Фәннәр академиясе Гаяз Исхакыйга кагылышлы төгәл булмаган мәгълүматларга ачыклык кертте

«Гаяз Исхакый озак вакытлар халкыбызның мәдәни тарихыннан алып ташланган кеше. Ул милләтне үзгәртү юлын милли яшәү рәвеше матурлыгында, милли традицияләрдә, йола-гадәтләрдә дип билгели», – диде Дания Заһидуллина.

Фәннәр академиясе Гаяз Исхакыйга кагылышлы төгәл булмаган мәгълүматларга ачыклык кертте
 

Филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина социаль челтәрләрдә, төрле басмаларда язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйга кагылышлы кайбер мәгълүматларның дөрес булмавын әйтте.

«Гаяз Исхакыйның туган көне 22 яки 23 февраль булып күрсәтелә. Үз кулы белән язылган биографиясе, көндәлекләренә нигезләнеп, бу датаны төгәлләштерә алабыз: Гаяз Исхакыйның туган көне – 23 февраль. Алга таба аның туган көне дөрес язылсын иде. Бу Гаяз Исхакыйга кагылышлы мәгълүматларны кайтаруны, аларны дөрес итеп тәкъдим итүнең бер чарасы», – диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

Галимә быел Гаяз Исхакыйның 145 еллыгы булуын, аңа багышлап төрле чаралар узачагын әйтте. «24-25 апрельдә Татарстан Фәннәр академиясендә бу юбилейга багышлап, зур чаралар үткәрү планлаштырыла», – диде ул.

«Гаяз Исхакый озак вакытлар халкыбызның мәдәни тарихыннан алып ташланган кеше. Ул милләтне үзгәртү юлын милли яшәү рәвеше матурлыгында, милли традицияләрдә, йола-гадәтләрдә дип билгели. Минемчә, гомеренең соңгы көненә кадәр ул шушы позициядә кала. Аның «Татарның кызы» дигән әсәрендә ул шушы фикерне зур идея итеп күтәреп, башкаларга аңлатып яза», – диде Фәннәр академиясе вице-президенты.

Дания Заһидуллина фикеренчә, Гаяз Исхакыйның мирасы, публицистикасы, көндәлекләре, хатлары, аның хакындагы истәлекләр кайткан саен, Гаяз Исхакый фигурасы, татар яңарыш хәрәкәтенең әйдаманы, милләтне берләштерүче булуы көннән-көн ачыграк күренә.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Эльмира Галимҗанова әйтүенчә, Гаяз Исхакыйның матбугатта Гаяз Исхакыйның 1918 елда мөһаҗирлеккә чыгып китүе турында язалар. «Көндәлекләре ачыклык кертте: ул 1919 елдан мөһаҗирлеккә чыга. Мөһаҗирлек чоры 1919 елдан башлана дисәк, дөрес булыр иде», – диде ул.

Чыганак: Татар-информ

Җавап калдыру