банкет. Кичə – җомга көн (7 апрель.– Төз.) кич сəгать 8 дə – «Новый клуб» залында Гаяз əфəнде Исхакый җəнапларының шəрəфенə 200 кешедəн гыйбарəт Казандагы мөселман түгəрəклəре исе меннəн банкет бирелде. Мəҗлес бик рухлы үтте», – диелгəн. Əлеге банкетта Фатих Əмирхан рəислек итə, Г. Исхакый зур нотык сөйли (кыскача эчтəлеге1* Ф. Əмир ханның «Гаяз əфəнде хөрмəтенə» исемле язмасында ачыла. К а р а: Кояш. – 1917. – 11 апр.; 13 апр.). Бу айларда əдипнең 1912 елда язып тəмамланган «Зөлəйха» пьесасына да, ниһаять, сəхнəгə күтəрелергə мөмкинлек туа. Ул беренче мəртəбə – 17 мартта (Габдулла Кариев бенефисына), икенче тапкыр 27 мартта уйнала, өченче тапкыр 7 апрель дə куелганын Исхакый үзе дə карый. Аны котлыйлар, бүлəклəр бирелə. «Аң» журналының 1917 елгы 2 нче (15 март) санындагы «Музыкага салынган пьеса» исемле имзасыз хəбəрдə «Гаяз Исхаковның үткəн елларда язылып тəмам ителеп тə, мөхəррирнең үз телəве белəн хəзергə кадəр табыгъ иттерелми тотыла торган бер пьеса сының берничə күренешлəре яшь музыкашынасларыбыздан Солтанəхмəт əфəнде Габəши тарафыннан музыкага салынып тəмам ителгəн» диелгəн. Биредə сүз шушы «Зөлəйха» пьесасы турында бара. Язгы «су ташуы сəбəпле Мəскəү – Казан тимер юлы бозылып, поезд йөрешлəре тукталып калганга, Гаяз əфəнде пароходлар ачылганга кадəр Казанда торырга мəҗбүр булган» һəм ул Мəскəүгə 13 апрельдə генə кайтып җиткəн.

 …ике съездның игъланы басыладыр. – Петроградның Мөселман Мəркəзи бюросы исеменнəн бирелгəн беренче игъланда сүз Россия мөселманнары съезды турында, икенче игъланда исə гомуми мөслимəлəр съезды Казанда 24 апрельдə башланачагы, нинди мəсьəлəлəр каралачагы хəбəр ителə (ул 27 апрельгəчə бара, 80 кеше катнаша). Моннан тыш «Мөселман халкы комитеты» исемле өченче хəбəрдə 16 апрельдə (газета чыккан көндə) сəгать 6 да Əсəдуллаев мəктəбендə бөтен Мəскəү мөселманнарының җыелышы булачагы һəм анда «Гаяз əфəнденең Казан эшлəре хакында доклады» һəм «Съездга хəзерлəнү комиссиясенең доклады вə башка мəсьəлəлəр» каралачагы əйтелгəн.

 …Маҗарстанда төрек байрагы җилбердəгəндə… – ХV–ХVII гасырларда хəзер ге Венгриянең шактый зур өлеше Госманлы империясенə бəйлелектə була.

Русиянең бөтен вилаятьлəрен татар гаскəре билəгəн чагында, Русиянең бөтен əтрафында татар кануны хөкемен йөреткəндə… – бу урында рус кенəзлеклəренең ХIII–ХV гасырларда Алтын Урдага бəйлелектə яшəүлəренə ишарə ителə.

Казанның соңгы гакыллы ханнары Сөембикə булса… – Сөембикə (1516(?) – 1554 елдан соң) 1549–1551 елларда (улы Үтəмешгəрəй бала гына чагында) Казан ханлыгының идарəчесе була.

Мəгъсум – гөнаһсыз.

Мөзакəрəлəре – фикер алышулары.

Фəүкылгадə – гаять, гадəттəн тыш.

Бəдиһи – ачык, билгеле.

Маҗарстанда – Венгриядə.

Мəгълүб булып – җиңелеп.

Солбиятьлəре – катылыклары.

Симамызны – йөзебезне.

Хөрчə – бəйсез, ирекле.

Истикъбале – килəчəге.

Муаффəкыять – уңыш.

Газыймəтле – бөек.

Мөсабəкасенə – ярышына.

Фəгалиятькə чыгып – эшкə ашып.

 

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 9 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2012. Б. 11-15.

Җавап калдыру