ИРЕКЛЕ МАТБУГАТ

Татар матбугатының нинди авыр көннəр кичердеге, əлбəттə, һəркемгə мəгълүмдер. Иске идарə үзенең иң зур дошманы матбугат дип таныганга, аның иң җентеклəп торган, иң зур эскəнҗə йире бастырган мəдəни көче матбугат булмый хəле юк иде. Чөнки матбугат үзе əфкяре гомумиянең4 теле, авызы

Хəкарəт вə тəһдид ителүеңезгə утлы күңелдəн тəслия бəян итə – хурлау һəм кимсетүлəрегез уңае белəн чын күңелдəн юатулы сүзлəр əйтə. Хəкарəткə мəхкүм булырга – хурлыкка дучар ителергə. булганга, матбугат һəрвакыт халыкның тəрҗемане əфкяре булырга омтылганга, матбугат үзенең маһияте2 буенча халыкның фикеренə, уена карап эшлəргə, халыкның телəгенə арка таянып эшне əйлəндерергə телəгəнгə, эчке идарəнең аны дошман күрмəве мөмкин түгел иде.

Безнең Русия мөселманнарының матбугаты никадəр зəгыйфь булса да, халкымызның телəген, идеалын күрсəтер өчен никадəр көчсез булса да, ул да милли барларымыз арасында иң яңгысы иде. Дошман өчен иң куркынычлысы иде. Чөнки безнең милли матбугатымыз иске идарəнең эчен акрын гына булса да кимерə иде, чөнки безнең матбугатымыз акрын гына булса да халкымызның хокукы хакында баш күтəрəчəген аңлата иде. Чөнки безнең матбугатымыз иске идарəнең эчен пошыра, əллə ни килеп чыгар дип шөбһəлəндерə, куркыта иде. Шуның өчен безнең матбугатка аерым кысынкылыклар куелган, куела иде. Безнең матбугат өч мəртəбə эскəнҗə астына кысылган, кысыла иде. Безнең матбугатка бер мəртəбə гражданский цензорлар, икенче мəртəбə военный цензорлар, өченче мəртəбə миссионерлар, дүртенче мəртəбə үземезнең фасикъ мəлгуньнəремез – шпионнар 96 ш утыртыла иде. Вə һəрбер күңелдəн чыккан сүз, йөрəктəн чыккан сүз, шул дүрт агу берлəн юылмаенча, дөнья йөзе күрми иде. Хосусəн Казанның хəле бу яктан фəүкылгадə авыр иде. 905 нче елдагы закон буенча алдан цензорга күрсəтү бетерелгəн булса да, Казанда мөселман матбугаты өчен бу хəл начарлана гына төшкəн иде. Һичбер матбəга цензор рөхсəтеннəн башканы кəгазьдə басмаска дигəн əмергə буен сонырга мəҗбүр ителгəн иде һəм дə буен сондырыла да иде. Шуңгар күрə Казанда чын бер мəкалə, дөрест бер фикерне матбугатта чыгару бик авыр иде. Китап, рисалəлəр бастыру фəүкылгадə мөшкел иде.

Инде татар матбугаты элгəреге богаудан ычкынды. Аны богаулар өчен генə куелган, шуның белəн хəят кичерə торган, шуны кыйнау-изүне генə кəсеп иткəн Шəехгаттар Иманаев, Ашмарин, чукынчык Катановлар, Җүзилəр вə башка əллə нинди фикер жандармнары, уй шпионнары читкə ыргытылды.

Татар матбугатының сулуыны алдырмас өчен, муеныны борып тоткан былчырак куллары үлек кебек төшеп китте. Матбугатка иркенлəп, киң йөрəк белəн сулуын алырга имкян туды, ирек бирелде. Лəкин ирек никадəр лязем булса, бу ирекне урынлы тоту да, аны сүи истигъмаль итмəү дə шулкадəр ляземдер, фарыздыр. Ирекне иң əүвəл шул ук ирекнең ныгытылуына, халыкка ирекне аңлатырга хезмəт иттерергə тиештер. Икенче дə, шул ирекне мəсьəлəнең төбен аңламый торган кешелəрнең кулында уенчык булудан, иске хөкүмəтнең дустларының кулында бүлислек матбəгасын үтəүдəн сакларга тиештер.

Хəзерге хөррияттəн файдаланып, тикшерү комиссиясенең эшне бик авырлык белəн эшлəвеннəн файдаланып, элгəреге дүртенче дəрəҗə цензорлар, шпионнарның матбугат мəйданына атылмавы тəэмин ителмəгəндер. Элгəреге бəүлислəрнең халык хезмəте башындагы затларны ямьсез күрсəтер өчен, йə бик кызыл, йə бик яшел булган булып, урынлы-урында провокация ясамаулары да тəэмин ителмəгəндер. Шуның өчен, Казан матбугаты хөррият юк вакытта цензорларның кулында изелсə, əле дə шул ук цензорларның, шпионнарның мораи «дустлыклары»ннан азат ителүе тəмамы берлəн беркетелмəгəндер. Бер шпионга да, бер провокаторга да, бер шарлатанга да калəмгə тотынып, иң кызыл, иң яшел мəслəкнең нəшер əфкяре булу юлы капланмагандыр.

Хəзер элгəреге җəһəннəмнəн матбугат котылды. Инде менə матбугатны яңгы зинданга кертмəү, халыкның аңына, аңлавына əманиять ителгəн3, халык үзе чын ирке берлəн иректəн файдаланып, матур фикер берлəн, кызык мəслəк берлəн саботаж ясаучы шарлатанны аерырга тиештер. Халык бурычы менə шул!

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 

Ирекле матбугат. «Аң» журналының 1917 елгы 3/4 нче (20 апрель) санында «Гаяз» имзасы белəн басылган. Текст шуннан алынды. Г. Исхакый мəкалəсе белəн янəшəдə үк Фатих Əмирханның «Богаулар өзелделəр» исемле язмасы да урнаштырылган.

«Аң» журналы Казанда 1912–1918 елларда чыга (атнага ике сан), мөхəррире – Əхмəтгəрəй Хəсəни. 1905 нче елдагы закон буенча алдан цензорга күрсəтү бетерелгəн булса да… – 1905 елгы инкыйлаби хəрəкəтлəр басымы астында игълан ителгəн 17 ок тябрь Манифесты белəн матбугат иреге урнаштырыла; басыласы материалларны (китапларның кулъязмаларын, газета һəм журналларны) цензурага биреп, рөхсəт алу мəҗбүрилеге бетерелə.

Шəехгаттар Иманаев – сүз рус теле укытучысы, дəреслеклəр авторы Миргаяз Иманаев (1870–1927) турында бара булса кирəк. М. Иманаев, Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, хəрби цензор вазифасын үтəргə алына, бераздан __________Казан матбугат комитетында Н. Ф. Катанов урынына билгелəнə. Шəехгаттар Иманаев (1875–1939) – «Хокук вə хəят» журналы нашире һəм мөхəррире, тел галиме, юрист.

Ашмарин – чуваш галиме, тел белгече, миссионер Николай Иванович Ашмарин (1870–1933) бу елларда татар вакытлы матбугаты цензурасын алып бара; аның тəкъдиме белəн татар газеталарының аерым саннарына арестлар да салынган.

…чукынчык Катановлар, Җүзилəр… – тумышы белəн хакас миллəтеннəн булган профессор, теллəр белгече, шəркыятьче галим, этнограф, сəяхəтче, миссионер Николай Федорович Катановка (1862–1922) 1905 еллардан соң татар китапларының рəсми цензурасы тапшырыла. Дөрес, ул кайчакларда революцион рухтагы əсəрлəрне дə басмага рөхсəт иткəн (мəсəлəн, Г. Колəхмəтевнең «Яшь гомер» драмасын), татар язмаларын махсус каралтып күрсəтмəгəн, шактый дəрəҗəдə объектив булырга омтылган. Тумышы белəн гарəплəрдəн, Көнчыгыш əдəбияты һəм тарихы буенча белгеч, профессор Пантелеймон Крестович Жузе исə (1871–1942) татар телен белмəгəн, шулай да цензор буларак татар матбугаты, мəдəнияте һəм əдəбиятына яла яккан; Казан губернаторына юллаган бер язмасында Россия мөселманнарының чит җирлəргə китеп укуларын, хаҗга баруларын тыярга чакыра, чөнки алар, аның фикеренчə, христианлыкка туры килмəгəн белем алалар, зарарлы йогынтыларга бирелəлəр. (К а р а: Каримуллин А. Г. Татарская книга начала ХХ века. – Казань : Татар. кн. изд-во, 1974.– С. 221)

 

Əфкяре гомумиянең – җəмəгатьчелек фикеренең.

Тəрҗемане əфкяре – фикерлəрен чагылдыручы.

Маһияте – асылы.

Фасикъ – бозык.

Сүи истигъмаль итмəү – урынсыз кулланмау.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 9 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2012. Б. 16-17.

 

Җавап калдыру